tyumen

Безнең беренче сайт 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

“Уразаларыбызны Аллаһы кабул итсен”

29-9Ураза гаете быел 5нче июльгә туры килде. Бу көнне шәһәр халкы иртәсе белән мәчеткә ашыкты. Шәһәрнең ике мәчете дә халык белән шыгрым тулы булды. Сыймаганнары мәчет алдындагы мәйданчыкка намазлыкларын җәеп урнаштылар. Яңа мәчеттә тубыллыларны шәһәр башлыгы Владимир Мазур котлады. Ул  дин юлында булганнарга сафлык, изге гамәлләр, игелекле эшләр  башкаруларын теләде. Мәчетнең имам–хатыйбы Ибраһим Сухов губернатор В.Якушевның котлавын укыды, гает намазы алдындагы вәгазьне Мәскәү кунагы - Россия мөфтиләр шурасы...

Подробнее...

Дин әһелләре Гает белән котладылар

29-8Ураза ае тәмамланып, Гаеткә кергәч, Төмән татар мәдәният үзәгендә бик зурлап Ураза бәйрәме уздырылды. Барлык чакырылган кунакларны мул итеп әзерләнгән табыннар, мөселманча озын күлмәкләрдә, ак яулыклы үзәк хезмәткәрләре якты йөз белән каршы алдылар.

Әйе, изге айда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Ураза тотып, тәравих намазлары укып, кадер кичәсен каршы алып, фитыр садакалары таратылып, әлхәмдүлиллә, Гаеткә кердек.

Менә шул тәртиптән мөселманнарны чакырып, аларны бәйрәмдә сыйлап, Аллаһы Тәгаләне зурлаган өчен үзләрен дә зурладылар. Өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт...

Подробнее...

Төрле милләт халкын җыйган бәйрәм

29-10Бу көннәрдә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты артында урнашкан фонтаннар мәйданында Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяте оештыруында Ураза бәйрәме уздырылды. Көн искиткеч матур иде, болытлар мәйданны урап уздылар. Халык бик күп җыелды. Аны “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты каршында эшләп килүче татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды.

Азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Рамин хәзрәт чараны Коръән сурәсе укып ачты. Төмән районы, Олы Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдин халыкны программа белән таныштырды. Милләтләр буенча өлкә...

Подробнее...

Ураза гаете “Алтын принц”та

31-4Төмәннең “Алтын принц” тантаналар йортына өлкәнең төрле шәһәрләре һәм районнарында урнашкан татар авыллары мәчетләрендә эшләүче имамнар, дини оешмалары рәисләре, шулай ук шәһәребездә яшәүче ай буена ураза тоткан мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәменә җыелдылар. Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мондый чараны 12нче ел рәттән оештыра. Бәйрәм үткәрергә казыятка милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин булыштылар.

Бәйрәмне изге догалар теләп Фатыйх хәзрәт...

Подробнее...

Казан үзенә тарта

31-5Төмәндәге “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов җиде елдан бирле якташларын мәркәзебез Казанга сәяхәткә алып бара.

Июнь һәм июль айларында барып кайтты инде, тагын теләүчеләрне туплый. Ә инде 30 август – Татарстан Республикасы көненә туры китереп Казанга баруны ул гадәткә әйләндерде.

Татарстан, Казанга барырга теләүчеләр бармы икән? Төрле яшьтәге татарларның күңеле ник Казанга омтыла? Бу сорауларга җавап эзләп Фәриднең үзе белән аралаштым.

- Бу турны ни өчен оештыра башладың?  

- Үзем иҗтимагый оешманы җитәкләү чорында Казанга бик күп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836