Материалы

Шыкчада

последние и лучшие новости искусства в мире

39-6Төмән районы, Шыкча авылы мәдәният йортында район, авыл хакимияте ярдәме, өлкә, район татар милли-мәдәни автономияләре оештыруында район Корбан бәйрәме уздырылды. Аны өлкә мөселман дини идарәсе рәисе, имам-ахун Зиннәт Садыйков котлау сүзләре белән башлап, хакимият башлыклары, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Төмән дәүләт университеты студентларын патриотик тәрбияләү буенча үзәк менеджеры Динар Нәфыйков Коръән укыды.

Аннары тәбрикләү сүзләре белән хөрмәтле кунаклар чыгыш ясадылар. Район хакимияте башлыгы Светлана Иванова: “Корбан бәйрәмен район күләмендә үткәрү традициягә керде. Гомумән, мондый бәйрәмнәр безне үзара берләштерә. Горурланып әйтергә була, районда узган һәр чарага халык күп һәм бик теләп киләләр. Чөнки без кунакларны югары дәрәҗәдә, сый тулы өстәлләр, бай, кызыклы концерт программасы белән кабул итә беләбез. Һәм без киләчәккә куелган планнарны, булган проблемаларны да уртага куеп чишәбез”, - дип сөйләде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев: “Бәйрәм көннәрендә мәчетләрдә РФсе Президенты В.Путин, өлкә губернаторы В.Якушев чыгыш ясап, Ватаныбызны яратырга, үзара аралашып, дус яшәргә, бер-беребезне  хөрмәтләргә, тынычлыкны сакларга чакырдылар”, - дип мөселманнарга үзенең изге теләкләрен юллады. Чыгыш ясаучылар арасында өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, Төмән районы Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров, башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров да булдылар. Нурулла Гарифулла улы тиздән бу авылда яңа мәдәният йорты төзеләчәген әйтеп шыкчалыларны сөендерде. Форсаттан файдаланып дин әһеле Нариман Гадеев түрәләргә: “Ел саен бары тик Корбан аенда гына күпме сарык чалына. Кызганычка каршы, аларның тиресен берничек тә файдаланып булмый. Шуны күздә тотып, тире кабул итү пункты оештырып булмасмы икән?” - дип мөрәҗәгать итте.

Чара барышында хакимият вәкилләре райондагы күренекле шәхесләр, үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаручы хезмәткәрләр, дин әһелләренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бәйрәмгә ямь өстәп авыллардан килгән үзешчән артистлар матур җырлар-биюләр бүләк иттеләр. Аннары кунакларны мәктәпкә Корбан ашын тәм-том итәргә чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума