Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гала-концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

10-12Төмән өлкәсендә 19 февральдә ачылган өлкә татар мәдәният көннәре зур гала-концерт белән тәмамланды.

Тантананы Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе балалар хоры (җитәкчеләре Н.Хәкимова) “Себер гимны” җыры белән башладылар.

Алып баручы Гөлфия Хәлитова тәбрикләү өчен сүзне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевка һәм өлкә автономиясе советы рәисе Ришад Зиганшинга бирде.

- Өлкәбездәге шулкадәр талантны күрергә зал тутырып тамашачы килүе яхшы күренеш. Йолдызлар туйдыргандыр инде тамашачыны, эштән соң, укудан буш вакытларда үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүче якташларыбыз мактауга лаек, - диде Е.Воробьев. Ул “Дуслык” ансамбле җырчысы Әлфия Толстолыткинага өлкә Думасының рәхмәт хатын тапшырды.

Чынлап та “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының концерт залы халык белән шыгрым тулы иде, өч сәгать ярым буе баскычлар да, рәт кырыйлары да бушамады.

“Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” фестивальләрендә алты жанр буенча ике меңләгән катнашучы чыгыш ясады, - дип сөйләде өлкә татар милли–мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов. – Аларның 150ләбе дипломнар, 400ләбе Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Кием, чыгышларның сыйфаты буенча да елдан-ел үсеш күзәтелә. Элек киемнәргә карарлык та түгел иде. Әлбәттә, әле киемнәр буенча да, белгечләр җитмәү ягыннан да проблемалар җитәрлек. Сәләтле, белемле мәдәният хезмәткәрләре үз юнәлешләрендә эшләмиләр, ә жанрлар буенча белгечләр шөгыльләнми. Булышырга тырышабыз, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты да ел саен гариза язганнарга мөмкин булган кадәр акча бүлеп бирә.

Җырчыларның күбесен профессионаллар белән бер сәхнәдә җырлатырлык. Тагын да өлкәбездә үз эшләрен күңел биреп, җаваплылык хисе тоеп, яратып башкаручылар зур уңышларга ирешәләр.

Быел өлкә татар мәдәният көннәрендә төрле чаралар тыгыз графикта үттеләр. Ачылу тантанасында “Дуслык” ансамбле иҗат концерты белән башланган программаны сынлы сәнгать музеенда таланты рәссам Әлфия Мөхәмәтова күргәзмәсе дәвам итте, аннары Асланада җырчыбыз Рөстәм Русинны искә алу кичәсе, яшьләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү, “Этнос” балалар үзәгендә әдәби кичә, өлкә укытучылары, китапханәчеләре, музей хезмәткәрләре семинары оештырылды. Өлкә фәнни китапханәсендә күренекле якташыбыз – шагыйрь Николай Шәмсетдиновның “Татарская поэзия в переводах Николая Шамсутдинова” китабы тәкъдим ителде. Әле һәр районның сәләтле артистлары авылларда концертлар куюны дәвам итәчәк. 6 мартта Төмән районының Акъяр мәдәният һәм ял үзәгендә сугышта үлгән шагыйрьләргә багышланган әдәби бәйрәм узачак.

Ә инде гала-концертта 88 яшьлек сугыш ветераны Миннәхмәд Әхмәтшин 90 яшьлек гармунда уйнап, биеп тә күрсәтүе үзенә бер ямь булды. Аңа Ришад Сабир улы бүләк тапшырды. Бу көнне генә районнарда сайлап алынган иң сәләтлеләр катнашкан тамашада 40тан артык чыгышны тамаша кылдык. Яңа исемнәр, ансамбльләр дә очрады. “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле шикелле берничә ел рәттән беренчелекне бирми торганнары да бар.

I дәрәҗәле дипломга лаек булучылар: “Шытыр-шатыр”, Илүсә Габдуллина (җитәкчеләре Гаяз Габдуллин, Төмән районы, Шыкча авылы), Диана Рәхимова (Р.Хучахметова, Ямбай мәдәният һәм ял үзәге); Тубылдан: балалар хоры, “Сүзге” вокал төркеме, Ләйсән Ниязова (Н.Хәкимова, 15 мәктәп), “Бревис” хореографик коллективы (балалар сәнгать мәктәбе), Миләүшә Кәримова (14 мәктәп), Хәсән Хучашев һәм Гыйззәт Әминов, Нурия Маметова (себер-татар мәдәният үзәге), Галия Абайдуллина; Фатыйма Ибраһимова (Ә.Миннебаев, Төмән татар мәдәният үзәге, Бурбар мәдәният йорты); “Саз” фольклор-этнографик ансамбле (Е.Әхмәтҗанова, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы); Чулпан Сәйфуллина (Санникова), Зөфәр Янгулов һәм Евгения Пахомова вокал дуэты, “Йолдызлык” хореографик ансамбле (Г.Шәмсетдинова, Тубыл район мәдәният үзәге); Ялутор районыннан: Лилия Сиябутдинова (Яңа Атьял мәктәбе), “Шаян туй” фольклор ансамбле (М.Төлкебаева, Аслана), Резеда Хәлидуллина (Р.Шукурова, Исәт мәктәбе), Илчан Хөснетдинов, “Тамаша” фольклор ансамбле (И.Бакиев, Аслана татар мәдәният үзәге); Радмила Биктимирова, “Калинка” үрнәк булып торучы халык бию ансамбле (И.Федорова), “Туган тел” вокал ансамбле (А.Киселев, Яркәү мәдәният һәм ял үзәге).

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836