Материалы

Игелекле гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

38-320 сентябрьдә мөхтәрәм авылдашым, коллегам, укытучыбыз, шагыйрәбез Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый.

Ялутор районы, Бумаер авылы кызы Рәшидә апа 1950 елда Хуҗайланга килен булып төшә. Апада миңа укырга туры килмәде. Ул югары классларда ана телен укытты. Шулай да мәктәпкә кергәнче, безне, бала-чаганы, үзенә каратып өлгергән иде. Чибәр, көләч йөзле, матур тышкы кыяфәте белән, тыйнак, ипле-җайлы, күңел күтәренкелеге, олы-кечегә ихтирамлы булуы белән безне сихерләп куйган иде үзенә.

Сугаштан соңгы авыр еллар булуына карамастан, без мәктәптән кайтып, тамак ялгап алабыз да, тагын мәктәп ишек алдына йөгерәбез, анда уйныйбыз. Юл аша гына Зәнкиевлар йорты. Апаның кулы эшсез утырган вакыты булдымы, юкмы? Белмим, минемчә, ул һәрвакыт хәрәкәттә иде. Кер юамы, стена буйыймы - апа җырлап эшли иде. Ә без, бала-чага, апаның өздереп җырлавын яратып тыңлыйбыз. Апа төрле яктан килгән сәләтле милләттәшебез: кимсетелгән, кыерсытылган ана телебезгә мәхәббәт тәрбияли алган чын Укытучы да, үрнәк Хуҗайлан килене, тугры хатын, 3 оядан булган 7 баланың ягымлы әнисе, 15тән артык оныкның сөйкемле әбисе. Шигърияткә дә апа тормыш институтының тулы курсын узып, кырыс еллар кичеп, әмма ләкин хис кайнарлыгын, тормышка мәхәббәтен югалтмыйча, акыл-тәҗрибә туплап, лаеклы ялга чыккач кына килде. Апа шигырьләрен халык педагогикасына, милли легендаларыбызга таянып яза, халкыбызның милли асылын күрсәтә, ул кызларына, оныкларына, дус-туганнарына багышлый, киләчәк буын кешеләренә дә гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны бүләк итә. “Әбием сабаклары” өстәлем өстендә. Күңел көйсезләнеп киткән чакларда кулыма алам. Күңел күтәрә, яшәргә көч бирә, бала-оныкларым да тыңлыйлар. Апа каләме очында кылыч көче бар, татар әдәбиятының алтын фондына керерлек мәңге үлмәс шигырьләре бар. Табигатьнең иң матур, иң мул чагында дөньяга аваз салган бәхетле кыз игелекле гомер юлын үтә. Апа үзе дә “Килен булып төштем Хуҗайланга” шигырендә болай дип яза:

“Килен булып төштем Хуҗайланга,
Тиң, үз күреп каршы алдылар.

Якты, нурлы йөзләр, җылы сүзләр
Күңелемә бизәк салдылар.

...Хуҗайлан улы, Бумаер кызы.
Ул чакта яшь, чибәр иделәр.
Гөл чәчәге кебек яшьлек ямен
Еллар алып читкә чөйделәр.

Җәлләү белмәс салкын кырау итеп
Сүрелсә дә тышкы матурлык,
Мәңге шиңмәс саф күңел чәчәге
Һич картаймас эчке матурлык”.

Әйе, картаймый Рәшидә җиңгиебез күңеле. Элегәчә ападан ана теленә өйрәнәм. Зур рәхмәт апага безгә карата эшләгән изгелекләре өчен. Минем киңәшчем дә, ярдәмчем дә ул, кайгыда да, шатлыкта да бергә без.

Бер гаиләдә ике иҗади шәхес үсеп чыгуы үзе бер могҗиза диярлек. Күрәсең, икесенең дә геннарында сәләт булган. Бер-берсенә булышу, ярдәмләшү, үсендерү дигән төшенчә бу гаиләдә яшь вакытларыннан яши.

Кадерле, хөрмәтле Рәшидә җиңги! Олы юбилеең белән котлыйбыз. “Алтын көзгә, әбиләр чуагына” ошаган игелекле, изгелекле гомерегез бала-оныкларыгызны, туган-тумачаларыгызны шатландырып озын-озак дәвам итсен!

Сәламәтлек, күңел, җан тынычлыгын теләп.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума