Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
16 апрель көнне ил күләмендә танылган, 35 еллык бай тарихлы, “Татарстан – Яңа гасыр” каналының “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан, “Кызыл якут микрофон” шәһәр бәйгесенең Гран-присына ия булган, В.Муравленко өлкә иҗтимагый фонды премиясе лауреаты “Дуслык” халык җыр ансамбле Төмән тамашачысын үзенең яңа концерт программасы белән кабат сөендерде. “Халык җырына мәхәббәт белән” дип аталган концерт шәһәрнең татар мәдәният үзәгендә, зал тутырып килгән халыкның көчле, афәрин алкышлары белән үтте. Кичәне алыштыргысыз алып баручы, нәфис сүз остасы Мөнирә Җамалитдинова матур шигъри юллар белән бизәп, югары дәрәҗәдә алып барды. Концерт ансамбльнең киң репертуарындагы танылган халык җырлары белән башланып китте. Ансамбльнең фидакарь җитәкчесе Хәким Мирхәйдәровның һәм аның алыштыргысыз концертмейстеры, тормыш иптәше Әсмабикә Асмат кызының баянда оста уйнаулары, матур милли киемнәрдәге 16 хатын-кызның халык уеннары, бию элементлары кертеп башкарган җырлары тамашачылар күңеленә бик тә хуш килде. Татар, башкорт җырлары белән беррәттә җирле авторларның иҗат җимешләрен - фольклорчы, җырчы Әлминур Патршинаның “Уен җырлары”, Клара Кучковская сүзләренә, Рөстәм Русин язган “Төмән, газиз калам”, Резедә Вәлиева сүзләренә Тимергали Мирасов иҗат иткән “Умырзая чәчәк атканда” җырларын башкарулары тамашачыларның кәефләрен күтәрде. Ялгыз һәм парлап җыр башкаручы Мансура Ибәтуллина, Эльмира Абдразакова, Гөлсем Сәгадиева, Мөхәррәмә Арсланова, Мөнирә Җамалитдинова, Мәүлидә Хәйруллина, Гүзәл Әйтмөхәммәтова, Әнисә Рамазанова, Әлфирә Әйтбаеваның чыгышларын да бик җылы һәм шат каршыладылар. Әсмабикә Мирхәйдәрованың гармунда, укучы егет Булат Хөсәеновның аккордеонда башкарган татар халык җырларыннан торган попурри йөрәкләрне җилкендерде. Мөнирә Җамалитдинованың сөйләгән “Иң бөек хис ул – мәхәббәт” шигыре, нәни кыз Азалия Абдразакованың җитез биюе беркемне дә битараф калдырмады.
Концерт барышында Себер җирендә яшәүче татарларның мәдәниятен ил күләмендә таныту, телебез, гореф-гадәтләребезне үстерү максаты белән 35 ел иҗат итүче “Дуслык” халык ансамблен уңышлары белән Төмән шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин котлады. Ул матур теләкләрен җиткереп, Хәким Барый улына Рәхмәт хаты тапшырды. «Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов Россия чик сакчылары оешмасы исеменнән Әсмабикә белән Хәким Мирхәйдәровларны, Әнисә Рамазанова, Гүзәл Әйтмөхәммәтова, Гөлсем Сәгадиева, Мөхәррәмә Арсланова, Эльмира Абдразакова, Мөнирә Җамалитдинованы Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Котлау сүзләренә «Яңарыш» өлкә газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова, актив җәмәгать эшлеклеләре Әнәс Гаитов, Нәилә Сафиуллина да кушылып, бүләкләрен тапшырдылар.
Концерт ахырында ансамбль җитәкчесе Хәким Барый улы хорның беренче көненнән башлап, гомерләренең соңгысына хәтле җырлаган коллегалары Роберт Дебердеев, Гөлсылу Шакированы зур хөрмәт белән искә алды. Һәм концертны уздыруда олы ярдәм күрсәткән мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, аның урынбасары Стелла Шакировага, тавыш операторы Фәгыйль Кәримовка, тамашачыларга һәм үзенең коллективына олы рәхмәтен белдерде. Халыкның чын мәхәббәтен, игътибарын күреп-тоеп, аларның көчле алкышларыннан, изге теләкләреннән дәрт, рухи һәм күңел күтәренкелеге алган җитәкче “Дуслык”ның 35 еллык юбилеена әзерләүләре турында искәртеп үтте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: «Дуслык» ансамбле концертыннан күренешләр.