Апрель 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сугыш елларындагы авырлыклар арасында, кечкенә генә шатлык чаткыларын тоеп, шуннан олы ямь таба белеп яшәгән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Абидә Мөхәммәди кызы Колбаева бу көннәрдә үзенең 95 яшен каршылады.
Абидә Мөхәммәди кызы авыр, шул ук вакытта кызыклы хәлләргә бай булган тормыш кичерә. Аның әти-әнисе ачлык, корылык елларында Татарстанның Мамадыш районынан “бәхет” эзләп Себер ягына килеп чыгалар. Җирле халык аларны бер дә хуп күреп каршыламый. Эшләр өчен җир бөтенләй бирелми, тамакларын туйдырыр өчен аларга ялланырга туры килә. Әнисе Гайшәне ата-анасы көчләп урта хәлле бер карт иргә...
Мәфрүзә Кашшафетдин кызы Мортазина тумышы белән Төмән районы, Талмы авылыннан. Ул тугыз балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар совхозда комбайнчы булып эшли, әнисе төне-көне фермада була. Балалар бу гаиләдә кече вакытларыннан эшкә, бер-берләренә ярдәм итәргә өйрәнеп үсәләр. Мәфрүзә башлангыч сыйныфларны туган авылында, аннары Ямбай мәктәбен тәмамлап, Тубыл авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка укып чыга. Балачак елларын искә алып: “Гаиләдә күп бала булсак та, муллыкта яшәдек. Әтием пойма да басты, тимерче дә булды, әнием шәл...
Җыр дәресләре укытучысы Вәлия Фирүс кызы Бакиева хезмәт юлын 19 яшендә башлый. Ул көн саен мәктәпкә шатланып, ашыгып килә. Башлангыч сыйныфлар пандемия вакытында да мәктәптә укуларын дәвам итәләр. Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбендә җыр дәресләрен алып баручы укытучы балаларны, сайлаган һөнәрен, дәресләрен яратып, зур тырышлык куеп эшли. «Пандемия чорында эшләү авыр түгелме? Укытучы хезмәтендә нәрсәләр үзгәрде?» - дигән сорауларга ул җавап биреп:
- Эшкә җаваплы карасаң, беркайчан да эш җиңел бирелми. Уңышларга ирешер өчен таләпчән булырга, эшләгән эшеңне, балаларны яратырга кирәк. Бер елга якын...
Үз милләтенең телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, яратып, аңа тугры хезмәт иткән шәхесләр Тубыл төбәгендә дә күбәя бара. Шундыйларның берсе – Айсылу Әбделмән кызы Юнысова дип әйтер идем. 2019 елның июль аенда шәһәр җәмәгатьчелеге милләтне берләштерердәй, яшь буынны үз традициләрендә тәрбияләү максаты белән ”Ак калфак” дигән оешма ачты. Монда Тубыл татар үзәге дә, Сәет Хисмәтуллин да, Римма Умитбаева, Нурилә Шамратова һәм башкалар да читтә калмадылар. Бу эшне кулай күреп, аның җитәкчесе итеп Айсылу ханымны сайладылар.
Ул эшләрне тирән тартмага салмый гына, күңел биреп...
Мин нигездә җирле халкымның тормышы, яшәү рәвеше, язмышы, тел һәм дин, гореф-гадәтләр, илем-җирем, табигать турында язам. Минем бу тыйнак кына, гади һәм эчкерсез хезмәтемә бәя бирепме, әллә мадти ярдәм итәргә теләпме, иҗатымны яратыпмы, булышырга теләүчеләр дә күренә башладылар. Аларга чиксез рәхмәтемне “Яңарыш”ыбыз аша да белдерәсем килә.
Себер татарлары өчен, аның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү нияте белән бар күңелен, җанын биреп, янып-көеп иҗат итүче шәхесләрнең берсе – Максим Сагидуллин дияр идем. Ул минем 3 китабымның себер татар телендә чыгуына сәбәпче дә...