tyumen

 ___2

Безнең беренче сайт 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Баеш мәчете хәлләре

39-7Вагай районы, Баеш авылы мәчетен Нурикамал Хәкимҗан кызы Хучашева 2010 елдан бирле карый. Бу җаваплы вазифаны ул үз теләге белән кабул итә. Һәм хәленнән килгән хәтле мәчет эшен рәткә салу, төзекләндерү, җиһазлау өстендә тырышып эшли. 2013 елда авыл мөселманнары дини оешмасы булдырылгач, халык аны бертавыштан оешма рәисе итеп сайлый. Нурикамал Хәкимҗан кызы белән без Төмән шәһәрендә Ураза гаете көннәрендә очрашып сөйләштек. Авылдашларының ышанычын акларга тырышкан ханым яңалыклар белән бик теләп бүлеште. “Хәким ата җирләнгән астанабызга хәтта чит төбәкләрдән “кече хаҗ”га дип киләләр. Җыелган...

Подробнее...

Кыткүлнең мөхтәрәм өлкәннәре

39-1Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылына балачакта кунакка еш бардым. 1980 елларда әниемнең сеңлесе биредә фельдшер булып эшләде. Әтием атна саен балык тотарга күлгә төшә иде. Балачакта ашаган Кыткүл табаннарының тәмлелеген башка бернинди балык белән чагыштыра алмыйм. Авыл табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Тирә-ягын мәһабәт Себер урманнары уратып алган, ерак-еракларга чәчүлек кырлар җәелеп киткән. Авылның эченә транспорт керми, җәен урамнар яшел чирәм белән каплана. Сиртмәле коеларга карап сокланасың. Монда озак еллар “Большевик” колхозының сарык фермасы эшләде, 1990нчы елларда да таркалмады...

Подробнее...

Мактауга лаеклы укытучы

27 нче сентябрьдә Люция Гариф кызы Гомәровага 75 ел тула. Ул 40 елдан артык Ямбай урта мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләде. Югары белемле, тырыш укытучыны мәктәп мөдире һәм укытучылар класстан тыш оештыручы һәм директор урынбасары итеп билгеләделәр.

Люция Гариф кызы 1956 елда ерак Омск өлкәсе, Большеречье районы, Чарналы авылыннан Тубыл дәүләт институтына укырга килә. Әнисе Мәрзия апа Кормашева Омск шәһәрендә башлангыч классларда укытучы булып эшли. Иптәше Гариф дөнья куйгач, ул апасы Әминә белән нәни кызларын алып шушы Чарналы авылына килеп төшә һәм анда укыта башлый. Укытучы эш...

Подробнее...

Ак халатлы фәрештәләр

Быел 9 нчы Вагай район шифаханәсендә ике кабат дәваланырга туры килде. Бу турыда газетага язуымның сәбәбе: биредә бик күп милләттәшләр эшлиләр. Алар – Венера Нигъмәтулла кызы Сәетова, Сабина Нурмөхәммәт кызы Әйтбаева, Клариса Рафаэль кызы Кармышакова һ.б. Клариса ханым шифаханәнең терапевтлар бүлегендә бик озак еллар эшли. Ул үзенең тыйнаклыгы, кешелеклелеге, үз һөнәренең остасы буларак һәкемнең күңелен яулый. Ул һәрвакыт ак халат, перчатка, маскада гына йөри.

Шундый игътибарлы, сабыр, түземле, кеше сәламәтлеген кайгыртучы, хәлен аңлаучы кыз үстергән әнисе Мөхибҗамал Әбүзәхмәт кызы...

Подробнее...

Чәчәкләр – матурлык чыганагы

Җәен Киндерленең Механизаторлар урамында булырга туры килде, атаклы сыер савучы, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алган Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова йорты янында тукталдым. Аның хезмәт юлы 13 яшеннән әнисе белән бергә фермада сыер савудан башлана. Элек кул белән сауган булса, соңгы елларда гына машина белән эш итү бәхете насыйп була. Аңа 82 яшь, сәламәтлеге какшаган, шуңа карамастан яшелчәсен, бәрәңгесен утырта, кош-кортлар асрый, хуҗалык та үз җилкәсендә.

Тәрәзә алдындагы рәшәткә эчендәге чәчәкләрен чүп үләннәрдән арындырып йөри икән. Юл аркылы күршесе Нәркизия...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836