30

coronavirus2

48-15

Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Абыйлы-энеле Садыйковлар

17-4Хәсәнҗан Сабир улы Садыйков - II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы орденнары” кавалеры. Ике орден белән фронтта бүләкләнә, өченчесен 1986 елны тапшыралар. Армиягә 1943 елның 3 январенда алына, аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Хәсәнҗан Садыйковны Молотов өлкәсе (Пермь крае), Кунгур шәһәренә 8нче запас укчы полкка җибәрәләр. Хәрби антны 1943 елның 23 февралендә кабул итә. Хәрби укуны үткәннән соң, 1943 елның сентябрендә хәрәкәттәге армиягә, Украина фронтының 20нче мотоукчы бригадасына озатыла. 1943 елның 31 декабрендә Житомир астында башы яралана. Киев шәһәрендә бер ай эвакогоспитальдә ята. Госпитальдән...

Подробнее...

Сикәлтәле тормыш юлыннан

6-3Һәр авылда да олысы-кечесенең хөрмәтен яулаган кешеләр була. Киңәш, ярдәм сорарга икеләнмичә һәркем аларга бара, Наил Әхмәт улы Мөхәммәтов та нәкъ менә шундыйларның берсе. Ул 23 ел Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә балаларга хезмәт дәресләрен алып барган, укучылары белән сыерчык оялары, урындыклар, көнкүреш кирәк-яраклары ясаганнар. Кыскасы, аларны олы тормыш юлына кирәкле һөнәргә өйрәтеп озаткан. 1996 елда лаеклы ялга чыккач та, көнозын үзенең остаханәсендә кайнаша. Авылдашларына өстәл-урындык, ишекләр, тәрәзә йөзлекләре ясый, мич сала, буралар бурый. Нинди эшкә тотынса да кулыннан килә...

Подробнее...

“Рәхмәтле сиңа җир уллары”

22 январь көнне Тубылның себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрәбез Галия Абайдуллинаның 2015 елда дөнья күргән “Шигырьләремнән мине эзләгез” китабына багышлап “Тынгысыз җан” исеме белән зур кичә үтте. Үзәк хезмәткәрләре бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Кунакларны, кичәдә катнашучыларны матур итеп каршы алып, озатып, концерт номерларын чыгышлар арасында күрсәтеп бардылар. “Мирас” ансамбленең биюләре, “Сүзге” вокал ансамбленең җырлары, бигрәк тә шагыйрәнең ике оныгының әбиләрен котлап зур җылылык белән чыгышлары, үзәк артисты Хәсән Хучашевның җырлары берәүне дә дулкынландырмый...

Подробнее...

Укытучылар эшмәкәрлеккә киттеләр

Бизнес өчен авыр чор булуга карамастан, Вагайда яшәүче Моратовлар гаиләсе укытучы хезмәтен эшмәкәрлеккә алыштырдылар. Моңа “Үзмәшгульлек” дәүләт программасы ярдәм итә.

Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә гөрләтеп эшләп килгән бу гаилә турында газетабыз битләрендә язганыбыз бар инде. Марат Исаметдин улы Россиянең иң яхшы укытучысы исемен яуласа, тормыш иптәше Гөлсем – районның “Иң яхшы укытучысы” бәйгесе җиңүчесе булды. Балаларга үсеш өчен яхшырак булыр дип алар гаиләләре белән район үзәгенә – Вагайга күчеп киләләр. Үзләре шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлыйлар: бизнес-план төзиләр...

Подробнее...

“Мин бербөтен татар баласы”

Мин казанлы түгел, түгел себерле дә
Мин бербөтен татар баласы.

Милләтемә тугры хезмәт итеп,

Килә җирдә минем каласы.

                                                          Гөлфизәр Абдрахманова.

Гөлфизәр Абдрахманова әдәбиятка нәниләргә багышланган шигырьләре белән килеп керде. Иҗатының башында ук балалар өчен яза башлаган иде ул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836