coronavirus2

tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Халык сәнгате” бәйгесендә

14 февральдә Яркәү районында бөтен татар авыллары клублары, мәктәпләре катнашында “Халык сәнгате” бәйгесе булып үтте. Катнашучылар – өлкәннәр, яшьләр, балалар булды. Алар һәрберсе татар халкының бай иҗатын, матурлыгын, үзенчәлеген, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, хәзерге вакытта ничек гомер итүләрен күрсәттеләр.

Моңлы җырлар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, матур биюләр – бары да ел буена онытылмаслык тәэсир калдырды. Киләсе елларда да исән-сау булып катнашырга насыйп булсын иде.

Безнең Яңа Кәешкүл клубыннан “Нур” ансамбле катнашты. Ансамбльне оештыручы Закирә Ишбулаева иде, хәзер ул...

Подробнее...

Себер татар шигъриятен яратучылар җыелдылар

10-13Бу көннәрдә өлкә себер татарлары язучылары берлеге һәм өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең кунакханә залында “Кайран себер телгенәм” дип аталган шигърият кичәсе узды. Чараны язучылар берлеге җитәкчесе Клара Кучковская ачып, кунакларны җылы сәламләгәннән соң, ул берничә китап авторлары булган өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова белән Вагай районы автономиясе рәисе Фәрхәт Шаморадовның өлкә себер татарлары язучылары берлегенә кабул ителүләрен әйтеп, аларга таныклыклар тапшырды.

Оешманың яңа әгъзаларын котлаганнан...

Подробнее...

Бәхете укытучылык хезмәтендә булды

Укытучы – мактаулы, шул ук вакытта, зур җаваплылык таләп итә торган катлаулы хезмәт. Безнең шәһәрдә йөзләгән педагог мәктәпләрдә укучыларга белем, тәрбия бирә.

Нурилә Шамратова педагогик хезмәтен 1984 нче елдан Вагай районында башлый, 1988 нче елдан 15 нче мәктәптә дәвам итә. Нурилә башлангыч класс укытучысы, татар теле, әдәбияты фәнен дә алып барган, җәмгыять эшләрендә дә актив. Ул ике ел мәктәп музеенда, җиде ел профсоюз оешмасы җитәкчесе дә булды, 20 ел җәйге балалар сәламәтлек саклау лагере эшенә җаваплы, Тубыл татар милли-мәдәни автономиясендә башкарма директор вазифасын...

Подробнее...

“Мин - үз халкымның кызы!”

9-10Кышкы айларның берсендә безнең Ямбай китапханәсендә себер язучысы Клара апа Кучковская белән очрашу үтте. Монда шагыйрәнең иҗатын яратучы апалар һәм каләмдәше Сәгыйть абый Сагитов булдылар. Бу очрашу күңел ачып, үткән вакытларны искә төшереп һәм рухи сөйләшү кебек үтте.

Чара рубрикаларга бүленде һәм һәр өлештә язучы үзенең тормыш юлын, фикерен сөйләп китте. Иҗат юлының нигезен Клара апа тормыштагы истәлекләре белән бәйли. Китапханәгә килгән китап яратучы апалар укыган әсәрләре белән фикер бүлештеләр.

Себер телебездә язылган Клара Латыйп кызының шигырьләрен тыңладык. Аларда - безнең себер...

Подробнее...

Әсирлектә булган Байчурин

9-11Батыр якташларыбыз, утны-суны үтеп чыккан, сугыш кырларында геройларча көрәшкән, немец-фашистлар белән сугышкан ветераннар турында язмаларны дәвам итәбез. Аларның - ошбу язмаларның иге-чиге юк. Абый-бабайларыбызның батырлыкларын күреп, горурлык хисләре белән шаккатасың.

Сәфәр Юсуппай улы Байчурин 1904 елның 4 июнендә Төмән районы, Муллаш авылында дөньяга килә. 1926 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елда көнчыгышта - Кытай читендәге - Маньчжуриядәге сугышларда катнаша (кавалерист була). Туган авылына кайтып, озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлангач, 27 августта ук сугышка алына.

Хәрби...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836