30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Дуслык” алиһәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

16-6Төмән җирен, себер күген йолдызлар күк яктыртып, нурлар чәчеп торган җырчылары белән себер татарлары данын күтәрүче бердәнбер “Дуслык” татар халык хорының 30 еллык юбилеена да санаулы көннәр калды. Шул уңайдан аның җитәкчеләре белән якыннан танышырга вакыт җитте.

“Дуслык” хорына нигез салучылар һәм аның учагын сүндермичә яшәтеп килүчеләр Әсмабикә һәм Әбдлхәким Мирхәйдәровлар дидек. Кырык елдан артык яшәү дәверләрендә иңне-иңгә куеп эшләүче, дус-тату тормыш юлын үтүче, күпләргә үрнәк булырлык Мирхәйдәровлар гаиләсе тарихын газета битләренә генә сыйдырырлык түгел шул.

Әгәр дә алар турында китап язсаң, мәгънәле, бик кызыклы басма барлыкка килеп, түкми-чәчми язган кешенең дә вөҗданы газап чикмәс иде. Хорның концертмейстеры Әсмабикә Әсмат кызының тормыш юлы искитмәле бай, мәгънәле һәм дәрәҗәле.

“Һәркемгә Аллаһы Тәгалә сайлап алу мөмкинлеген биргән. Алар – шәхси тормышыңдагы уңышлар, яшәү рәвешең һәм күпкырлы сәләтләрең”, - ди ул.

Әсмабикә ханым татар халык җырларын бала чактан ук ярата. 6 яшьтән “Тальян” гармунда, мәктәп елларында “Хромка”да, аннары баянчы курсын тәмамлап, баянда уйнарга өйрәнә. Мәктәптә укыганда, студент елларында концертларда актив катнаша. Әле яшьлегендә Аккумуляторлар заводы клубына хорга йөргәндә үк ул аккомпаниатор була. Шунда ук үзенең гомерлек хәләл җефетен Әбдлхәким абыйны очрата. Һәм алар кавышып күпме дистә еллар бәхетле тормыш юлын кичерәләр, бергәләшеп иҗат итәләр. Татар мәдәният дөньясында, “Дуслык” хоры коллективында кайнап, тормыш юлында матур, татлы истәлекле еллар хатирәсе бер олы юл булып сызылып калды.

30 ел буена югары дәрәҗәләргә ирешеп, никадәрле талантлы, күренекле асыл затлар белән очрашулар – Ходайның миңа биргән бүләгедер, - ди Әсмабикә ханым. – Бар күңелемнән яратып, хөрмәт иткән коллективым турында берничә сүз әйтеп китәсем килә. “Дуслык” хорына башлап йөрүчеләр: Мәүҗидә Төхвәтуллина, Роберт Дебердеев, Гөлсылу Шакирова, Хәмидә Низаметдинова, Галләм Кәримов һәм мин. Соңыннан безгә кушылучылар: Зәкия Фәтхуллина, Лилия Муллакова, Гөлфрүз Ибәтуллина, Наҗия Дебердеева һәм Фәйрүзә апа Балдашовалар булдылар. Аннары Төмән шәһәренең АТЭ заводында эшләүче Әбдлхәким Мирхәйдәров, Рәшит Билалов, Хәлил Алимов, Илсур Бариев кушылып заводның җитәкчеләреннән рөхсәт алып, “Дуслык” хоры эшли башлады. Хорның җитәкчесе Әбдлхәким Мирхәйдәров, концертмейстеры итеп мине билгеләделәр. Хорга яңадан-яңа кешеләр килә тордылар. Без шул чакларда 100дән артык концерт белән районнарга, авылларга, хәтта Курган өлкәсенә дә бара идек. Безгә заводтан концерт белән йөрергә махсус автобуслар бирелә иде. Безнең тырышып, көннән-көн көчәя барган коллективка совет профкомы Ташкент, Сәмәрканд, Алма-Ата шәһәрләренә ял итәргә юлламалар биреп, без рәхәтләнеп ял итеп кайта идек. 1993 елда “Дуслык” хорына “Татар халык хоры” исеме бирелде. 1994 елны Казан каласында “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә катнашып лауреат исемен якладык. Хорга йөрүчеләр 16дан 61 яшькә кадәр 30га җитте. Наҗия апа Дебердееваның болай дигәне истә калган: “Сәхнәләрдә йөргәнгәме үземне яшь итеп хис итәм, җыр миңа дәрт-куәт бирә”. Үзебезнең кызларыбыз Гүзәл белән Әлфия дә кечкенәдән ук җыр-моңга бирелеп үстеләр. Бүгенгә кадәр халык җырларын хорыбызда бик яратып җырлыйлар. “Дуслык”ның завод сәхнәсендә генә каласы килмәде, без 1997 елда “Нефтяник” милләтләр мәдәниятләр йортына күчтек. Мәдәният йортының директоры Г.Н.Сычкова безне ике куллап, шатланып үз канаты астына алды. Аның күп яхшылыкларын күрдек. Фестивальләргә безне озата барды. Кешелекле, акыллы, ярдәмчел булды. Шул елларда хорның 10, 15 еллык юбилейларын югары дәрәҗәдә билгеләп үттек. Галина Николаевнага без бик зур рәхмәтлебез. АТЭ заводы әле эшләп килгәндә, аның директоры В.П.Загваздинга, урынбасары В.И.Борисовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларның безгә күрсәткән яхшылыклары әйтеп бетергесез.

