30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Озын булсын гомерләр

34-5Бүгенге язмамны бик теләп, горурланып язам. Сүзем бердәнбер сеңелемнең (мәрхүмә) олы баласы белән килененең кыскача тормыш тарихы турында.

Вагай районы, Казанлы авылында яшәүче Асия Юрис кызы һәм Җәлил Хәлил улы Зимагуловларның гаилә корып бергә гомер итүләренә 16 августта 30 ел тулды.

...1990 ел. 16 август. Казанлы авылында яшь парларның никах - туй-мәҗлесләре үтте. Бер-берсен аңлап, киңәшеп, тугрылыклы булырга вәгъдә биреп, мөстәкыйль тормышка нигез салынды.

Шул көннән башлап, йорт хуҗасы Җәлил үзе туып-үскән йортны туздырмый, какшатмый, әти-әнисенең хәтерен, истәлекләрен саклап, яшь кәләшне шул...

Подробнее...

Яңа күршеләр

Мин күршеләрем Фәния белән Насибулла Әлмөхәммәтовлар турында язарга булдым. Алар яши торган йортта бер-бер артлы аларга кадәр күп гаиләләргә яшәргә туры килде. Болар 7 нче булалар. Кулдан-кулга күчеп йөргәнгәдер, ул йорт чисталык күрмәде диярлек. Насибулла хатыны Фәния белән 3 нче ел инде ул йортны чистарталар, рәткә китерәләр. Әлегә кышын Төмәндә яшәсәләр, җәен авылга кайтып йортны рәткә китереп, исәпләре авылда яшәп калу. Икесе дә бик эшчәннәр, чисталыкны яратучылар, җирнең кадерен белүчеләр.

Ишек аллары ялтырап тора, түгәрәге белән шау чәчәктә һәм бар әйбер үз урынында, бер чүп...

Подробнее...

Ике гает арасында никах уздырырга ярыймы?

Каян чыккандыр, безнең татар халкында ике гает арасында никах укытырга ярамый икән дигән сүз киң таралган. Янәсе, Рамазан ае тәмамланып, Ураза гаете узгач, Корбан бәйрәменә кадәр аралыкта (68-70 көн чамасы вакыт) никах укытырга, туй үткәрергә ярамый. Бу нәрсә белән бәйләнгән, каян чыккан сүз икәнен әйтә алмыйбыз, ләкин бу сүзләр нигезсез.

Ислам динендә ике Гает арасында да никах укытырга ярый, андый тыю юк. Мәсәлән, Шәүвәл ае, Рамазаннан соң килә торган, нәкъ ике гает арасындагы ай. Ә Хәнәфи мәзһәбенең зур галимнәренең берсе – Гали әл-Кари хәзрәтләре “Гайнел гыйлем” китабында...

Подробнее...

Россиядә күп балалы әти-әниләргә отпуск вакытын арттырырга җыеналар

Өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала.

Россиядә күп балалы ата-аналарга ел саен бирелә һәм түләнә торган отпуск вакытын 35 көнгә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта RT хәбәр итә.

Тәкъдим авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев. Ул шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка тиешле хат юллаган.

Кабул ителгән очракта, бу яңалык өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга кагылачак. Сухарев сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә йөкләмә зур, әмма хәзер аларның отпускларының дәвамлылыгы башка...

Подробнее...

Бабшановлар – “Ел гаиләсе-2020” призерлары

28-10“Гаилә” төбәк үзәгендә Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Гаризаларны кабул итү һәм материаллар бирү 12 апрельдә тәмамланды. Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты «Гаилә» төбәк үзәге белән берлектә «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының Төмән региональ этабы координаторлары булып торалар.

14 иң яхшы гаилә төбәк этабында «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә», «Авыл гаиләсе», «Яшь гаилә» һәм «Күп балалы гаилә» исемле биш номинация буенча алдынгы урыннарны билгеләделәр.

Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗан кызы һәм Илгиз Мансур улы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836