30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Кышкы сабантуй”га – тимераякта шуарга

5-4Яңа ел каникулларында, аннары январь аеның зәмһәрир салкын көннәрендә йокымсырап йөргән яшьләребезне уятып, кузгатып җибәрү максаты белән өлкә татар яшьләре бердәмлеге “Кышкы сабантуй” уздыра. Әлеге чара Төмән шәһәренең “Прогресс” спорт комплексының боз аренасында 31 нче январь көнне 20.00 сәгатьтә башланачак. “Килүчеләр һич тә үкенмәячәкләр! Ике сәгать буена бергәләп бозда шуып, үзара аралашып, танышып, ял итеп, бары тик позитив, күтәренке күңел көче алып кайтачаклар. Моның өчен без татар халкының милли бәйрәмендә үткәрелә торган ярыш-бәйгеләрне кертеп бик кызыклы программа әзерләдек...

Подробнее...

Поездда очрашу

Октябрь аенда, көннәр әле җылы булганда, кызларыбызның чакыруын тыңлап, Нефтеюганск шәһәренә сәфәргә чыктык.

Поездда барганда бер купеда 2 яшь егет белән бардык. Икесе дә Башкортостанның Баймак районы үзәгендә үскәннәр, кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргәннәр. Әти-әниләре әле дә анда яшиләр.

Берсе - Шәяхмәтов Наил Әхсәм улы, аңа 21 яшь. Түбән Сартым поселогында слесарь булып эшли икән. Сүз артыннан сүз чыгып, алар белән сөйләшеп утырдык. Егетләр русча да, башкортча да бик әйбәт сөйләшәләр, тыйнак, тәрбияле, әдәпле-инсафлылар. Безнең белән үз телләрендә сөйләштеләр, аңламаган сүзләрне татарчага...

Подробнее...

Киемдәге төерчекләрне ничек бетерергә?

Свитер-джемпер ише җылы әйберләр киеп йөри башлауга, киемдә хасил була торган төерчекләрне ничек бетерергә, дип баш вата башлыйбыз. Базарда сатып алынган очсызлы трикотажда гына түгел, кыйммәтлесендә дә иртәме-соңмы барлыкка килеп, киемне ямьсезләп торган йон төерчекләреннән ничек котылырга?

Бу максатта безгә иң элек иске тупас лезвие ярдәмгә килә ала. Моның өчен свитерны тигез урынга җәеп, төерчекләрне тукымага тидермичә саклык белән генә кисеп алырга кирәк. Озак һәм авыр эш бу, әлбәттә. Аның каравы киемдәге төерчекләр бик озакка юкка чыгачак. Тик лезвиене ангора йоны яки мохер кебек бик...

Подробнее...

Бәет яздым утырып...

Редакциягә Яркәү районы, Шатан авылында яшәүче Әлфия апа Кәримовадан 2013 нче елның 9 нчы декабрендә армия сафына алынып Чита шәһәрендә хезмәт иткән яраткан оныгы – танк экипажы командиры Илнур Кәримовның фаҗигале рәвештә һәлак булуына кайгырып язган бәет килде. Илнур балачактан аралашучан, мөстәкыйль, башлаган эшен җиренә җиткерүчән, тырыш, итәгатьле, спорт яратучы булып үсә. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Төмән урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Биредә актив егетне төркемнең старостасы итеп сайлыйлар. Армиядә дә үзен бик җаваплы, ышанычлы, авыр ситуацияләрдә югалып калмый...

Подробнее...

Өлкә юлларыны “Студентлар патруле” чыга

Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми ул. Моны өлкәннәр яхшы аңлыйлар, шуңа да карамастан, кызганычка каршы, еш кына юлны җәяүлеләр өчен билгеләнмәгән урыннан чыгарга  яраталар. Ә инде яшьләр, балалар турында сүз дә юк. Нәкъ шуны күздә тотып Төмән шәһәренең 15 югары уку йорты студентлары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Студентлар патруле” акциясендә катнашачаклар.

Төмән, Ишим, Тубыл һәм Ялутор шәһәрләрендә студентлар юл һәм пост хезмәте патрульләре белән дежур торырга чыгачаклар. Ишим шәһәрендә яшь егетләр һәм кызлар ЮХИДИ хезмәткәрләре...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836