30

coronavirus2

48-15

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гаилә кояшы җылытып тора

24-1120нче гасыр башында илдә үзгәрешләр күп булды. Тарихка тирән кермичә генә, Татарстаннан Себергә гаиләләре, авыллары белән күчеп килгән татарларның монда яшәүләренә дә инде йөз елдан артык вакыт үтеп китте. Шулар арасыннан Сираҗетдиновларның гаилә капкаларын ачып керәбез. Алар үз йортлары белән Төмән шәһәрендә (элекке Яңавылда) яшиләр.

Гаилә әгъзалары – 90 яшен тутырып килүче Галиябану әби, аның улы Хөсәен, килене Фәйрүзә һәм оныкчыклары. Шушы гаиләдә килен белән каенана дус-тату 45 ел бергә гомер кичерәләр. Татарстаннан килгән татарларның күпчелеге Столыпин карары буенча Түбән Тәүде...

Подробнее...

Нидән башланды гаилә тормышы

22-1Шушы хәл Төмән шәһәрендә 1973 елның январь аенда башланды. Урамда зәмһәрир салкын. Ул елларны 50 градуска җиткән салкыннар еш кына булгалый иде шул. Нәкъ шул көнне шәһәрдә эшләп йөрүче Урманбаш авылының бер төркем кызлары: Рәйсә, Зөһрә, Рәйханә, Миңнегөл, Зәйнәп театрга җыеналар. Эшләрендә аларга бушлай билетлар биргәннәр. Яшь чаклар бит, һавадан таш явып торса да, аларга берни түгел. Кызлар очрашу билгеләнгән урында җыелышалар. Әмма, урамдагы салкын үзәкләргә үтеп керерлек, ә театрга әле иртә. Якындагы “Золотой ключик” кибетенә җылынырга керәләр. Кибетнең аулаграк бер почмагында басып...

Подробнее...

Бәхетле гаилә җылысында

Быел 15 майда халыкара гаиләләр көнен бәйрәм итә башлауга да 20 ел үтеп китте. Бәйрәмдә тәбрикләнергә лаек гаиләләр күп милләттәшләребез арасында. Алар турында без гел язып киләбез. Бу юлы Яркәү районының Рәгес авылында гомер итүче Нурия Исламетдин кызы Әминова гаиләсе белән таныштырып китәсе килә.

Нурия апа әтисе сугыштан кайткач дөньяга килә. Гаиләдә шатлыкның чиге булмагандыр ул туганда. Беренчедән, әнисенең ире сугыштан исән-имин кайта, икенчедән, кадерле сабыйлары туа, тормыш дәвам итә. Шулай тагын 3 бертуганы белән алар дус, бердәм булып үсәләр. Нурия апа Карбан һәм Маранка...

Подробнее...

Тормыш юлы үзе бер тарих

Олы тормыш юлын үткән Рита Гали кызы Таирова Бөек Ватан сугышы алдыннан өченче бала булып, 1939 елның 2 нче июнендә, Түбән Тәүде районының Эске авылында дөньяга килә. Бу сугыш чоры баласына тормыш жиңелдән бирелми, бәхетен сугыш урлый. Әтиләре сугышка китә. Әниләре Сәгыйдә апага берсеннән- берсе кече өч нарасыйны күкрәгенә кысып, күз яшьләренә юынып, төнне-көнгә ялгап эшләргә туры килә. Олырак кызлары Сара белән Сәлимәне үзеннән калдырмый эшкә йөртә. Ә инде бар авырлык кечкенә Ритага төшә - печәнгә барсалар да, урак урырга да бергә йөртәләр.

Я күршеләргә күз-колак булырга кушып...

Подробнее...

Күпне күрдең, әбекәй...

17-6Яркәү районының Сорокино авылында күпне күргән, авыр елларның ачы җилләренә каршы торып бөгелмәгән, сыгылмаган Хәкимә Мостафа кызы Мостафина яши. Ул 1924 нче елның 12 апрелендә дөньяга аваз сала. Бала чагыннан ук укуга сәләтле кыз рус телен бик яхшы үзләштерә һәм аңа аның үткенлеге, чаялыгы, тормышта уңганлыгы да кушыла. Яшьлегендә Биктәр авылыннан баржаларга төялгән бөртекле ашлыкны Тубыл елгасыннан Төмәнгә кадәр озата бара, су буйлап сәяхәт бер айга якын сузыла.

Пристаньга килеп җиткәч тә, башта ашлык бушатылып беткәнче, аннары аның урынына район кибетләренә азык-төлек, тауар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836