#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әле дә алгы сафта

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш”ның беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы: “Апа, әле ярый өлкән буын мәгърифәтчеләрен эләктереп калдым”, - дип сөенә иде. Дөрестән дә, газета дөнья күргәч, аны яшәтергә, халыкка җиткерергә тырышып, аңа җан өргәннәр арасында укытучы-пенсионерлар күп иде. Аларның байтагы бакыйга күчте, алар урынына яшь көчләр калыкты.

Газетаның беренче көненнән үк күп көч куйган шәхесләрнең берничәсе турында язарга булдым.

Люция һәм Хатыйп Хәбибуллиннарны мин үткән гасырның илленче елларыннан ук беләм. Казанның югары уку йортларын тәмамлап, Төмән өлкәсендә эшкә тотынган, энергияләре ташып торган матур яшь парлар җиң сызганып “халыкка хезмәткә” керештеләр инде. Хәзер тугыз дистәләре якынлашса да, аларның энергияләре сүнмәде. Люция Бәдретдин кызының методик хезмәтләрен санап бетергесез. Әле “Туган як әдәбияты”ның тулыландырган соңгы нөсхәсе дөнья күрүе нинди зур хезмәт!

Аның эчтәлеген анализларга алынмыйм (хәлемнән дә килми). Халкыбызның бай әдәби мирасын туплаган бу фәнни хезмәттән файдалана алсалар, мәктәпләр өчен зур хәзинә бит!

Люция Бәдретдин кызы әле бу хезмәтләре белән генә чикләнмәс, инша Аллаһ, яңа иҗади җимешләре белән укучыларын шатландырыр.

Люция ханым! Парлы канатларыгыз сынмасын, Хатыйп Хәбибулла улы белән икегезгә дә нык сәламәтлек, хәзерге кебек зирәк зиһен, ихтыяр көче телим.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836