Китапханә халык янына килде

последние и лучшие новости искусства в мире

15-9“Тимерюлчы” мәдәният сараенда узган Рифат Зарипов концерты көнне фойеда китаплар күргәзмәсен күреп күпләр гаҗәпләнгәндер. Тамашачының китаплар янына агылуы да – күңелле күренеш. Китап укулар онытылды, дигән заманда, алар белән кызыксынучылар күп булды.

Матмасста урнашкан 18 нче Төмән шәһәре китапханәсе мөдире Луиза Сөрмәтова белән китапханәче Фатыйма Ишимова иң шәп татар китапларыннан күргәзмә төзеп алып килгәннәр иде.

Анда проза, поэзия, өлкәбез иҗатчылары, балалар өчен бүлекләрне күрергә мөмкин булды. Луиза Рәис кызы милләттәшләребезгә белем мәгарәсендә төрле юнәлештәге 1500ләгән татар китабы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта теләүчеләрне “ЛитРес” электрон китапханәсенә язылу тәртипләре белән таныштырдылар.

- Өлкәбездә татар концертларын оештыручы атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Хәкимовка бик рәхмәтле мин. Аның тәкъдиме буенча без монда беренче тапкыр күчмә китап күргәзмәсен оештырдык. Балалар өчен, татар шигърияте, прозасы, мәдәният буенча китаплар алып килдек. Болар фондның бер аз гына өлеше. Бүген тамашачылар килделәр, таныштылар. Визиткаларыбызны бирдек, аларны университет, “ЛитРес” электрон китапханәләренә яздырдык. Шушы юнәлештә эшебезне әйбәт кенә башлап җибәрдек. 15-10Апрель аенда Илсөя Бәдретдинова концерты көнне килергә планлаштырабыз. Киләчәктә аена бер тапкыр булса да шушылай күчмә күргәзмәләр оештырачакбыз.

Электрон китапханәгә керү өчен логин, парольләр бирәбез. Шулар белән кереп, күңел теләгән китапны укырга мөмкин. Ә менә фәнни китапларны университет китапханәсеннән табарга була, - дип уңышлы чара нәтиҗәләре турында сөйләде Луиза Рәис кызы.

Китапханә Пражская урамындагы 41 йортта урнашкан. Татар китабын укырга теләүчеләргә һәрвакыт шат анда хезмәткәрләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума