Январь 2021 |
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ноябрь аенда безнең классташыбыз Нуригөл Мөбарәк кызы һәм аның тормыш иптәше Нурислам Нуриәхмәт улы Раимбакиевларның гаилә корып бергә яшәүләренә 50 ел тулды.
Алар икесе дә, пар килгән аккошлар кебек, тынгысыз, күңелләре белән бик матур кешеләр. Бәрәкәтле, лаек тормыш корып, әлегәчә яшәп киләләр.
Нуригөл Вагай районының Икенче Вагай авылында Кормандаевлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Зур гаиләнең беренче кызы була һәм әнисенең өй хезмәтендә зур ярдәмчесе булып үсә. Ул тырыш, тыйнак кыз буларак, кече энеләрен, сеңелләрен карауда зур булышлык күрсәтә.
Икенче Вагай сигезьеллык мәктәбен гел...
Татар халкының йолалары үзенчәлекле. Мәдәният көчле, милли рухлы. Хәзерге татар яшьләре ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап калырга һәм төрле шартлар нәтиҗәсендә югалганнарны торгызырга тырышалар. Милли бердәмлекнең төп линиясе туй тантаналарын әзерләү һәм уздыруда күзәтелә. Һәр халыкның туй традицияләре гасырлар буе үзгәрә, кайберләре югала. Туй күлмәген сайлауга карата булган мөнәсәбәт үзгәрешсез кала. Беренче чиратта бу кәләшнең киеменә кагыла. Заманча туй күлмәкләре еш кына Европа манерасына якынайтылган, әмма мәҗбүри милли төсмер белән була. Элек кәләш гаиләсе аңа кием тегү өчен...
Быел гаилә көне уңаеннан өлкәбез губернаторы “Ана даны” һәм “Ата фидакарьлеге” медальләре белән бүләкләнүчеләр арасында Вагай районының Лаймы авылында яшәүче Гөлнур һәм Әмир Айтбаевлар да бар иде. Әлеге аерымлык билгеләре күп балалы аналар һәм аталарның үз балаларын лаеклы тәрбияләүләре өчен тирән хөрмәтне һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуларын символлаштыра.
Айтбаевлар гаиләсендә 5 бала дөньяга килә. Гөлнур Равил кызы һәм Әмир Фәрит улы булдырган җылы гаилә учагында матур тәрбия алып, Юрмы урта мәктәбен тәмамлап, олыраклары һөнәри белем алырга Тубыл шәһәренә китәләр.
Хәзерге вакытта олысы...
Гомер уза, гомер узышларындагы төрле вакыйгалар, бергә хезмәт иткән якын дуслар күңелдән чыкмыйлар. Киндерледә яшәгән елларны еш искә төшерәм. Яшьлек еллары... Төрле яктан килгән укытучылар дус-тату, ярдәмләшеп эшләдек, җәмәгать эшләрендә бердәм булдык. Укытучыларның күбесе сугыш елы балалары иде. Күрәсең, юкчыллык, авырлыкларны күп күргән апалар тырыш, һәр эштә җаваплы булдылар.
Ямбай авылында туып-үскән, ә Киндерле авылына килен булып төшкән коллегам Динара Хәбибуллина белән дуслык җепләребез инде алтмыш елга якын сузылды. Динара апа - “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, авылдашларының уңышлары турында язганнарын укып...
Һәр авылда горурланып сөйләрлек, тырыш, уникаль гаиләләр бар. Сатылган авылында яшәүче Кутумовлар гаиләсендә Тубыл авиациясенә хезмәт юлын өч буын багышлый. Хөсәен Әхәт улы Кутумов авылның җидееллык татар мәктәбендә белем ала. 8 нче сыйныфны шәһәрнең 15 нче мәктәбендә тәмамлый. Кече вакытыннан зәңгәр күкнең сихри матурлыгына сокланган, авиациядә эшләргә хыялланган егеткә укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан әтисе дә иртә мәрхүм була, әнисе дә авырый. Хөсәен Әхәт улы мәктәпне тәмамлап, хезмәт юлын колхозда башлый.
17 яше тулгач, аны аэропортка...