#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзе дә дастан, моңлы бер җыр иде

последние и лучшие новости искусства в мире

(Татар халкының атаклы галимәсе, якын дустыбыз Флора Әхмәтова-Урманченең 80 еллыгы уңаеннан).

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, фольклористика фәнендә үз сүзен әйткән, аңа 40 елдан артык гомерен биргән галимә, күренекле  җәмәгать эшлеклесе Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче исән булса, 2015 елда сиксән яше тулган булыр иде.

Аның адәм баласы өчен бер мизгел генә гомерендә халкыбызның рухи дөньясын өйрәнүгә багышланган, фикерләүләре ягыннан искиткеч тирән, мул чишмәләргә тиң бай иҗаты, мәгънәле матур тормышы киләчәк буыннарга якты истәлек булып калды.

Флора Төмән өлкәсе Тубыл районының иксез-чиксез сазлыклар, яшел кочаклары белән ерактагы җылы яклардан нәсел калдыру өчен килгән аккошлы, каз-үрдәкле күлләрне үз куенына алган Күкрәнде авылында укытучы Ваһап Әхмәтов гаиләсендә 1935нче елның 23 маенда дөньяга килә. Себердә һәм татар дөньясында киң танылган мәгърифәтче Ваһап Әхмәтовның 3 улы - Шамил, Газиз белән Әдип һәм 2 кызы - Роза белән Флора да төпчек кызы Венера да мәгърифәт дөньясын сайлый.

Әтисе бер дә юктан гаепләнеп, 1938нче елда репрессиягә эләгә, Флорага 6 яше тулганда  әнисе Әтнәбикә вафат була, 8 яшендә әнисез дә, әтисез кала. 1946нчы елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлаган абыйсы Әдип ерак төньякка Флораны да алып китә. Ләкин туган як сагышы олы, кешеләр өчен дә гүр газабы кебек юлларны кичеп, Күкрәндесенә кире алып кайта. Шәфкатьле туганнары кулында ятимлек михнәтләрен сизми үссә дә, сабый чактан газиз анасыз калу сагышы аның йөрәк бәгыренә үтеп, бөтен гомере буе дәвам итә. Үзенең яшеннән дә алда барган җитдилеге, акылының тирәнлеге дә әти-әнисез үсүдән килгәндер, мөгаен. Җидееллык авыл мәктәбендә белем алганнан соң, Флора 1954нче елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Шул ук елны ул Төмән дәүләт институтының филология факультетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап,  Ханты-Мансийск автоном округының Сургут шәһәренә китә.

Флора педучилищеда укыганда ук фән өлкәсенә китү юлын сайлаган була. Төмән дәүләт институтында укыган елларында ук, Диләрә Тумашева җитәкләгән диалектологик экспедицияләрдә катнаша, кайберләренә үзе дә җитәкчелек итә.

Себер татарларының халык авыз иҗаты белән кызыксыну аны Татарстан Фәннәр академиясенең (ул вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы) Галимҗан Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына алып килә, аны уңышлы тәмамлап, “Хәзерге татар прозасында фольклор” дигән  кандидатлык диссертациясен яклый.

Флора фольклорчы галим буларак, кая җәяүләп, кая атлы арбага утырып, Идел буе республикаларын, Себер киңлекләрен әйләнеп чыга, Әстерханга, Иркутскиларга кадәр барып җитә,  төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең тарихи ядкарьләрен язып алып, халык әдәбияты җәүһәрләреннән торган 5 китап, берничә йөз фәнни мәкалә бастырып чыгара.

Флора Әхмәтова-Урманче бигрәк тә советлар чорында тыелган дастаннарны  барлап-җыеп, халыкка кайтаруга зур көч куйды.

Институтта халык иҗатының күптомлылыгын чыгару планлаштырылгач, Флора татар халык иҗатының беренче күптомлыгын төзүдә актив катнашты, дастаннар томының төзүчесе булды.

1984нче елда басылып чыккан “Халык авыз иҗаты. Дастаннар.” китабын татар җәмәгате бик шатланып кабул итте. Флора Әхмәтова-Урманченың дастаннарны халыкка кайтаруга бәйле хезмәтен хөкүмәт югары бәяләде – ул халык авыз иҗаты күптомлылыгын басмага әзерләгән бер төркем галимнәр белән бергә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Шул ук җыелмага кергән “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” томында да катнашты, өч томнан торган әкиятләрнең фәнни мөхәррире булды. Татар халык әдәбиятының асыл ташларыннан булган дастаннар һәм бәетләрне фәнни өйрәнү эшен гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Алар белән рус укучысын танытуга да күп көч куйды. Киеренке фәнни эшчәнлегенең җимешләре булып “Татар эпосы. Бәетләр.” (Казан, 2001), “Татар эпосы. Дастаннар.” (Казан, 2004), “ Татарский эпос. Баиты. Татар эпосы. Бәетләр.” (Казан, 2005) китапларын бастырып чыгарды. Дастаннарга багышланган соңгы китабында моңарчы дөнья күрмәгән текстларны фәнни әйләнешкә кертте, аларга сүзлек төзеде. Аңа кадәр бу өлкәдә иҗат иткән галимнәрдән аермалы буларак, ул бәетләрне халык  эпосы  жанры итеп карады.

Болардан тыш ул 300дән артык фәнни һәм публицистик мәкалә, Бакый Урманче иҗаты буенча төзелгән 2 альбом,   аның иҗатын пропагандалаучы “Бакый Урманченың рухи дөньясы” (Казан, 2005), “Баки Урманче и татарская культура” (Казань, 2005),  гомеренең соңгы көннәрендә генә нәшрият табагыннан төшкән  “Габдулла Тукай в творчестве Баки Урманче” (Казань, 2007) китапларының авторы да. Ул фәнни иҗатын педагогик эшчәнлек белән бәйләп алып барды, Казан дәүләт консерваториясендә 15 ел дәвамында татар халык иҗаты буенча лекцияләр укыды.

Флора Ваһап кызы үзенең себертатар кызы булуы белән горурлана иде, якташларының иҗатын фәнни өйрәнүгә һәм аны пропогандалауга кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырышты. Аның рус телендә басылып чыккан “Джаным” (Мәскәү, 2007) китабы себер татарларының талантын бөтен дөньяга танытучы китапларының берсе булды. Шушы максаттан Флара Ваһап кызы 1970-1973 елларда, махсус фәнни экспедицияләр оештырып, туган авылы Күкрәнде һәм аңа күрше авылларның үзе бала вакыттан ук таныш булган әби-бабайларыннан йөздән артык борынгы себер җырларын магнитофонына язып,  аларны рәхимсез  тарих упкыныннан саклап калырга өлгерде. Татар халкының бөек галимәсенең тууына 80 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге шушы җырлардан торган язмаларны бастыруга әзерләде. Шул уңайдан икенче бер талант иясенең әйткән сүзе хәтергә килә: «Кеше китә, җыры кала.

Фәрит ЮСУПОВ, филология фәннәре докторы, профессор,
Бибинур САБИРОВА, журналист.
Казан, Төмән шәһәрләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836