#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебезнең саф энҗеләре иделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә күптән түгел эшли башлаган “Себер” әдәби-тарихи түгәрәге оештыруында себер татар фольклорчысы Әлминур Сәгатәтдин кызы Патршина белән Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгыйдә Хәмитулла кызы Хәйруллинаның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе узды. Чарага милләтебез киләчәге өчен күп эш башкарган күренекле шәхесләребезнең якыннары, дуслары, фикердәшләре, коллегалары килделәр. Алар игътибарына С.Хәйруллинаның тормыш юлын чагылдырган фотосурәтләр, аның турында төрле чыганакларда басылып чыккан мәкаләләр, Мактау кәгазьләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителгән иде.

Кичә шагыйрә-җырчы Мөнирә Хөснетдинова башкаруында “Халкыма” дигән җыр белән башланып китте. Чараны алып баручы “Себер” түгәрәге җитәкчесе Клара Кучковская кунакларны сәламләгәннән соң: “Үткән гасырның 80-90нчы елларында туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне саклау, милли үзаңны уяту, үстерү буенча күп эшләр башкарган якташларыбызның күбесе арабызда юк инде. Ләкин алар безнең күңелләрдә мәңге сакланырлар”, - дип, шушы елларда бакыйга күчкән күренекле шәхесләребезнең исемлеген барлап үтте. Һәм чараның төп максатын әйтеп, көн тәртибе белән таныштыргач, сүзне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимовка бирде. Ул: “Коммунистлар чоры иде бит, ул чакта һәркемебез хезмәт хакы өчен түгел, бары тик татарлыгыбызны саклап калу, милләттәшләребездә милли горурлык уяту өчен тырышып эшләдек. Шул елларда Сәгыйдә апа шәһәрнең Н.Некрасов исемендәге 10нчы китапханәсендә эшли иде. Ул төрле татар кичәләре, концертлар оештырып, татарларны берләштерде, Әлминур апа белән бергә эшләдек. Мин аның җитәкчесе буларак, бик еш авылларга әби-бабайлардан халык җырлары, бәет-мөнәҗәтләр язып алырга командировкаларга җибәрә идем. Шулай ул себер татарларының авыз иҗаты буенча бай материал туплап, китап итеп бастырды. Ләкин аның эшкәртелеп бетмәгән материаллары да бар, аларны да халыкка җиткерергә кирәк”, - дип сөйләде. Кунакларны татар юнәлеше башланган чорга сәяхәткә чакырып, мәрхүмәләребезнең тормыш юллары, җәмәгать эшләре чагылдырылган видеороликлар күрсәтелде. Аннары үзләренең җылы  истәлекләре белән бүлешеп өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, җәмәгать эшлеклеләре Рифкат Насыйбуллин,  Нәсимә Зыкова, шагыйрь Cәгыйть Сагитов чыгыш ясадылар. Кунакларның игътибарына “Сүнмәс хисләр”, “Әхтәмүшкәләр” (җитәкчесе Ә.Назыйров), “Дуслык” (Фәрит Әскәров) җыр ансамбльләре һәм җырчылар Чулпан Акъярлы, Мәүлидә Хәйруллина, Айсылу Юнысова, Клара Кучковская матур җырлар башкардылар, шагыйрь Хәлил Вагайлы гармунда татар көйләре уйнады. Якыннары турында хәтердә сакланган кызыклы һәм кадерле истәлекләре белән Әлминур Сәгатәтдин кызының кызы Юлия Патршина, авылдашлары исеменнән Данил Абушахмин, Сәгыйдә Хәмидулла кызының сеңлесе Хәмидә Әхмәдиева, тормыш иптәше Әнәс Гаитов бүлештеләр һәм чараны оештыручыларга үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр. Аннары тамашачыларны Әнәс Гает улы һәм мәрхүмәләрнең якыннары тырышлыгы белән әзерләнгән табынга чакырдылар. Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Сәгыйдә Хәмитулла кызы һәм Әлминур Сәгатәтдин кызының рухларына багышлап Коръән укып, дога кылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836