coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Озын булсын гомерләр

30-4Алты ел элек, Икенче Вагай авылы клубына, ветераннарны чакырып, 12 кешедән торган ансамбль оештырдык. “Иртеш моңнары” дигән исем куштык. Төрле үткәрелә торган чараларда, ярышларда катнашып, яшьлекнең ахыры, картлыкның башы дип әкрен генә яшәп барабыз. Кушылышып, барыбызга да матур күлмәкләр тектердек, алъяпкычлар да сатып алдык. Ансамблебездә арабызда өлкән яшьтә булуларына карамастан, ике апа катнаша: Мәрзия Хәсән кызы, Шәүхия Закир кызы. Без аларга зур рәхмәтле. Икесе дә оста җырчылар, ә Мәрзия апа дөбердәтеп оста биюче дә. Язмамны өлкән апаларның берсе – Мәрзия апага багышлыйм.

Мәрзия Хәсән...

Подробнее...

Язмышы - тимер юл

30-5Ваhап Газиз улы Әхмәтов Тубыл районы, Күкрәнде авылында Газиз Ваhап улы hәм Нәҗибә Насыйбулла кызы гаиләсендә 1950 елның 28 июлендә туа. Аңа бабасы исемен кушалар.

Ваhап абый акыллы, тыңлаулы булып үсә. Ул кечкенәдән музыка ярата hәм туган авылыбызда укытучы булып эшләгән, баянчы Рият абый Гарифхановтан дәресләр ала. Нотага карап баянда уйнарга өйрәнә.

Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, ул 9-10 классларны күрше авылы - Байкаловода укый. Анда ул бию коллективына йөри.

Ул вакытларда Байкаловода укытучы булып Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов эшли. Ул, бар яктан талантлы кеше буларак, бик...

Подробнее...

Хәтер мәңгелек...

Егерменче гасыр тарих битләренә язылып, меңнәрнең гомерен алган, ничәмә буынның бәхетен урлаган сугыш еллары артта калды. Алар турындагы хатирәләр генә онытылмый. Бу канлы сугыш юлларын үткәннәрнең арасында бик күп милләттәшләребез, татар егетләребез һәм кызларыбыз бар. Кызганычка каршы, аларның күпләре чит-ят җирләрдә азатлык өчен башларын салдылар. 1994 елны Екатеринбургта басылып чыккан Төмән өлкәсенең “Хәтер китабы”н кулга алып, беренче битен ачу белән татар фамилияләрен күрәсең.

Ялутор районын ачсаң, Миннегали абый Абайдуллин- нан башлана. Сугыш афәте кагылмаган, ишек шакымаган...

Подробнее...

Авылдашларыбыз

Хәсәнә Бәгәу кызы Уразаева күп еллар элек безнең авыл клубына эшкә килә. Шул вакыттан кырык ел вакыт үткән.

1977 елны клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый ул, ә клуб җитәкчесе Нәсим Хәнәфи улы Рафиков иде. Китапханәче эшен Рәүфә Хәнәфи кызы Абдрахманова алып барды, кино күрсәтүче Туктасын Вахит улы иде.

1986 елны Рәүфә апа Бигәтен авылына күчеп киткәч, Хәсәнә Бәгәу кызы китапханәгә эшкә керде һәм бүгенге көнгә кадәр эшли. Монда үз ярын табып, Зиннәтулла Зәйниалим улы Абдубакиевка (кызганычка каршы иптәше вафат) тормышка чыга, алар бер егет үстерәләр. Хәзерге көндә улы, килене...

Подробнее...

Җир җиләге файдасы

Ел буе авыз итәр өчен җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә!

Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. Аның составындагы тимер, бакыр, марганец, цинк – организм өчен бик кирәкле матдәләр исемлегендә.

Башка «тугандашлары» кебек үк, җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Ул организмның стресска...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836