Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык күпере” Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

16-7“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале илебезнең иң зур шәһәрләрендә чыгыш ясап, Төмәнгә дә килеп җитте. Бу проект Татарстан һәм Башкортостан Республикалары җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган. “Дуслык күпере”енең үзенчәлекләре - ике тугандаш халыкның иң якты йолдызлары, уникаль сәхнә һәм ут бизәлеше, эстрадабызның суперхитлары һәм академик вокалның иң матур үрнәкләре, ретро-җырларның яңача яңгырашы һәм халык көйләренең классик башкарылуы, өметле яшьләр һәм милли легендаларыбыз”, - дип аңлаттылар ике төбәкнең иң оста алып баручылары - Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдат Галиев.

Әйе, танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Илһам Вәлиев, Хәмдүнә Тимергалиева, виртуоз баянчы Ринат Вәлиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, “Казан егетләре”, Илсөя Бәдретдинова белән бергә Ваһапов фестивале лауреатлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова һ.б. да рәхәтләнеп тыңладык. Һәркайсы хит җырларын башкардылар, аларга халык та кушылды. Көчле алкышлар белән каршы алып, соңыннан да кул чабулар белән рәхмәтләрен җиткерделәр. Алып баручылар да фестивальне оештыручыларга рәхмәтләрен юллый бардылар, алар арасында хөрмәтле шәхесебез Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәбездә югары дәрәҗәдәге концертлар үткәрүне булдыручы Фәрит Хәкимовның да булуы зур горурлык, шатлык иде.

Татар җырларын яратучы Наилә Назыйрова татар-башкорт эстрадасының иң яхшы артистларын бергә җыюны, аларның илебезнең төрле төбәкләрендә бердәмлегебезне, мәдәниятебезнең югары дәрәҗәсен, матурлыгын күрсәтеп йөрүләрен хуплавын белдерде. “Без – себерлеләр шикелле татар-башкортлар тупланган үзәктән еракта яшәүчеләр өчен аеруча кыйммәтле бу концерт, - диде Наилә. – Чөнки шулкадәр яраткан талантлы артистларыбызны берьюлы күрү һәм тыңлау бәхете сирәк эләгә. Хәмдүнә Тимергалиева һәм Фидан Гафаров кебек легендаларыбызны ишетә алуыма шатландым. 16-8Һәр җырчы күңелемә хуш килде. Барысына да зур рәхмәт. Тагын да килүләрен көтеп калабыз”.

Төмәндәге тамашаның тагын бер йөзек кашы – кечкенә кыз Ангелина (рәсемдә) булды. Ул әнисе Гөлнара Ильиных биргән чәчәкләрне һәр җырчыга бүләк итте, сәхнәдә алар белән биеде. Ә яшь кызларыбыз җырчыларның иҗатларына мәхәббәтләрен әлеге фестивальнең логотибы сурәтләнгән тәмле торт аша тасвирладылар. Артистларга ул бик ошаган, алар аның рәсемен төрле социаль челтәрләргә урнаштырдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836