Материалы

Түбән тәүдн җире дөнья җайдакларын җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3Күптән түгел Түбән Тәүде авылында Тимур Насыйров истәлегенә дистанцион атлар чабышы буенча халыкара ярышлар уздырылды. Тимур Ринат улы – Төмән өлкәсендә узган атлар спорт ярышларында берничә тапкыр катнашкан якташыбыз. Аның шәхси аты Минелайм – саф токымлы гарәп чабышкысы 2014 елда бөтенроссия ярышларында яшь атлар арасында чемпион булган.

Бәйгене Төмән өлкәсе атлар үрчетү союзы, өлкәнең ат спорты федерациясе, регионның спорт һәм яшьләр политикасы буенча департаменты, өлкә татар Конгрессы, Россия, Халыкара ат спорты федерацияләре, Түбән Тәүде муниципаль районы хакимияте оештырдылар.

 Көн иртәдән үк кояшлы булды. Болытлар куерып як-якка йөрделәр, әмма бер бөртек тә яңгыр яумады. Сартово авылы юнәлешендәге  кырга иртәдән үк транспорт һәм халык агылды. Чатырлар, конюшня, ат чабышы өчен ясалган корылмалар, юллар ерактан үк күренеп тордылар. Мәйдан буйлап сәүдә нокталары тезелеп киткән, Түбән Тәүде районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ярминкәсе оештырылды. “Түбән Тәүде” маркасы үзенең продукциясен куйды. Мәсәлән, ПК “Молоко” базар бәясеннән түбән табигый тауарларын тәкъдим итте.

Уртага олы сәхнә һәм янәшәдә светодиодлы экран куелган. Сәхнәдән якташларына моңсу, ягымлы күзләре белән  сөйкемле яшь егет – Тимур карый. Узышу урыннарында, якын-тирәдә нәрсәләр барды, операторлар төшереп, барчасы экраннан күрсәтелде. Спортчыларның  трасса буенча хәрәкәт итүләрен экраннан күзәтү бик уңайлы булды.

Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин  Коръән сурәләрен укып, ярышларга фатиха бирде. Өлкә агропромышленность комплексы департаменты директоры Владимир Чейметов, Төмән шәһәр Думасы депутаты Владимир Шевчик, Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Валерий Борисов сәхнәдән халыкны кайнар котладылар, спортчыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар 30, 45, 80, 120 чакрым ара буенча үткәрелде. Төмән өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Томск, шәһәрләреннән, Кабардино-Балкариядән, Казахстаннан 28 спортчы катнашты. Монда төрле токымдагы нәселле атлар көрәште: гарәп, инглиз, кабардин, рус юртаклары. Алар арасында титуллы елкылдап торган ыспай, мәһабәт чабышкы атлар аз булмады. Иң яхшы җайдаклар – ат чабышлары буенча Россия җыелмасы әгъзасы Игорь Чуланов, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, В.Шевчик, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе президенты Зөфәр Әхтәриев булдылар. Яшьләр арасында җайдак - Тимурның сеңлесе Илсинә (14нче сан) үзен сынатмады. Спортчылар иртәнге сәгать биштән стартка басканнар.

Судьялар спортчыларның трасса буенча хәрәкәт итүләрен һәм маршрут үтүенең намуслылыгын күзәтә алсынар өчен катнашучылар GPS-датчиклар белән җиһазланалар.

Кырда атлар чабышты, ә мәйданда “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” башлыгы Сәет Тусмөхәммәтов җитәкчелегендә эстафета үткәрелде, лотерея уйнатылды, сәхнәдә концерт барды. Тамашачылар аеруча көчле, моңлы тавышы белән Айзат Насыйбуллинның җырлаганын яраттылар. “Өлкә чик буе гаскәрләре ветераннары” иҗтимагый оешмасы кыр кухнясы алып килгән. Чик сакчылары якташларыбызны пылау, ботка белән сыйладылар.

“Дуслык эстафетасы”нда  алты команда катнашты, берсен Тимурның дуслары тәшкил итте. Тимер юлчылар командасы – беренче, “Кречет” - икенчене, “Метеор”өченче урыннарны яуладылар, аларга акчалата премия бирделәр. Чик сакчылары, Киндерле-1, Киндерле -2 командалары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.

Нәтиҗәдә, 120 чакрым дистанциядә беренче булып  “Нортбург” кушаматлы гарәп айгырында Марина Ушакова килде. 80 чакрым араны “Норбидий” кушаматлы гарәп чабышкысында Юлия Малахова беренче үтеп, җиңү яулады. Атларның хуҗасы  Николай Мельбард (Пенза шәһәре). Спортчыларга тантаналы рәвештә Datsun On-Do автомобилен тапшырдылар. 45 чакрым дистанциядә төмәнле Екатерина Пенкова беренче булды, 40 мең сум акча белән бүләкләнде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума