tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Әни коймагы

(Хикәя)

Авыл үренә җитәрәк, Сөмбел, машинасын туктатты да, чыгып, тирә-якка күз салды. Үзен өзелеп көткән әнисен тизрәк кайтып кочып алырга, үлеп сагындырган туган йорт бусагасы аша тизрәк атларга ашкынса да, күңеленә сабырлыгын җыеп, ул кайчан кайтса да шушы урында бер мәлгә тукталып ала. Бу үрдән кечерәеп барган туган авылы Тукран уч төбендәге кебек күренеп тора. Көзнең әле иң купшы, иң гүзәл мәле. Рәссам-табигать осталарча, нәзек пумала белән салып киткән буяулардан күз камаша. Авылны уратып алган тирәкләр алтын-бакырдан чигелгән күлмәкләренә үзләре дә соклана кебек... Сөмбелнең бите...

Подробнее...

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүчеләрне семинарга җыйдылар

27-13Мәскәү дәүләт университеты һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы тырышлыгы белән 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне укыту семинарының беренче этабы гамәлгә ашырылып, ул барлык федераль округларда үткәрелде һәм аларда барысы 2400 кеше катнашты. 26-28 июнь көннәрендә “Россия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” проектын укыту семинарының икенче этабы Төмән шәһәренең өлкә Думасы бинасында узды.

Семинарның тантаналы ачылышында катнашучыларны милләтләр эшләре буенча Россия Федераль агентлыгы җитәкчесенең...

Подробнее...

Пенсиядә дә актив тормыш дәвам итә

27-14Гомере буе эшлисең, пенсиягә чыгармын да, рәхәтләнеп өйдә ятармын, дип уйлаучы кешеләр аз түгел. Ләкин тормыш син уйлаганча гына бармый шул. Берәүләр онык карарга булышса, икенчеләрнең дүрт стена эчендә утырып күңелләре була һәм кызыклы, файдалы чаралар эзли башлыйлар. Төмән шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә Дәүләтшинаның бер генә буш көне дә юк, аның барасы җирләре алдан язылып куелган. Менә инде ничә еллар ул Төмән өлкә геронтологик үзәге белән таныш. Ул андагы «Өченче яшь университеты” проекты белән таныша һәм аның берничә факультетында укып та чыга.

Ул - өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең...

Подробнее...

Көтеп алган Сабантуй

26-316 нчы июньдә Тубыл шәһәренең Александр бакчасында милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды. Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, догалар укып, сәхнә алдына җыелган тамашачыларга җылы теләкләрен теләде. Шәһәр башлыгы урынбасары Иван Нефидов, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең беренче җитәкчесе Әнәс Гаитов күпмилләтле шәһәр халкын бәйрәм белән котладылар. Алар гореф-гадәтләребезне саклап яшәгән тубыллыларга сәламәтлек, имин, тыныч тормыш...

Подробнее...

“Социаль йолдыз” исеменә ия булучы

26-5Төмән шәһәр хәйрия фонды үсешенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә Анастасия Горбейның “Нур” регионара татар мәдәниятен үстерү иҗтимагый фонды президенты Фәридә Сәгатәтдин кызы Бабина турында язган проекты югары бәя алып, Фәридә Сәгатәтдин кызы “Киң әйләнеш” (“Шире круг”) номинациясе буенча “Социаль йолдыз” исеменә лаек булды. Чын күңелдән аны уңышлары белән котлыйбыз!

(Редакция).

Мин Фәридә Сәгатәтдин кызы Бабина белән 2018 нче елда таныштым. Волонтер буларак, сугыш ветераннары һәм инвалидлар йортына йөрим...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836