#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы – мактаулы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

36-5Укытучыларның август аенда үткәрелә торган киңәшмәсендә Көсәйкүл мәктәбендә 40 ел физика–математика дәресләрен укытучы Рәзидә Хөсәен кызы Динмөхәммәтова яшь буынны  укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Аромаш муниципаль район мәгариф комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Күңелен, гомерен бер тапкыр һәм гомерлеккә сайлаган һөнәренә багышлаган укытучы үзе дә бу мәктәпне тәмамлаган. Әнисе,  Мәгъүзә апа Рәхмәтуллина, 48 ел мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Кызы - филология фәннәре кандидаты   Лилия Фәизова Тубыл пединститутында 15нче ел хезмәт итә. Икенче кызы Алеся да кызыл диплом белән Тубыл пединститутын тәмамлады. Аның сеңелләре дә, апаларыннан үрнәк алып, укытучы һөнәрен сайладылар.

Рәзидә апаның алдында кем булырга дигән сорау тумаган да булыр. Кечкенәдән “укытучы”, “мәктәп” уеннарын уйнап үсеп, мәктәпне бишле билгеләренә тәмамлагач, Голышманово педучилищесына укырга кереп, кулына таныклык ала. Аннары читтән торып Ишим пединститутының физика-математика факультетында  югары белем ала. 4 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән елларда ул мәктәптә класстан тыш чараларны оештыручы вазифасын да үти. Алдынгы технологияләр кулланып, эзләнүчән укытучы күп укый, мәгариф юнәлешендәге яңалыклар белән хәбәрдар. Бөтен көчен, сәламәтлеген, вакытын кызганмыйча укучыларына белем, тәрбия бирүче изге җанлы мөгәллимәне укучылары, әти-әниләр, коллективта да хөрмәт итәләр. Кәгазь эшеннән башы чыкмаган укытучы 20 ел мәктәптә завуч булып эшли. РФнең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе,  РФнең Мәгариф отличнигы, күкрәк  билгесе иясе мәктәптә укыткан дәверендә  күпсанлы өлкә, район күләмендә күптөрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була.

1нче сентябрь - Белем көнендә Көсәйкүл мәктәбендә дә һәр укучыны көтеп алалар. Бәйрәм белән котлап, яңа уку елы укытучыларга һәм укучыларга шатлык-сөенечләр, яңа казанышлар алып килсен дигән теләкләр юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836