“Нефтяник” сараен ремонтка япкач, хор колективы вакытлыча “Төзүче” мәдәният сараенда, Төмән татар мәдәният үзәгендә эшләп алгач, 2008 елдан без “Орфей” мәдәният йортында 8 ел эшләдек, шул елларда күп кенә дәрәҗәләргә, мактауларга ирештек. Хәзер “Төзүче” мәдәният сараенда уңышлы гына иҗат итәбез.

Коллективыбызга ачык йөзле, шат күңелле, кешелекле, талантлы ханымнар йөриләр. Бүгенге көндә 22 кеше. Җиңүләрдә, беренчелекне яулаганда, фестивальләрдә катнашканда һәркайсының зур өлеше бар. Иң мөһиме: без тату, бердәм, бездә көнчелек дигән чир юк.

Безнең “кураторлар”: Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.С.Зиганшин, автономиянең башкарма директоры Т.С.Мирасовка, вәкилләренә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бер-беребезгә тугрылыклы булып, алар белән күп еллар тыгыз элемтәдә эшлибез һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. 30 еллык юбилейны уздыруда да аларның булышлыгына өмет итәбез. Безнең уңышлар, “лауреат” исемнәре, Гран-прилар җиңел генә бирелмәде. Тырыш хезмәт, бары тик армый-талмый эшләүләр нәтиҗәсе. Алга куйган максатларыбызга ирешеп, яраткан коллективыбыз үзләренең иҗатларына һәрвакыт тугры калып, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап, тагын күп еллар яшәсәк иде. Аеруча коллективтагы тырыш кызларыбызга без бик зур рәхмәтле, - дип Әсмабикә ханым сүзен тәмамлады.

Әйе, әйтергә генә ансат, өч дистә еллар Мирхәйдәровлар “Дуслык” татар халык хорын җитәкләп килү дәверендә күпме көч, хезмәт куйганнар. Алар татарларның милли рухларын сүндермичә матур хисләр, изге омтылышлар тәрбияләп килгәннәр. Мирхәйдәровлар чын мәгънәсендә талантлы, белемле, квалификацияле җитәкчеләр. Хор Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасында күп уңышларга ирешеп килде.

2012 елда “Рубин микрофон” Төмән шәһәре фестивалендә I дәрәҗәдәге, ә 2013 елда шунда ук II дәрәҗәдәге лауреат, 2014 елда Төмән шәһәре хорлары арасында Гран-при, “Дуслык күпере” өлкә фестивалендә берничә тапкыр (2013, 2014 еллар) лауреат исеменә лаек булды.

Кыскача гына Әсмабикә Әсмат кызының шәхси тормыш юлына тукталып узыйк. Ул хезмәт юлын урманчылык техникумын тәмамлаганнан соң башлый. Юллама белән Тверь өлкәсенең Бологовской җиһазлар фабрикасында 2 ел эшләп туган ягына әйләнеп кайта. Төмән шәһәренең төрле урыннарында эшләр башкара. Башта фанера комбинатында 5 ел, аннары 1нче автобазада кадрлар бүлеге инспекторы һәм начальнигы булып та эшләп ала. Тагын да “Березка” кооперативында, “Этнос” фирмасында пиломатериаллар складында өлкән инженер вазифасын башкара һәм “Себер” фирмасына күчә. 1993 елда Ә.Мирхәйдәрова өлкә диния нәзарәтендә унсигез ярым ел сәркәтип, референт була. Өлкә мәчетләрен регистрацияләү, ликвидацияләү эшләрен алып бара. Шулай ук Кырынкүлдә (туган авылы) мәчет төзүдә финанс яктан җитәкчелек итә. Барлык эш стажы 42 ел.

Әсмабикә ханым кая гына эшләмәсен, аның тырышлыгын күреп, югары бүләкләр белән бүләклиләр. Иң-иң мөһимнәрен генә язып китәбез: өлкә һәм Төмән шәһәре Думасы, өлкә мәдәният департаменты, өлкә губернаторы, Төмән шәһәре башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, нефть һәм газ промышленносте предприятиеләре төзелеше министрлыгы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм башка бик күп бүләкләр иясе. Әсмабикә ханым тырыш хезмәте белән лаеклы ялга хезмәт ветераны булып чыга. Буш вакытларында, репетицияләрдән арынганда да кулына гармун алып сыздырып уйнап җибәрсә, сайрап торган сандугачлар да туктап калыр. Аның бармаклары гармуннан ниндидер сихри моңнар, күңелләрне җилкетә торган музыка барлыкка китерә, бер тыңлагач, гел аны тыңлыйсы килеп тора. Илаһи моң алиһәсе һәрвакыт шулай уйнап, исән-сау яшәсен, халкыбызны куандырып торсын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836