tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Игелекле гомер

38-320 сентябрьдә мөхтәрәм авылдашым, коллегам, укытучыбыз, шагыйрәбез Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиева үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый.

Ялутор районы, Бумаер авылы кызы Рәшидә апа 1950 елда Хуҗайланга килен булып төшә. Апада миңа укырга туры килмәде. Ул югары классларда ана телен укытты. Шулай да мәктәпкә кергәнче, безне, бала-чаганы, үзенә каратып өлгергән иде. Чибәр, көләч йөзле, матур тышкы кыяфәте белән, тыйнак, ипле-җайлы, күңел күтәренкелеге, олы-кечегә ихтирамлы булуы белән безне сихерләп куйган иде үзенә.

Сугаштан соңгы авыр еллар булуына карамастан, без мәктәптән кайтып, тамак ялгап алабыз...

Подробнее...

Мәүлекәй Юмачиков

Мәүлекәй Юмачиков – XIX гасырда яшәгән татар шагыйре. Мәхәббәт шигырьләре язган.

Г.Чокрый, М.Акмуллалар замандашы булса да, М.Юмачиковның әдәби иҗат эшчәнлеге 70 нче елларда гына башлана. Шуңа да карамастан, ул укымышлылар арасында бик тиз популярлык казана. Ул чор әдәби тәнкыйте бу хакта: «Шул сәгый вә гыйрәте сәмарәсе уларак, бу кешенең исеме, Кырым «Тәрҗеман» гәзитләрендә күрелгән соң, рус гәзитләрендә вә Гареб гәзитләрендә дәхи күрелде», – дип яза. Архивта да аның хакында материал бар: «Мәкәрҗә бәете» (1879) басылып чыкканнан соң, М.Юмачиков шул бәет калыбында, аның аерым юлларын...

Подробнее...

Якташыбыз Габдрәшит Ибраһимов

35-12Кулымда ике томнан торган җыентык, ул безнең якташыбыз Габдрәшит Ибраһимов турында. Аны 1986 елда төрек галиме - белгече Мәхмәт Паксу язган. Истанбул шәһәрендә, дин әһелләре семинарында катнашкан вакытта, автор белән сөйләшеп, танышып, безнең якташыбыз турында сүз булды һәм китапның авторы – Мәхмәт әфәнде миңа ошбу җыентыкны бүләк итте. Әлбәттә, Г.Ибраһимов турында үзебездә дә бер хәтле мәгълүмат бар, ә менә болай, зур  күләмдә, әле юк иде. Киләчәктә, бәлки, ошбу китапны үзебезнең татар һәм рус телләренә дә тәрҗемә итәрбез дигән теләктә калам.

Габдрәшит Ибраһимов 1857 елның 23 апрелендә...

Подробнее...

Үзе дә дастан, моңлы бер җыр иде

(Татар халкының атаклы галимәсе, якын дустыбыз Флора Әхмәтова-Урманченең 80 еллыгы уңаеннан).

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, фольклористика фәнендә үз сүзен әйткән, аңа 40 елдан артык гомерен биргән галимә, күренекле  җәмәгать эшлеклесе Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче исән булса, 2015 елда сиксән яше тулган булыр...

Подробнее...

Рәхмәтемне белдерәсем килә

“Яңарыш” хезмәткәрләренә минем гади эчкерсез шигырьләремне халыкка танытканнарына хөрмәтемне һәм рәхмәтемне газета аркылы белдерәсем килде. Мең рәхмәтлемен күпкырлы сәләт иясе – бөек шәхесебез, “Яңарыш”ның беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовка, себер татарларын таныткан остазыбыз Якуб абый Зәнкиевка. Берсенең өметле күренәсең дигәне, икенчесенең – Булатның дәвамы бар икән дигән сүзләре зур этәргеч булдылар, бүген дә көч һәм илһам биреп торалар.

Бик тә рәхмәтлемен, безне агартып, яңартып барган “Яңарыш” кызларына, очрашулар, күрешүләр оештырган Тубыл татар үзәгенә, балаларга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836