#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апрель аена бакча эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

*Ай башында бакча җиләге, роза, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар бик тиз уянып үсә башлый һәм суыклар әйләнеп кайткан очракта өшиләр.

*Бәрәңгеләрне үрдерергә чыгарырга вакыт.

*Үсентеләрне чыныктыра башлагыз. Көннәр җылы торса, верандага, бакчага чыгарырга була.

*Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовниктан башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларны гына чистартасы бар.Чия һәм сливаны кисәргә ашыкмагыз. Иң элек аларның кышны ничек чыгуын ачыкларга кирәк. Формалаштыру эшен көзен башкару дөресрәк. Бу киңәш алмагачка да кагыла.

*Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен, бер түтәлне генә булса да дуга ярдәмендә пленка яки ике кат лутрасил белән капларга мөмкин.

*Бакчаны язгы кыраулардан сакларга әзер торыгыз. Моның өчен үсемлек калдыклары, төтен шашкалары әзерләп куегыз. Язгы кыраулар җиләк-җимеш агачлары чәчәк аткан вакытны сагалый. Төтен суыкка бирешүдән сакларга ярдәм итәчәк.

*Ай азагында грунтка кыраулардан курыкмый торган берьеллык чәчәкләр (космея, күкчәчәк, тырнак гөл, кашкарый) чәчәргә була. Башка чәчәкләрне (хәтта петунияне дә) турыдан-туры ачык грунтка чәчә аласыз. Әмма аларны, кыраулардан саклау өчен, пленка белән капларга туры киләчәк.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836