#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтемне белдерәсем килә

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” хезмәткәрләренә минем гади эчкерсез шигырьләремне халыкка танытканнарына хөрмәтемне һәм рәхмәтемне газета аркылы белдерәсем килде. Мең рәхмәтлемен күпкырлы сәләт иясе – бөек шәхесебез, “Яңарыш”ның беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовка, себер татарларын таныткан остазыбыз Якуб абый Зәнкиевка. Берсенең өметле күренәсең дигәне, икенчесенең – Булатның дәвамы бар икән дигән сүзләре зур этәргеч булдылар, бүген дә көч һәм илһам биреп торалар.

Бик тә рәхмәтлемен, безне агартып, яңартып барган “Яңарыш” кызларына, очрашулар, күрешүләр оештырган Тубыл татар үзәгенә, балаларга тырыша-тырыша телен, мәдәниятен өйрәтүче Розалия Корманалиевага, матур моңнар бүләк итүче Динара Әпсәламовага, Тубыл район мәдәният үзәгендә эшләгән яраткан җырчыбыз Нурхәят Шагбановага, Тубыл район китапханәсенә, аның директоры Тәнзилә ханым Ниязовага, китапханәчеләре Зөлфия Фазыловага һәм Эмилия Ивановага, Тубыл музей-тыюлыгына, директор урынбасары Владислава Доринага һәм “Себер татарларының мәдәният һәм көнкүреш залы” җитәкчесе Гөлнара Мадиева, презентацияне алып баручы Яна Абдуллинага, Тубылның 15 нче мәктәбенә, Талмы, Шыкча авылларында яшәп иҗат итүче дусларга, милләтпәрвәр Хәмдия Кызылбаевага һәм Фәрзәнә Буранчинага, Вәчир, Лаемтамак, Хуҗайлан мәктәпләренә, Санникау дусларыма, дүрт китабымның редакторы һәм корректоры, күренекле шәхес Клим Садыйковка, бар яктан да сәләтле Әлмөхәммәт Хәбибуллинга, Римма Умитбаевага, Ләйсән Хөрмәтуллинага, Равилә Кутумовага, Клара Кутумовага, Максим Сагидуллинга, Хәнисә Алишинага, Нурилә Шамратовага һәм шигырь яратучы милләттәшләремә. Минем үзем кебек гади, хыялый һәм беркатлы шигырьләремне яратып укыйбыз дигән Рауза һәм Клим Садыйковларга, Идия һәм Исхак Исхаковларга, Фазилә һәм Альберт Урамаевларга, Мәхмүдә һәм Мансур Әминовларга, Сәкинә һәм Нур Зәнкиевларга, Нурҗиһан Назыровага, Рәшидә Бакиевага, Хәмидә Речебакиевага, Алсу Хәлитовага, Гөлсинә Ташкеевага, Мәдинә Уразметовага, Сәкинә Нотфуллинага, Нурҗиһан Закировага, Гөлсем Рябиковага, Роза Яхинага, коллегаларыма, укучыларыма, күршеләремә һ.б.) Исемнәрегезне язмый калдырган дуслар, зинһар, үпкәләмәгез, шөкер, сез бит бик күп! Сездә Алладан рәхмәт иңсен.

Менә Әдәбият елы да үтеп китте. Шул уңайдан минем тыйнак кына хезмәтемне бәяләгән дусларны, “Яңарыш”ны тулыландырганнарны, телен яраткан, динен өйрәнгән милләттәшләрне Тәңре үзе хөрмәтләсен. Минем белән очрашу төшемле булмаса да, китаптан башка бүләгем булмаса да күрешергә чакырган, шигырьләремне яраткан дусларга бик тә ризамын һәм рәхмәтлемен. Аларның үзләренә, хәләл җефетләренә, улларына һәм кызларына тирән саулык һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы һәм иман теләп, Раббыбыздан Күгебезгә, Җиребезгә, Суыбызга тынычлык, хозурлык сорыйм.

Әдәбият елы уңаеннан мәгънәле, шигъриятне аңлап-белеп, кагыйдәләрен сакларга тырышып язган С.Сагитовның, Г.Хәйруллинаның, Г.Абдрахманованың, Ф.Утяшеваның һ.б. шигырьләрен һәрдаим укып барам. Афәрин, дуслар!

Үзем “Яңарыш”ны көтеп алам һәм яратып укыйм. Әһәмиятле, матур эчтәлекле, гыйбрәт алырлык, көнкүреш һәм дини сабаклар бирерлек, үрнәк булырлык шәхесләребез турында һәм уйландырырлык мәкаләләр күп языла. Арада “тозсызлары” да, күптерелгәннәре дә, ялгышраклары да юк түгел.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836