#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Йөгерү – барлык авырулардан дәва”

последние и лучшие новости искусства в мире

36-6Һәвәс йөгерешчеләр, педагогия хезмәте ветераннары -  кадерле әтием һәм әнием Наил һәм Сара Маметовларны Тубыл шәһәрендә белмәгән кеше бар микән? Оптимист рухта, тормышны яратып бергә 62 ел яшәделәр.  Аларның беренче тапкыр танышулары да кызыклы. Әти Казан пединститутын тәмамлап, пароходта туган шәһәре Тубылга кайткан. Әнием дусты белән бу вакытта пристаньда булганнар. Юл уңаенда гына очрашып, шуннан гомерләре мәңгелеккә бергә бәйләнә.

3 августта әниемә  90 яшь тулды, ул Төмән шәһәрендә туган. Әтисе – Каюм Серазетдинов Төмән авыл хуҗалыгы училищесында комендант вазифасын үтәгән. Аны Яркәү районына авыл хуҗалыгын күтәрергә җибәрәләр. Карбан авыл советында рәис, җирле шпалзаводта директор булып эшли. Әнием Карбан җидееллык мәктәбен  тәмамлый. Аннан соң Тубыл татар училищесында укый. 1944 елны В.Ульянов исемендәге дәүләт университетына укырга керә. Шушы чорда уку йортында спорт белән актив шөгыльләнә, волейбол командасы составында була. 1949 елдан алып 1980 елга кадәр - лаеклы ялга чыкканчы мәгариф өлкәсендә эшли, нигездә, балаларга белем бирә. Пенсиядә булуына карамастан, 1990-1993 елларда Тубыл мәгариф бүлеге мөдире сәркатибе вазифасын үти. Төрле спорт ярышларында катнашып, 8 медаль, 25 кубок, грамоталар яулый.  Әтием – Наил Зәйнулла улы белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Елена Төмән архитектура-төзү институтын тәмамлый, Свердловск проект институтында проектлаштыру һәм автомобиль юллар һәм күперләр төзү буенча инженер вазифасын үти. Мин - Төмән дәүләт университетын тәмамлап, инглиз теле укытучысы булып эшлим.

 “Спорт белән шөгыльләнү – ул сәламәтлек. Йөгерү – барлык авырулардан да дәва. Җәен иртә белән торып йөгереп алам, дачада эшлим. Кышын чаңгыда йөрим”, - дип әни горурлана. Ул башка хатын-кызлар өчен үрнәк. Аны юбилее белән кайнар котлап сәламәтлек, тыныч картлык, иман байлыгы телим.

Барлык туганнар исеменнән Диләрә ГАДИРОВА.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836