#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бездә эшләр гөрләп тора

последние и лучшие новости искусства в мире

003-7“Яңарыш” газетасын почтадан көтеп алам һәм бик яратып укыйм. “Тормыш сулышы”, “Гаилә учагы”, “Шигърият”, “Киңәшләр” рубрикалары бик кызыклы. Яшьлектә китап-журналларны гел рус телендә генә укый идем, ә менә яшь зурайган саен саф татар телендә укыйсы килә икән. Үземә 56 яшь, лаеклы ялда.

Туган авылым Тархан (Яркәү районы) бик матур җирдә - Тубыл елгасы буенда урнашкан. Авылыбыздан ерак түгел урманлыклар башлана, күлләребез, чияле сазларыбыз да күп. Авылдашларым бик тырыш, хезмәт сөючән, хайваннар үрчетеп, бакчалар утыртып, җиләк-җимеш, чия, гөмбә, җыеп акчага әйләндереп, тырышып яшиләр.

Авылыбызда, Аллага шөкер, медпункт эшли. Фельдшерыбыз Фәния Шарапова иренмичә өйгә дә йөри, көнме-төнме, яңгырмы, кармы-буранмы, тиз генә килеп төшә. Зур рәхмәт аңа.

Кызганычка каршы, мәктәп бездә бетерелгән. Мәктәп балаларын күрше Иске Александровка авылына автобус белән укырга йөртәләр. Балалар бакчасы эшли, утызлаган нәни бала йөри. Мәдәният йортыбыз, китапханә эшләп торалар. Менә мин дә актив китап укучылардан саналам. Китапханәчебез Саҗидә Кучарова эшен бик яратып, һәр укучыга игътибарлы булып эшли, һәркемне якты йөз белән каршы ала. Күп авылларда бит хәзер клуб, китапханәләр ябылалар. Ябылмаганнарның да ишекләрендә йозаклар эленеп тора. Тарханда, клуб эшчеләре Люция Вагапова, Рәйхан Вагапова, Саҗидә Кучарова ярдәмендә концертлар оештырыла. Шулай ук 2010 елның февраль аенда “Чишмә” ансамбле барлыкка килде. Шуларның сигезе – пенсионерлар. Репетицияләргә бик теләп йөрибез. 5 елда бик күп концертлар бирдек, күрше авылларга да йөрибез. Иске Александровка мәктәбенең директоры Рәйсә Курмашевага рәхмәтебезне белдерәбез. Концертлар белән йөрергә безгә мәктәп автобусын бирә. Ел саен сабантуйда катнашабыз, район конкурсларында. Грамоталар, дипломнар, бүләкләр дә алдык. Менә 2014 елда да, бәйрәмнәрне күңелле гөрләтеп үткәрдек. Клуб караучы Эльвира Вагаповага да рәхмәт- клубыбыз һәрвакыт чиста, җылы.

Сезне, газета хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлыйм. Эшегездә зур уңышлар, исәнлек-саулык, яңадан-яңа язмалар белән шатландырып торыгыз.

Розалия АЛЕКСАНДРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836