Материалы

Ул – чын укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

36-4Яңа уку елын укучылар да, укытучылар да дулкынланып көтеп алалар.

Ветеран укытучы - Нина Михайловна Мәүлетова Тубыл шәһәрендә туып, 15нче мәктәптә белем алып, яхшы билгеләргә генә пединститутны тәмамлый. Югары белемле укытучы Вагай районы мәктәбендә, аннары Тубыл шәһәренең 1нче, 15нче  мәктәпләрендә  балаларга белем бирә. Укытучының тормышка мөнәсәбәте, яшь укытучыларга үрнәк булуы белән ул коллегалары арасында хөрмәт казана, балалар да яраталар. Хезмәт юлын ул үзе укыган 15нче мәктәптә дәвам итеп, 61 яшенә кадәр эшли. Нина Михайловна математика фәнен укыта, педагог-психолог вазифасын үти,  татар юнәлешендә дә тырышып хезмәт итә.

Ул өлкәнең татар теле укытучылары өчен белем күтәрү курсларында, метод оешмаларда да актив катнаша. Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин: ”Ул  эшләгән вакытында төрле информацион технологияләр куллана белде. Балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, яшь укытучыларны өйрәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булды”, - дип сөйләде.

Нина Михайловна педагог-психолог булып эшләгән еллары турында: ”Укучыларның һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсенә дөрес юл табарга кирәк. Балалар – иң сизгер күңелле кешеләр. Алар белән чын күңелдән сөйләшсәң, ачылсаң гына алар да сиңа шулай җавап бирәләр. Һәр мәктәп, укучылар безнең күңелдә онытылмаслык хисләр, хатирәләр калдырды”, - диде. Укытучының хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып санала. Нина Михайловна гадилеге,  түземлелеге, ягымлылыгы, сабырлыгы белән укучыларының хөрмәтен яулаган укытучы. Мәктәпкә килгән саен тәнәфесләрдә тәҗрибәле укытучыны укучылар, укытучылар түгәрәгендә күрергә була иде. Ул эш дәверендә күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт  хатлары, РФ Мәгариф министрлыгы грамотасы  белән бүләкләнә. Бөек рус язучысы Александр Фадеев: ”Безнең балаларыбызның киләчәге, язмышы  укытучының кулында, аның алтын йөрәгендә”, - дигән. Нина Михайловна укыткан балаларның әти-әниләре укытучы апаларына бүген дә  рәхмәтләрен,  җылы теләкләрен юллыйлар. Ул – чын укытучы була алган, укучыларының күңелендә игелек тәрбияләгән, белем, тәрбия биргән.

Аның  әтисе рус милләтеннән булса да, ул ике телне дә камил белә, татар телендә басылган газета-журналларны да укып бара. “Яңарыш”ның даими укучысы үзенең фикерләре белән дә уртаклашып  тора.

Күп еллар “Заабрамка” иҗтимагый оешмасы белән дә җитәкчелек итә. Шәһәр халкы, укучыларының әти-әниләре төрле сораулар белән аңа мөрәҗәгать итәләр. Җаваплылык сораган яңа  юнәлешне дә ул тиешле дәрәҗәдә оештырган.

Римма УМИТБАЕВА.  

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума