tyumen

Безнең беренче сайт 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Арткавыл ничек яши?

46-2“Һәркемнең дә әти-әниләре, әби-бабайлары белән бәйле бик кадерле кече Ватаны була. Минем өчен ул – Арткавыл, ягъни Ирек, - дип яза иншасында Рият Абдубаков. – Мин анда туганмын, анда минем туган өем, дусларым. Төмән өлкәсендәге һәр татар авылы кебек аның да ике исеме бар. Берсе рәсми – Ирек, халык телендә Арткавыл, диләр. Өлкәннәр элегрәк елларда Түбән Бехтери дип аталганын хәтерлиләр. Аның янында Югары Бехтери авылы урнашкан булган. Бу  авылларның ирләре 1920-1930нчы коллективлаштыру елларында мулла Фазыл Шәфыйковның...

Подробнее...

Кеше гомерен минутлар хәл иткәндә

46-3Байкалово участок хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” машинасында 29 ел шәфкатъ туташы булып эшләүче Фәүзия Мәхтүм кызы Юмалетдинованы бу якларда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул үз һөнәренең остасы буларак, вазифасына зур җаваплылык белән каравы, көләч, ачык йөзле, кешегә шәфкатьле, ярдәмчел булуы белән авыруларның хөрмәтен яулаган. Ә шул ук вакытта тормыш иптәше Валерий Иванович Новоселов машина йөртүче буларак, гел янәшәсендә булып, авыруларның гына түгел, хатынының да иминлеген...

Подробнее...

Киң күңелле авыл халкына яңгыр киртә була алмый

30-1112 июльдә иртән Төмәндә бер болыт кисәге күренмәде, һава торышына өметләр зурдан иде. Ялутор шәһәрен узып, Яркәү районына кергәч, болытлар куерып, яңгыр сибәли башлады. Ниһаять, Россия мәдәнияте елы кысасында Тархан (Чечкино) авылының - 400, Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган бәйрәм – Авыл көне узачак мәйданга килеп җиттек. Бәйрәмгә зурдан әзерләнгәннәр. Матур итеп агачтан сәхнә ясалган, көрәш өчен матлар түшәлгән, менәргә багана куелган, атлар чабышы, армрестлинг, гер спорты өчен урыннар әзерләнгән һәм башкасы. Мәйданның төрле почмагында сәүдә нокталары ачылган, хуш исләр...

Подробнее...

“Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе

30-2Искер җирендә урнашкан чәйханәдә юрист, адвокат, үзешчән фотога төшерүче Фәүзия Марганованың “Себертатар кыслары” фотокүргәзмәсе куелган иде. Күргәзмә зур кызыксыну уятты. Рәсемнәрдә матур кызлар төрле ел фасылларын чагылдырып, милли киемнәрдә, бизәнү әйберләре, һәркайсына килешеп торган күлмәкләрдә горур карап торалар.

Үзе юрист, адвокат конторасында эшли, туган ягы тарихы белән кызыксынуы аны аспирантурага алып килә. Хәзер инде фоторәсемнәр төшерү белән дә шөгыльләнә.

- Кемдер әйткән сүз, кайсы вакыт яхшы эшләр башкарырга этәрә. Бу фоторәсемнәр белән кызыксынуым да...

Подробнее...

Бәйрәм шәп булачак

Төмән шәһәренең Журналистлар йортында, халыкны шәһәрнең 428-еллыгы планы белән таныштыру максаты белән пресс-конференция узды.

Мәдәният департаменты директоры И.Алексеева шәһәр көнен башка елларга караганда тагын да күңеллерәк, бәйрәм шәһәрнең төрле почмакларында киң колач җәеп үтәчәген белдерде. Җаваплы оешмалар җитәкчеләре: яшьләр сәясәте һәм спорт буенча департамент директоры урынбасары С.Субботина, “Шәһәр китапханә системасы үзәге” директоры С.Молонок, “Төмән яшүсмерләр китапханәсе” директоры Н.Иванова, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Л.Кәримова, “Мимикрия” театры директоры...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836