#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

39-3Өлкәнең үзәкләшкән мөселманнар диния нәзарәте Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә бик зурлап Корбан бәйрәме уздырды. Чара Акъяр мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдинның Коръән укуы белән башланды. Тантаналы өлешен идарә рәисе имам-ахун Зиннәт Садыйков ачып, Россия мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясенең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдинның котлау хатын укып ишеттерде һәм җыелган халыкка Корбан бәйрәменең төп мәгънәсе – үзара тату яшәү, тынычлык булдыру икәнен искәртеп: “Аллаһы Тәгалә барыгызга да сәламәтлек, иминлек бирсен”, - дип сөйләде.

Аннары сүзне хөрмәтле кунакларга тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев өлкә губернаторының теләкләрен җиткергәннән соң: “Бүген биредә мөселманнар белән башка дин вәкилләре дә бәйрәм итәләр. Аллаһы Тәгалә ул – берәү генә һәм без барыбыз да рухи яктан бердәм. 26 август көнне Төмән районы, Индрәй авылында өлкә хакимияте, спонсорлар, авыл халкы матди ярдәме белән мәчет ачылды. Бу эштә катнашучыларның һәрберсенә зур рәхмәт”, - диде. Тәбрикләү сүзләре белән өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров, башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова чыгыш ясап, 39-5Индрәй мәчетенә хәйрия ярдәм күрсәткән якташларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Чыгышлар мәдәният үзәге җырчылары – Марат Вәлеев, Фатыйма Ибраһимова, Мәүлидә Хәйруллина, Азалия Хәмидуллина, шулай ук “Сүнмәс хисләр” җыр (җитәкчесе Ә.Назыров), “Әпипә” балалар уен кораллары (Е.Володина) ансамбльләренең матур җырлары, биюләре белән бизәлеп барды. Чара барышында Төмән районы, Ямбай авылы мәчете каршында эшләүче якшәмбе мәктәбенең 1нче сыйныф шәкертләрен мөгаллимә Шәрифә Бабаева котлап, бүләкләр өләште. Аннары үзәк хезмәткәрләре татар халык ризыклары белән тулы өстәлләргә Корбан ите белән пешерелгән пылау китереп кунакларны сыйладылар. Ашап туйганнан соң, ашка күмәк дога кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836