Материалы

Районның туган көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Август аенда Түбән Тәүде районының 92 яшьлек туган көне узды. Район үзәгенә авыл хакимиятләреннән делегацияләр җыелдылар. Чугунаево авыл хакимияте делегациясе составында мин дә булдым. Түбән Тәүде авылының Җиңү мәйданы буйлап колонналар узды. Төп сәхнәдә  район хакимияте башлыгы Валерий Борисов халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Үзләренең намуслы хезмәтләре белән районны үстерүдә  өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Алар арасында татар фамилиясен дә ишеттек.  Новотроицк авыл хакимиятеннән Гыйльмановлар гаиләсе адресына җылы сүзләр әйтелде: Илфат Фәрит улы белән Фәрханә Вәзир кызы 8 бала тәрбиялиләр, аларның бишесе – тәрбиягә алынганнар.

Йортларны, ишегалларын  төзекләндерү буенча алдан конкурс игълан ителгән иде, инде нәтиҗә ясалды. Мәсәлән, милләттәшләребез арасыннан  Канчәбер авылыннан Фәрвәз Заһидуллина өченче урынны алды, аңа 5 мең сум акча тапшырдылар. “Социаль тармак объектлары һәм хуҗалык итүче субъектларга янәшә булган территорияләр” номинациясе буенча “Бәхетле Сибирия” кибетенә, Канаш авыл хакимиятенә егермешәр мең сум премия бирделәр. Мәйданда көнозын концерт барды. Сәүдә нокталары эшләде, шашлыклар пеште. Бәйрәм якты фейерверк белән тәмамланды.

Рәхимҗан МУЛЛАКОВ.
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума