Материалы

Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

39-412нче сентябрь көнне Корбан гаете намазын тыңларга барча  Тубыл мөселманнары мәчеткә юнәлделәр. Шәһәрнең яңа мәчетендә азан әйтелеп, намаз укылганнан соң, Ибраһим хәзрәт Сухов Коръән сүрәләре укыды, күңелләргә үтемле сүзләр белән вәгазь сөйләде, дога кылынды. Бу көн тубыллыларга шәһәр башлыгы Владимир Мазур губернатор Владимир Якушевның котлавын укып ишеттерде, үзенең теләкләрен җиткерде. Ибраһим хәзрәт: ”Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә бәрәкәт, мәрхәмәт бирсен. Һәркемгә җан тынычлыгы, имин тормышлар иңдерсен. Чалган корбаннарыбызны, изге гамәлләребезне Аллаһы кабул итсен, дөньялар тыныч булсын”, - дигән теләкләр юллады. Бу көнне мөмкинлеге булган мөселманнар корбанлык чалып мохтаҗларга өләштеләр.

Шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов быел бу мәчеткә дин юлында йөрүче мөселманнар күп килүләре, корбанлык  чалып хәтем ашлары үткәрүчеләр дә шактый булганы турында сөйләде. Корбанлык чалучылар бәйрәм табыннары әзерләделәр, бүләкләр тараттылар, садакалар өләштеләр. Һәркем вафат булган якыннарының рухларына дога кылды, Коръән ашы үткәрде. Быел шәһәрнең ике мәчете, мәчет аллары да мөселманнар белән шыгрым тулы булды. Кичен Корбан гаетенә багышланган традициягә кергән мәдәни чараны себер татар мәдәният үзәге быел да “Синтез” мәдәният сараенда оештырды. Үзәк хезмәткәрләре тамашачыларны  себер татар баурсаклары белән каршы алып, милли ризыклар белән сыйлап,  бәйрәм уңаеннан оештырылган “Оста куллар” күргәзмәсен карарга чакырдылар. Корбан гаетенә багышланган концерт вәгазь сүзләре, Коръән аятьләре белән башланды. Фәннур хәзрәт бәйрәм чарасына фатыйха биргәннән соң, сәхнәгә берсеннән-берсе матур биючеләр, төрле буын үзешчән артистларның чыгышлары тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Җырчылар халык һәм эстрада җырларын, мөнәҗәтләр, бәетләр башкардылар. Шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин якташларын бәйрәм белән котлап, татулыкта, аңлашып, традицияләрне хөрмәт итеп, тынычлыкта, иминлектә яшәүләрен теләде. ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле, җырчылар: Динара Әбсәламова, Хәсән Хучашев, Лариса Җәлилова, Лариса Насыйбуллина, Вадим Насыйбуллин яңа җырлар башкарып якташларын сөендерделәр. Туган тел, туган як, туган ил темасына “Курай моңы” дип аталган шигырьне Фәүрия Ниязова оныгы Айдар Ниязов белән сөйләде. Җирле шагыйрь Сөнгәтулла Бекенин  Ислам диненә багышлап иҗат иткән  шигыренә көй язып, скрипкада уйнап җырлады. Тамашачылар курайда уйнаучы Айдар, баянчы Азат Абдуллин чыгышларын да алкышладылар. 15нче, 18нче, 12нче, 9нчы мәктәп укучыларының катнашулары, “Мирас”, ”Брэвис” ансамбльләрнең яңа биюләре, милли костюмнары, Айтаҗ Гумбатова һәм башка яшь баршкаручыларның җырлары бәйрәм концертына яңалык өстәде. Тамашачылар Алисә Баганаева башкаруында мөнәҗәтләрне бирелеп тыңладылар. Дини, мәдәни чаралардан тубыллылар: “Корбан бәйрәмнәре мөбарәк булсын”, - дигән теләкләр белән таралдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума