Материалы

Тормышбызны җанландыручы чаралар

последние и лучшие новости искусства в мире

003-10Үткән Мәдәният елы тубыллыларның күңелләрендә онытылмаслык истәлекле вакыйгалар калдырды. Декабрь азагы аеруча мәдәни чараларга бай булды. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге директоры итеп Марат Габделгалим улы Шәрипов билгеләнде. 19 нчы декабрьдән эшли башлаган җитәкче ”Тубыл вакыты” шәһәр телетапшыруда туры эфирдан сорауларга җавап бирде. Бу чарада катнашкан шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин: ”Мәдәният үзәге директорын сайлау буенча шәһәр хакимияте бәйге үткәрде. Марат Шәрипов бәйгедә уңышлы катнашып, лаеклы узды. Без аңа хезмәтендә иҗади уңышлар телибез, планнары тормышка ашсын”, - дигән теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

Бу чарада катнашкан шәһәрнең Атказанган гражданы, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова татар фольклорын, себер татарларының гореф-гадәт, йолаларын саклап калуга игътибар арттырырга кирәк, диде. Марат Шәрипов: ”Киләчәккә мөһим планнарның берсе - мәдәният үзәгенең эшчәнлеген активлаштыру, көн тәртибендә торган мәсьәләләрне, тәкъдимнәрне коллегаларым белән берлектә чишү. Себер татар мәдәният үзәгендә төрле милләт кешеләре кызыксындырган   мәдәни чараларда катнаша алырга тиешләр. Мәдәният үзәгендә өлкә хакимияте ярдәме белән заманча ремонт ясалган, үзәкнең техник яктан базасы да әйбәт. Без, яшүсмерләр, гаиләләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен ял шартларын булдырырга, гомуми игелеккә омтылып, тырышып, бердәм эшләргә тиешбез”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Марат Габделгалим улы Вагай районы, Абаул авылында туа, мәктәпне тәмамлагач, Тубыл пединститутының тарих факультетында укый, аннары читтән торып психолог белгечлеге буенча икенче югары белем ала. Хезмәт юлында җитәкчелек вазифасын да башкарырга туры килә: Абаул мәктәбе директоры, Тубыл шәһәрендә “Россияне” хәрби-спорт тәрбия үзәге җитәкчесе, Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалында белем бирә.

Себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре М.Шәриповны җылы каршыладылар һәм аның җитәкчелегендә беренче мәдәни чара 26 декабрьдә узды. Тамашачылар алдында иң көчле, иң оста талантлар, яшь артистлар да, күп еллар сәхнәдән төшмәгәннәр дә чыгыш ясадылар. Хәсән Хучашевның яңа җырларын, Гыйззәт Әминов башкаруындагы биюләрне алкышларга күмделәр. Декабрь аенда Владимир шәһәрендә “Милләтләр дуслыгы” фестивалендә катнашып, ике номинациядә Лауреат исеме һәм беренче урын алып кайткан “Мирас”, ”Дуслык” бию ансамбльләре (М.Андрущик) алкышларга лаек булдылар, “Ләйсән” вокал ансамбле җырчылары тамашачылар мәхәббәтен яуладылар.

“Себер нурлары” ансамбле (Д.Әбсәламова), яңа оештырылган ”Якташлар” җыр ансамбле җырчысы Октябрист Мәҗитов башкаруындагы җырларны тамашачылар җылы каршы алдылар. ”Сүзге” фольклор төркеме сәхнәләштергән күренешләрдә Нурия Маметова, Банисә Ниязованың чыгышлары тубыллыларның күңелләрен күтәрде, Сөнгатулла Бекенинның үзе язган “Сагынам туган өемне” җыры залда утырган тамашачыларның күңелләренә яшьлек дәрте өстәде. Нәфис сүз осталары Рузалия Корманалиева, Илгиз Азисовның чыгышлары мәдәният үзәгендә тапкыр, сәләтле иҗат кешеләре эшләгәнен күрсәтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума