Үрнәк гаилә башлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-14Халкыбызның тырыш, күркәм, күп балалы гаиләләре белән таныша башлауга, әти-әниләрнең, үзләрен тамчы да кызганмыйчан, бар көчләрен, мөмкинлекләрен балалар тәрбияләүгә бирүләрен ишетеп, хәйран да каласың, горурланасың да. Бу гаиләләрдә барлык балалар да яшьтән эш тәмен татып, гел нәрсә белән булса да шөгыльләнеп үсәләр. Ә инде сугыш чоры балалары тормышы могҗизага тиң. Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең, үз хезмәтең һәм тырышлыгың белән ирешергә өйрәнгән, егылсаң да еламаска, теш кысып түзәргә, сер бирмәскә күнеккән алар.

Сугыш башланганда 4-5 яшьлек кенә булып калган Түбән Тәүде районының Казанлы авылында яшәүче Шәмсимаһия әнисенең олы малае Фуат Исхаков җилкәсенә сеңелләрен карау, өй эшләрен башкару кебек җаваплылык та өстәлә. Балачактагы уеннар турында уйларга вакыты калмый аның. Әнисе көне-төне эштә. Елына үтәлергә тиешле эш көне планын тутырмасаң, хәрби закон каты. Әле аның өстенә хөкүмәт куйган төрледән-төрле налогны да түләргә кирәк. Әтиләренең сәламәтлеге сугыш кырына барырга яраксыз булса да, Гыйльман агага хезмәт армиясендә дә бик авырга туры килә. Әле сугыштан соңгы еллар да михнәтләрне аз күрсәтми. Тик сугыш дигән күңелләрне шомландыра торган коточкыч афәтне җиңү ил халкын рухландырып җибәрә. Әни-әтиләребез, әби-бабаларыбыз тырышлыгы белән булдырылган бүгенге мул тормышта яшибез.

Әле сугыштан соң да читтә эшләвен дәвам иткән Гыйльман аганы, кайткач, авылда председатель итеп билгелиләр, аннары бухгалтер вазифасын башкара. Уңган хуҗабикә, тырыш колхозчы, кунакчыл, игътибарлы, кайгыртучан хатыны Шәмсимаһия белән алар ун бала тәрбияләп үстерәләр. 3 мартта шул балаларның икенчесенә – Фуат Исхаковка 78 яшь тула. Хәзер сүзне аның үзенә бирик:

- Әни гел эштә йөрде. Әти мәдрәсәдә дә укыган, совет чорында 4 классны 2 елда укып чыккан. Шуңа күрә, заманына караганда, белемле санала иде. Председатель булды. Хезмәт армиясендә дә бүлек командиры итеп куйганнар. Төмәннән Свердловскига азык-төлек ташыганнар.

Сугыштан соңгы берничә елда бәрәңге уңмады, чери иде. Яз көне бакчаны тагын казып, черек бәрәңге җыя идек, аны “ләпүшкә” дидек. Шуңа бераз гына он кушып, ипи пешерәләр. Чын ипи күрүләр тиз генә булмаган. Нинди  бәхетле кеше ипи ашый икән дип, төкерекләребезне йотып, кызыгып үстек. 

Үзем 7 классны тәмамлап, Төмәнгә эшкә чыгып киттем. Лесобазада урман хуҗалыгы предприятиесенә эшкә урнаштым. Нинди генә һөнәр башкарырга туры килмәде инде? 1954 елдан бирле шунда эшләдем, яшим. Кичке мәктәптә урта белем алдым. Өйдә гел әйтеп торалар иде: “Хатын алып кайтсаң, үз милләтебездән булсын”, - дип. Әби, бабай Татарстаннан килгәннәр, анда туганнар күп. Кунакка еш бара идем, хатынны да шуннан алып кайтырга уйладым. Бервакыт кыз белән сөйләшеп, аны алырга дип юлга чыктым. Тик ата-анасы еракка җибәрергә теләмәделәр. “Үзең кал, монда эшлә, яшәп карагыз”, - диделәр. Мин кияүгә чыгарга килмәгән, дип, кул селкедем дә, почта бүлегенә киттем. Авылга телеграмма сугарга кергән җиремнән, анда эшләүче кыз белән сөйләшеп киттек. Менә бергәләшеп 7 бала үстергән хатыным Әлфия белән шулай таныштык. Балаларның барысына да югары белем алырга ярдәм иттек. Үзебез дә аз михнәт күрмәдек, алар бездән яхшырак тормыш итсеннәр дип көчебездән килгән кадәр барысын да эшләргә тырыштык.

Оешма җитәкчеләре аракы эчми, тәмәке тартмый торган Фуат абыйны нык хөрмәт итәләр, кранчыга укырга җибәрәләр. Шуннан бирле лаеклы ялга чыкканчы алыштыргысыз кранчыга әйләнә ул. Төнне төн димичә, ялларда да кирәк булса чакырып алалар. Йөкләрне зыян китермичән төяүдә Фуат абыйдан да ышанычлы кеше булмый. Ул елларда оешма 28нче мәктәпне төзүдә катнаша. Балалары, әти салган мәктәптә укыйбыз, дип сөенеп белем алалар анда.

Әйе, Фуат абыйның барлык эш стажы гына биш дистәдән артып китә. Әле 6 ел гына эшләмәвемә, ди ул. Лаеклы ялга чыккач та, балаларны аякка бастырыйк, дип эшен дәвам итә. Хәзер инде соңгысы – Зөһрәсе дә югары белем алган, үз гаилә учагын корырга әзерләнә. Олысы Фәрид – ЮТэйрда баш бухгалтер урынбасары; Заһит – геолог-геофизик, хәзер мебель ясау цехын ачып җибәрә, Зөлфия – маркетолог, кибет ачкан, файдасын тапмыйчан, хәзер поликлиникада идарә итүнең автоматлаштырылган системасында начальник; Рөстәм – эколог, хәзер риэлтер; Рәис – скважиналарны капиталь ремонтлау инженеры, “Сургутнефтегаз”да производство бүлеге начальнигы; Ришат – инженер, абыйсының цехында эшли.

“Барысы да фатирлы, киленнәр дә бик әйбәт, бүләксез килмиләр. Әлегә оныкчыклар юк. Балалар бик булышалар, еш кына санаторийларга юллама алалар, былтыр Төркияне дә күрсәтеп килделәр. Төмән янындагы барлык ял итү урыннарына да алып барганнардыр. Кулигасы, минераль сулы чыганаклары, аквапаркы, Тараскуль, Ахман ял йортлары һәм башкалар – берсе дә калмады. Өйдән ерак түгел зур гына бакчабыз бар, анда бергәләшеп бәрәңгесен, башкасын үстерәбез”, - дип сөйли Әлфия апа. Әлфия апа үзе монда да почта бүлегенә урнаша, балалар арта башлагач, җыештыручы булып керә. “Иртән идән юып кайтасың да, көне буе өйдә, балаларга күбрәк вакыт кала, - дип искә ала хәзер. – Олысы Фәрид мәктәптә шахмат белән шөгыльләнә башлады, аның артыннан башкалары да шул түгәрәккә язылдылар, барысының да диярлек 1 рязряд. Заһит, Зөлфия илнең төрле төбәкләрендә ярышларда катнаштылар, яхшы укыдылар. Урамда йөрергә вакытлары булмады. Китап укырга яраталар иде. Мин бик күп төрле матбугат яздырдым. Төрле газета-журналлар безнең өйдә мулдан иде”.

Фуат абый җырларга да яраткан, әле 75 яшьлек юбилеенда гына киленнәре Надя чакырган Әбүзәр Миннебаев уйнавына рәхәтләнеп бии дә. Җор телле, шаян сүзле, хаҗ гамәлләрен дә үтәгән Фуат Гыйльман улының аш-суга оста, киң күңелле, ягымлы, тырыш Әлфия апа белән дус, тату гомер итүләренә дә тиздән 50 ел була икән.

Фуат Исхаковның 3 мартта булачак туган көне белән барлык ул-кызлары, килен-кияүләре, оныклары ихлас күңелдән тәбриклиләр.

Кадерле әтиебез, бабаебыз!

Без сине бик яратабыз! Сәламәтлек ташламасын сине, шулай шат йөзле, акыллы сүзле киңәшчебез булып озак еллар гомер ит.

Гаиләнең йөрәге син,
Хатын-кызның терәге.

Яраткан әти, сөйгән ир
Зирәкләрнең зирәге.

Остасы җитмеш һөнәрнең,
Бигрәк эшчән, булган син.
Кояш булып балкыр өчен
Безгә бик тә кирәк син.

Бердәм булып, дус яшибез бергә,
Бәхет-кайгыларны бүлешеп.
Бер-беребезгә игътибарлы булып,
Шатлык бүләк итеп, күрешеп!

 

Әти-әни!

Күз нурыгызны бирдегез безнең өчен,
Йөрәк җылыгыз булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сезгә карап,

Безнең өчен бәхет сез булгач.

Барысы өчен дә рәхмәт сезгә,
Без сезнең белән горурланабыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума