Январь 2021 |
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Июль аенда Аромаш районындагы Яңавылның 275 еллыгын билгеләп үттеләр. Авыл бәйрәме тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Иван Пятилетов, Новопетрово авыл җирлеге рәисе Ринат Назыйров, Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин катнаштылар. Авыл халкын һәм өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунакларны дин юлында булган Данис Ваһапов бәйрәм белән котлап, Коръән сүрәләрен укыды. Яңавылны ихлас күңеле белән яраткан, якташларын хөрмәт иткән Сәет Хисмәтуллин җитәкчелегендә килгән 15 нче мәктәпнең “Сүзге”, “Илһам” ансамбльләре, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җырчысы...
Яраткан Төмән шәһәребез үзенең 433 еллыгын “Төмән – безнең җиңүләр шәһәре” девизы белән бәйрәм итте. Чара “Шәһәр көне”нең символы булган, күренекле кул остасы, реставратор Святослав Шитов ясаган агач ачкычны иҗади коллективларга тапшырудан башланып китте. Алар аны җыр-биюләр белән Төсле бульварга алып килделәр, аннан Себер скверына юнәлделәр. Күңелле колоннаны биредә “Мимикрия”, “Чудодейство” театры актерлары каршылап, бәйрәмнең төп урыны булган - Төмәннең 400 еллык мәйданына алып килделәр. Ә драма театры янындагы сәхнәдә тынлы оркестр музыкантлары чыгыш ясайлар иде.
Алар җитүгә, сәхнәгә шәһәр...
Вагай районы, Янек авылы башлангыч мәктәбендә белем алып, Юрмы мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, русча бер сүз белмәгән Маһруй Харис кызы, Зифанур Хәсән кызы, Алия Атаулла кызы Тубыл зооветтехникумына укырга китәләр. Аларны озатырга бөтен авыл халкы чыга, аларга яхшы теләкләр баглап калалар. Рус теленә тиз өйрәнеп, спорт, бию түгәрәкләренә йөреп, үзләрен физик яктан сәламәт, тырыш, сәләтле булуларын күрсәткәч, аларга тулай торакта бүлмә дә бирелә. Юрмы мәктәбендә укыткан Закир абый Закиров аларны белешеп тора. Укуларын уңышлы тәмамлап, кулларына таныклык алгач, совхозларда эшлиләр. Алия апа “Маяк” совхозында...
1950-1955 елларда мәктәпкә яшь һәм энергияләре ташып торган югары белемле укытучылар киләләр: Алар: И.Гарифуллин, М.Байбиков, М.Айданов, Наил һәм Сара Мәмәтовлар, А.Шәипова, Җ.Массагутова, Р.Сафина, К.Моратов. Директордан башлап барлык укытучылар диярлек бер яшьтә булалар (23-27 яшь). Шәһәрнең башка мәктәпләреннән аермалы буларак, монда укытучыларның күбесе ирләр булган. 1952-1954 елларда директор булып Мөнир Байбиков эшләгән, ә аннан соң Изил Гарифуллин җитәкчелек иткән.
Үз эшенә гашыйк
Равилә Хәким кызы...
Менә инде 50 ел рәттән II Вагай урта мәктәбе үзенең укучыларын Ватаныбыз киңлекләренә чыгара. Мәктәп үзенең иң беренче чыгарылыш укучыларын җыярга әзерләнә. Мондый очрашуларны еш үткәреп булмый, алдагы елларда 25, 40, 45 еллыкларыбызны бәйрәм иткән булсак, монысы 50 еллыгыбыз булачак.
1966 елда ачылган урта мәктәптә без иң беренче чыгарылыш класс булдык. Ул елларда райондагы татар мәктәпләрендә экспериментлар еш үтә иде. 1967 елда шундый ук мәктәпне Казанлы авылында да төзекләндергәннән соң ачалар (аннан 10 чакрым ераклыкта минем туган авылым Меткә урнашкан).
Миңа Иртеш елгасы аша...