tyumen

 ___2

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Язучыбыз истәлегенә

8-59нчы февральдә Я.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Бөек Ватан сугышы ветераны, РФнең атказанган укытучысы  Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган очрашу үтте. Чарада “Иртеш таңнары” романыннан “Кичке уеннар”ны искә алганнан соң, әби белән оныгы рольләрен уйнаучы укучылар язучының әсәрләре турында әңгәмә оештырдылар. Алар Я.Зәнкиевның тормыш юлын сөйләделәр, аның хатыны Рәшидә апаның иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

...

Подробнее...

Минем горулыгым

8-9Йөрәгемнең иң түрендә,
Иң кадерле әтикәү.

Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әтикәү.

Әтикәвем  минем матур,
Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,
Ул өйгә килеп кергәч.

Минем әтикәвемнең исеме Гарифханов Әдип Хәким улы. Әтикәү 1940 нчы елның 20 августында Тубыл районы, Ләчек авылында дөньяга килгән. Аның яшүсмер вакыты авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе 1942 елны сугышта Волхов фронтында һәлак була. Әнисе кулында биш ир бала кала – Якуб, Әнвәр, Әбил, Зиннур, Әдип. Иң кечеләре минем әтикәү була. Әнисе барысын да аякка бастырып, кеше итә. Аның әнисе Асия әбигә җиңел булмый, ул...

Подробнее...

Игелекле булуыгызны боерды

8-7Быел тагын бер хөрмәтле зат – Яркәү районының  Дубровное авылында яшәүче Хәмзә Әминов 90 яше тулган көнен күрү бәхетенә иреште.

Хәмзә Хәкимҗан улы Төмән районының Муллаш авылында туа. Авыл мулласы булган атасын 1930нчы елларда  яла ягып “халык дошманы” дип төрмәгә утырталар. Бөек Ватан сугышы алдыннан кайтарсалар да, тагын алып китәләр, шуннан юкка чыга. Соңыннан гына аның атылган хәбәрен ишетәләр. 2 абыйсы да сугышта һәлак булгач, Х.Әминов әнисе белән аның туган авылы – Түре авылга юл алалар. Яшүсмер бала барлык сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә тоеп үсә. Соңыннан машина...

Подробнее...

Соңгы ветеран

8-10Тубыл районы, Күкрәнде авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Алимчан бабай Айтбаков (өстәге рәсемдә) хатыны Сәхифә апай белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер аларның оныкларының да бала-чагалары зурайгандыр инде. Алимчан бабай инвалид булса да, шат күңелле, сүзгә бай, моңлы татар көйләрен скрипкада сыздырып уйный иде. Әнкәмнең абыйсы - Сәлах Вәлишә улы Атульшин белән окопта очрашканнары турында сөйләгәнен башымнан үткәреп, шигъри язмага әйләндердем. Сәлах Вәлишә улы Тубыл шәһәренең педагогия училищесын тәмамлап, бергә укыган иптәше Камал Мәҗит улы Моратов һәм башкалар, беренчеләр булып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836