#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкча укучылары кыш турында язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем яраткан ел фасылым

Менә кыш үзенең чын матурлыгын, үз вазифаларын күрсәтеп тора. Урамда салкын саф һава. Кыш ап-ак юрганы белән өй башларын һәм җир өсләрен ябындырды. Елгадагы шома боз өстендә дә кар ята. Кыш көне, бигрәк тә авыл балалары, урамда уйнарга яраталар. Быел Шыкча авылы уртасында искиткеч чыршы куйдылар, аны тантаналы рәвештә бөтен авыл белән ачтылар. Балалар тау башыннан чаналарда, чаңгыларда шуалар, ә иң яраткан шөгыльләре - шома боз өстеннән тимераякта шуу. Арып кереп эссе чәй эчү – үзе бер рәхәтлек. Тәрәзәгә карасаң, андагы матур рәсемнәр күңелне күтәрә. Мин кышны бик яратам, чөнки анда шатлыклы мизгелләр күп.

Илзидә Калбаева, 7 нче сыйныф укучысы.


Эх, матур да кыш айлары!

Яңгырлы көздән соң карлы кышка мин бик шатландым. Бөтен дөнья карга күмелде. Тирә-юнь бөтенләй икенче төрле. Без әтием белән тау ясадык, хәзер барыбыз аннан рәхәтләнеп шуабыз. Явызбы балалары тау шуарга бик яраталар. Безнең табигатьнең матурлыгын монда булган кеше генә белә. Яңа елга миңа Кыш бабай тимераяк бүләк итте, инде мин аның белән шуарга өйрәнәм. Көннәр әле җылы тора, шуның өчен саф һавада уйнау күңелне күтәрә, битләрне кызарта. Эх, матур да кыш айлары!

Алинә Алишкина, 6 нчы сыйныф укучысы.


Кыш килде

Менә тагын ап-ак кыш җитте. Эре-эре карлар шундый матур булып җир өстенә төшәләр. Бу арада көннәр җылы булгач, тыштан керәсе дә килми. Мәктәптә бик күңелле итеп Яңа ел бәйрәмен үткәрдек, кышкы каникул да тиз үтеп китте, ә кыш һаман дәвам итә. Каникул буе тимераякта шуарга өйрәндек, менә рәхәт! Боровое поселогына туганнарга кунакка барып, андагы чыршыны, Кар кызын, Кыш бабайны, Маймыл сыннарын күреп көлештек, шатландык. Минемчә, быел кар күп булса да, кыш бик матур, хуҗабикә булып үз хокукларын яклап тора.

Диана Алишкина, 6 нчы сыйныф укучысы.


Минем яраткан ел фасылым

Мин бик тә кышны яратам. Кыш башлану белән Яңа елны көтәм, чөнки күп бүләкләр эләгә, мәктәптә чыршы бәйрәме бик күңелле үтә. Минем туган авылым - Талмы, монда кышкы табигатьнең гүзәллеге искиткеч. Елга буендагы текә ярлар, күзне камаштырырдай аклык – бөтен җирне җем-җем итеп үзенә бер ямь биреп тора. Балалар тыштан өйгә бер дә кермәсләр иде, бит очлары, борыннары кып-кызыл, ләкин бөтен рәхәтлеге шунда бит. Без әнием белән кошларга җимлек ясадык. Кошлар моңа бик тә шатландылар, безгә рәхмәтләр әйтеп чыркылдадылар. Һәрбер ел фасылы үзенчә матур булса да, мин кышны күбрәк яратам.

Алинә Зәйнуллина, 6 нчы сыйныф укучысы.


Кыш матур бездә кунакта

Ап-ак кар бөртекләре тантаналы рәвештә әйләнәләр, алар бүген бәйрәм итә. Аннан соң әкрен генә күбәләкләр шикелле җиргә куналар. Кыш үзенең ак келәмен җәйде, быел ул бигрәк тә калын булды. “Кар күп булса, икмәк тә күп була”, - ди халык. Чыннан да бу бит шатлык. Минем җимлегемә быел кунакка кызылтүшләр еш килделәр, ипи валчыкларын, ярма, миләш җимешләрен яраттылар. Урман-кырлар өстендә кышкы тынлык, кар өстенә төрле кошлар, кыргый хайваннар эзләр калдырып киткән. Чаңгы шуганда без ул эзләргә карап үттек. Тыныч, уңышлы һәм бәхетле еллар гына булсын!

Зөлфия Баязитова, 6 нчы сыйныф укучысы.


АП-ак кар бөртекләре

Ак чәчәкләр ява – дөнья матур!
Шундый матур булып тоела!

Күге зәңгәр – гүя йолдызлары,
Ак кар булып җиргә коела.

Һади Такташ.

Ак төсне яратмаган кеше юктыр. Ә кыш ул төсне безгә мул итеп бүләк итә. Шәһәрдәге кышны авылныкы белән чагыштырырлык түгел. Күзләрне камаштырырдай аклык, бигрәк тә урман-кырларда ак кар кыйммәтле ташлар кебек җемелдәп тора. Ничек инде бу хәтле матурлыкны яратмыйсың?! Ә урмандагы агачлар ап-ак шәлләрен бөркәнеп, оялчан яшь кызларга охшап торалар. Минем өчен мондый сихри матурлык бары тик Талмы авылында гына шикелле. Ышанмасагыз килеп карагыз!

Рузалинә Байнашева, 6 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836