log v2018

tyumen

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

“Кышкы төшләр”

50-118нче декабрь көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараеның татар мәдәнияте бүлеге һәм шәһәр татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары катнашында “Кышкы төшләр” дип исемләнгән концерт үтте. Аны матур шигъри юллар кулланып, һәр чыгыш ясаучы турында мактау-соклану сүзләрен җәлләми, аларның уңышларын барлый-барлый татар мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова белән Эмиль Юсупов алып бардылар. Үзләренең яраткан тамашачыларына регионара бәйге-фестивальләрдә катнашып дәрәҗәле исемнәр яулаган “Дуслык” халык җыр (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров), “Әхтәмүшки” халык җыр (Ә.Назыров), “Нур”...

Подробнее...

“Умырзая” ансамбле юбилеен уздырды

50-1229нчы ноябрь көнне Кактамак авылы клубында оештырылган “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итте. 5 ел әллә ни зур дата түгел дип уйланса да, умырзаялылар өчен ул бик мөһим. Чөнки күпме көч түгелгән, күпме шатлыклы очрашу-күрешүләр, уңышлы чыгышлар, хәтта үкенү, югалтулар да булган. Тормыш бит бу, әлбәттә, бары да булгандыр, ләкин бу көнне умырзаялылар үзләренең яраткан тамашачыларын зур әзерлек һәм күтәренке рухта каршыладылар. Әлеге хатын-кызлар ансамбленә җан өрүче Ильмира Гарипова сәләтле, мәдәният эшенең асылын яхшы белгән җитәкче.

Ул Төмән шәһәрендә бүгенге...

Подробнее...

Рауды авылында мәүлет бәйрәме

Ялутор районы, Рауды авылында авыл мөселманнары советы һәм Саҗидә Сайретдин кызы Юсупова оештыруында беренче мәртәбә Мәүлет бәйрәме узды. Бай ризыклар белән тулган бәйрәм табынын авыл ветераннар советы активлары әзерләп, халыкны сыйлап тордылар. Чараның тантаналы өлешендә мөселманнарны котлап Рауды авыл хакимияте башлыгы Рифхәт Хәйретдин улы Басыйров чыгыш ясады. Ул: “Мәүлет бәйрәме авылларда гына түгел, район күләмендә уздырыла хәзер.

Без төрле милләт халкы белән үзара дус, аралашып яшибез. Киләчәктә дә бу гадәтләрне саклап, бер-беребезгә игътибарлы булып, хөрмәт итеп яшәргә, дини...

Подробнее...

Сәламәтлек сагында торучы

47-10Гөлнур Зәйнулла кызы Хәлилова 2012 елда 100 еллыгын билгеләп узган Байкалово участок хастаханәсендә 37 ел участок шәфкать туташы булып эшли. Бу авылда туып-үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач, Тубыл медучилищесына укырга керә. 1979 елда балачактан хыялланган һөнәре буенча кулына таныклык алгач, туган авылына кайта. Шуннан бирле ул язмышын авылы һәм хастаханә белән бәйли. Гел шат йөзле, кешегә ихтирамлы ханым үзенең вазифасы турында: “Безнең карамактагы участокта 1030 бала. Аларның 650се мәктәп укучылары, 80 бала – балалар бакчасына йөрүчеләр. Билгеле булганча, авыруларны кабул итү...

Подробнее...

Фидакарь хезмәт ияләре

47-12Медицина хезмәткәрләренең эше мактаулы. Бөтен кеше шушы тармакта эшли алмый. Аның өчен югары интеллект, интуиция, күзәтүчәнлек, эмоциональ тотрыклылык, җаваплылык, түземлелек, миһербанлылык, оптимистлык, игътибарлылык, әдәплелек һәм башка сыйфатларга ия булу мөһим.

Тубыл районы, Байкалово  участок шифаханәсе авылның нәкъ уртасында, куе агачлар арасында урнашкан. Бер катлы бинага кергәч, безне медицина хезмәткәрләре хуш күреп каршы алдылар. Монда милләттәшләребез дә намуслы хезмәт башкаралар. Без алардан эшләре, үзләре турында сораштык.

Акушерка Рәбига Карым кызы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836