Материалы

Халыкара туган тел көне

последние и лучшие новости искусства в мире

9-18Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә быел да Халыкара туган тел көненә багышланган балалар өчен матур шигърият бәйгесе оештырылды. Район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән төрле яшьтәге шигырь сөюче балалар танылган һәм җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз элемтәдә эшләүче Рузалия Корманалиева: ”Габдулла Тукай теле – татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән тел. Шәһәр укытучыларына, балаларның әти-әниләренә   рәхмәт белдерәбез, татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылмаган мәктәпләрдән дә укучыларны алып килделәр”, - дип сөйләде. Абруйлы жюри әгъзалары - педагогика фәннәре кандидаты, доцент Клим Садыйков, РФнең атказанган укытучысы Гөлҗиһан Закирова, китапханә хезмәткәре Эмилия Иванова катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Бәйгедә Полуяново, Санниково, Хуҗайлан, Күкрәнде, Лайтамак, Вәчир мәктәпләреннән, шәһәрнең 5нче, 12нче, 14нче, 15 нче, 19нчы мәктәп укучылары катнаштылар. Кече сыйныф укучылары арасыннан 1 нче урынга 15нче мәктәп укучылары Лениза Азанова, Зәлия Шәйморатова; 2нче урынга 12 нче мәктәп укучысы Алисә Баганаева, 14нче мәктәптән - Салават Сәитов; 3нче урынга - Зәлия Шәйморатова лаеклы булдылар. Югары сыйныфлардан 1 нче урын - Зилия Колмәмәтовага, 2нче -Ләйсән Ниязовага, 3 нче - Миләүшә Кәримовага бирелде. Быел Халыкара туган тел көненә багышланган чарада өлкән яшьтәге катнашучылар да булдылар. Абалак авылы ветераннар оешмасыннан Мәркизә апа Нәбиева, Гөлсинә апа Шабановаларның чыгышлары тамашачылар мәхәббәтен яулады. Җиңүчеләрне мәдәният үзәге директоры Марат Шәрипов котлап, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Катнашучыларга татар китаплары һәм дипломнар бирделәр. Жюри рәисе К.Садыйков: ”Узган еллардагы чыгышлар белән чагыштырып әйткәндә, быел катнашучылар татар авазларны дөрес әйтергә өйрәнгәннәр. 9-16Бу - татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучыларның үзләренең тырышлыгы белән ирешелгән уңыш. Әдәби телдә дөрес сөйләү графасында һәр укучы 10 балл алды”, - диде. Гөлҗиһан апа Закирова йомгак ясап: ”Эшләренә чын күңелләрен биреп эшләгән, милли үзаң, патриотизм хисләрен тәрбияләгән укытучылар - Роза Ишкулова, Алсу Хәлитова, Тәнзилә Тимканова, Мәүхидә Иманова, Наҗия Хәкимова, Бәниса Ниязова, Марсельеза Хәсәновалар татар мәдәниятенә, теленә, әдәбиятына мәхәббәт, кызыксыну, хөрмәт тәрбияләгәннәрен күрсәттеләр. Җитәкчеләре, укытучылар һәм чараны оештыручыларга уңышлар телибез”, - дип сөйләде. Чара укучыларның яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума