Материалы

Озын гомер – аллаһы бүләге ул

последние и лучшие новости искусства в мире

35-320 август көнне Ялутор районы йөзъяшәрләр клубы исемлегенә тагын бер хөрмәтле исем кушылды. Бу көнне Рауды авылында яшәүче Камилә Латыйф кызы Кәримованы 90 яшьлек юбилее белән котларга балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары һәм түрәләр җыелдылар. Ләйлә Уразова җитәкчелегендәге “Ромашка” җәйге лагерьда ял итүче балалар үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк итеп, матур шигырьләр сөйләп әбине сөендерделәр. Аннары юбилярга район хакимият башлыгы урынбасары Наталья Чекунова Россия президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм өлкә губернаторы Владимир Якушев, район башлыгы Андрей Гильгенбергның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук үзенең котлау сүзләрен авыл хакимият башлыгы Рифхәт Басыйров та җиткерде.

Камилә Латыйф кызы 1927нче елда Рауды авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшли. Урак белән иген ура, сыер белән җир сөрә, көзен көлтә ташый. Көнне-төнгә ялгап эшләгән шул авыр көннәрне бүгенге тыл ветераны зур уфтану белән искә ала. Чөнки балачагы аның ачлык-ялангачлык, ятимлек, төрле чирләр белән генә хәтерендә сакланган. Сугыштан соң да ул туган колхозында эшли. 1947нче елда сугыштан кайткан егет – Йосыф Моталлап улы Кәримовка кияүгә чыга. Алар бәхетле гомер кичереп 7 бала үстерәләр. Бүгенге көндә Камилә Латыйф кызының 17 оныгы һәм нәбәрәләре бар. Намуслы хезмәте өчен ул төрле хөкүмәт медальләре, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

Камилә Латыйф кызын гомер бәйрәме белән котлап Аслана татар мәдәният үзәгенең күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре традициягә кергән гадәт буенча, “Йөзъяшәргә ихтирам һәм хөрмәт” дип аталган концерт программасы белән килделәр. Алар башкарган матур җырларга килгән кунаклар да кушылып җырладылар, хәтта түгәрәккә төшеп биючеләре дә табылды. Шушы матур күренешне тамаша кылган әби чын күңелдән сөенеп, тәбрикләүләре, игътибар-бүләкләре өчен һәркемгә рәхмәтен белдереп үзе дә татар халык җырын башкарды.  Бәлки, чынлап та әбинең озын гомерле булуының сере – зур матур гаиләдә бала-оныклары, авылдашларының йөрәк җылысын тоеп яшәүдәдер.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума