#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

1нче сентябрь көнне Тубыл шәһәренең яңа мәчете мөселманнар белән шыгрым тулы булды. Сыймаучылар намазлыкларын җәеп мәчет каршына тезелешеп утырдылар. Бәйрәм белән мәчет имамы Ибраһим Сухов котлады, вәгазь сөйләде. Яңа уку елы белән дә котлап укучыларга уңышлар теләде. Аллаһыны онытмаска, әти-әниләргә хөрмәтле булырга кирәклеге, дәүләтебез, шәһәр хакимияте татулык, дуслыкны саклап яшәр өчен бөтен шартлар булдырганы турында да әйтте. ”Бәйрәм барыбызны игелекле гамәлләргә рухландырсын. Һәр гаиләгә шатлык, сәламәтлек китерсен”, - дип теләкләрен юллады Ибраһим хәзрәт. Корбан гаете намазына, гадәттәгечә, татар, үзбәк, таҗик, әзербайҗан һәм шәһәрнең зур төзелеш оешмаларында эшләүче чит ил вәкилләре дә җыелдылар. Бәйрәм намазына килүчеләрне шәһәр башлыгы Владимир Мазур котлады. Әйтергә кирәк, шәһәр башлыгы бер дини бәйрәмне дә калдырмый. Ул Библия һәм Коръәннең кыйммәтләре охшаш булганы, дини бәйрәмнәре гаилә бәйрәме сыман үткәрелүе турында әйтте. Мәхәббәт, тугрылык, сәламәтлек теләде.

Сабанак мәчетендә

36-10Корбан бәйрәменә биредә зур әһәмият бирелә. Монда иртәнге алтыда мәчет ишекләре ачык иде. Мәчеткә килүчеләрне якты йөз, җылы сүз белән каршы алган Рәхимҗан хәзрәт белән Шәриф хәзрәт Бохартдиновларга, мәчетне карап торучы, һәр килгән кешегә игьтибар биреп каршы алган Кафия апа Колмәмәтовага дин юлында булган якташларыбыз рәхмәтләрен юлладылар. Мәчеткә җыелучылар алдында Шәриф хәзрәт вәгазь сөйләде, бәйрәм намазын укыдылар, котлауларын юлладылар. Әти-әниләрне, балаларны белем көне белән тәбрикләделәр. Иң мөһиме, корбанлык чалырга теләүче шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезгә Сабанак мәчетенә килеп, бу изге гамәлләрне, дини йолалар буенча мәчет каршында җиһазланган урында, хәзрәтләребез ярдәмендә башкарырга мөмкинлек булды. Ниятләрен тормышка ашырган 40ка якын корбанлык чалучы якташларыбыз хәзрәтләребезгә, 76 яшендә барган Рәхимҗан хәзрәткә, ярдәм иткән Гафият абый белән Фазыл Айнетдиновларга рәхмәтләрен белдерделәр. Мәчет каршында зур казанда кайнар аш пешерделәр. Бәйрәм намазына килүчеләр милли табын артында җыелышып игелек, иминлек бәйрәме белән бер-берсен котлап, теләкләрен юлладылар. Рәхимҗан хәзрәт җомга намазларын калдырмаган, изге гамәлләр башкарган якташларыбызга Коръән китапларын бүләк итте. Бәйрәм намазына килүчеләр, мәктәп укучылары да, урамнан үтеп баручы төрле милләт кешеләре дә Корбан ашы белән сыйландылар. Һәр гаилә үз йортларында милли табын артында үткәргән гает ашларына да чакырдылар.

Корбан гаетенә багышланган концерт

36-92нче сентябрьдә Тубылның “Синтез” мәдәният йортында концерт үтте. Әлеге чара себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеева җитәкчелегендә оештырылды. Бәйрәм концерты экраннан Корбан гаетенең әһәмиятен аңлаткан видео сюжет белән башланды. Аннары сәхнәдән шәһәрнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннүр Казыймов бәйрәм чарасына фатиха бирде, Коръән сүрәләрен укыды. Хәзрәт тамашачыларга тыныч тормыш, сәламәтлек теләде. Бәйрәм концертына килүчеләргә җылы теләкләрен шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова котлауларын юлладылар. Залда төрле яшьтәге тамашачылар җыелган иде. Гаиләләре, бала-оныклары белән бергә килүчеләрнең күплеге сөендерде. Бәйрәм сәхнәсеннән үзешчән артистларыбызның талантлы чыгышлары берсеннән–берсе матур, якты, көчле булды. Татар, әзербайҗан телләрендә җырлар яңгырады. Концерт программасында төрле яшьтәге катнашучылар арасында “Сүзге” балалар, “Сандугач” җыр ансамбльләре башкарган җырлар, “Мирас” бию ансамбленең биюләрен тамашачылар алкышларга күмделәр. Дини темага Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Халык өлкән буын вәкилләре катнашындагы “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары”, мәдәният үзәге артистлары башкарган җырларны җылы кабул итте. Чибәр кызларның мөселман киемнәрендәге дефилесы да Корбан бәйрәме концертына ямь өстәде. Эчтәлекле программаны оста һәм матур итеп Лариса Шамакова белән Ален Зәйнетдинов алып бардылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836