#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мөселман булып яшәгез!”

последние и лучшие новости искусства в мире

9-14Минем әти Галимулла Гали улы Сагдеев– сугыш ветераны. Ул 1904 елның 24 августында Татарстанның Кече Кайбыч авылында туа. 1909 ел - Столыпин реформасы вакыт, аның әтисе Гали һәм әнисе Хәтимә 3 бала белән Яркәү районы, Шатан авылына килеп урнашалар. 6 яшеннән Шатан мәдрәсәсендә гарәп әлифбасын өйрәнгән. Әти гражданнар сугышын бик яхшы хәтерли иде. Советлар власте урнашкач, авыл мәчетен мәктәп итеп билгеләгәннәр, шул мәктәптә безнең әти башлангыч классларны тәмамлый. Гаиләдә тагын балалар туа, еллар авыр була. 1927 елда әтинең хатыны Хәтимә үлеп китә. Безнең әти яңадан өйләнә, әниебез Сафураны ала. Коммунистлар партиясе сафларына кергәч, бик актив эш алып бара: 1929-1930 елларда - Шатан авылы хакимияте рәисе урынбасары, 1931-34 елларда - Шатан авылы хакимияте рәисе, 1934-36 елларда - Бурбар авылы хакимияте рәисе, 1936-1940 елларда - Карбан авылы хакимияте рәисе, 1940-1941 елларда Матмасс авылы хакимияте рәисе була.

1941 елның 17 сентябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Әниебез 3 бала белән кала. Әти 1941 елдан 1945 елның октябрь аена хәтле армиядә була. Ул Карело-Фин фронтында сержант, взвод командирының ярдәмчесе була. 1943 елда каты яралана, бу хәл Петрозаводск шәһәре янында була. Госпитальдә ятып чыккач, аны Свердловск өлкәсе, Түбән Тагил шәһәренә әсирлеккә эләккән немецларны сакларга җибәрәләр. Монда ул сугыш бетүгә хәтле хезмәт итә. Аның “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За победу в Великой Отечественной войне” медальләре бар. Өйгә 1945 елның октябрендә генә кайта. 1945-1952 елларда Бачелино авыл хакимияте рәисе, 1949-1952 елларда Шатан авылы колхозында плотник, 1953-1954 елларда Шатан авылы хакимияте рәисе, 1954 елда Шатан колхозында плотник, шуннан лаеклы ялга китә.

Мин, безнең әниебез Сафура Шәрәфетдин кызы турында берничә сүз әйтәсем килә. Бөтен авырлыкларны җиңеп, ул берүзе өч баланы аякка бастыра һәм фронтка башка хатыннар белән икмәк, сөт, ит һәм башка төрле ризыклар җибәрергә тырыша. Әнинең әтигә язган хатларындагы җылы сүзләре әтинең йөрәгенә шифа булып торган. Алар бер-берсе белән хат язышканда гарәп әлифбасы белән файдаланганнар. Безнең әни Хантрум авылы мәдрәсәендә белем алган, атеизм чорына карамастан, безнең әти белән әни качып булса да намаз, Коръән китабын укыганнар. Мин кызлары - Нурзиян сугыштан соң 1949 елны һәм абыем Азат 1946 ел дөньяга килдек. Ике арбаны тартып бару авыр булу сәбәпле, әти 1976 ел партия сафларыннан үзе теләп чыга һәм соңгы гомерен әни белән бергә дини хезмәткә багышлыйлар. Авылда бөтен булган ислам кагыйдәләрен алып бара, 1984 ел вафат була. Әти үлгәч, әни өйдә теләүчеләр булса, аларны намаз укырга, гарәпчә язарга, укырга өйрәтә. 1989 елда вафат була. Үләр алдыннан безгә әти, бу дөньяда мөселман булып яшәргә кирәк икәнлеген васыять итеп калдырган.

Нурзиян ХӘМИТОВА (САГДЕВА), Яркәү районы, Шатан авылы.(Фатыйх ГАРИФУЛЛИН тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836