Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Җиңү бәйрәме дә үтеп китте. Кызганыч, нәкъ бу вакытта гына без ветеран бабайларыбызны искә төшерәбез. Һәр гаиләдә диярлек, фильм төшерерлек яки китап язарлык сугыш тарихы - солдат бар. Аларның батырлыклары аркасында без тыныч тормышта яшибез.
Безнең гаиләдә дә данлыклы фронтовик, “Дан” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары иясе, Советлар Союзы Герое исемен алырга бер генә медаль җитмәгән, Берлинга кадәр барып җиткән минем бабаем Абдрахман Заббаров бар. Аның турында Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы турында китап авторлары - Зыятдин һәм Фатыйх Низамовлар да язганнар.
Безнең...
Ниһаять, тирә-юньгә хуш исен таратып, алмагач-шомыртлар янә ап-ак туй күлмәкләрен киделәр. Илгә, халыкка бәхет, тынычлык, муллык теләп, язгы кояш елмая. 1945нче елның өзелеп көтелгән мае да, бәлки, шундый булгандыр. Ул вакыттан 73 ел узган. Әлбәттә, зур югалтулар кичергән кешеләр шушы бәйрәмне каршылыклы хисләр белән искә алалар.
Безнең бик зур булмаган Хуҗайлан авылыннан яу кырына 113 кеше китә. Аларның 51е генә төрле дәрәҗәдәге гарипләр, кайберләре кулсыз-аяксыз, кайсысы контузияле, тәннәрендә төрле кыйпылчыклы яралар саклап яшәделәр.
Көчле рухлы авылдашларым гаилә корып, 7-8...
Сугыш еллары турында бүген манара башыннан карап фикерләү дөрес булырмы? Ул каты, рәхимсез, мәрхәмәтсез заманнар иде, шунлыктан бу вакытларны үз үлчәмнәре белән үлчәү дөресрәк булыр. Совет елларының нинди ысуллар белән булса да яман атын сату, хурлауны максат итеп куючылар бернәрсәгә дә төшенергә теләмиләр. Бөек Ватан сугышында бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан һәм аннан соң төрле массакүләм информация чараларында вакыты-вакыты белән совет командованиесенең рәхимсезлеген, кансызлыгын, җинаятьчеләрне аклаучы һәм Андрей Власов, Шиһап Нигъмәтуллин, Әсфәндияр Ченбаев кебекләргә дан җырлаучы, И.В.Сталинның һәм фронт...
5 май көнне Сәхир абый Хәбибуллинга 85 яшь тулган булыр иде, 2004нче елда ул бакый дөньяга күчте.
Ул гаиләдә 3 бала арасында беренче бала булып туа, хәзерге көндә берсе дә исән түгел.
Сәхир абый Индәр авылыннан, Бигәтен башлангыч мәктәбенә укырга йөри. Сугыш башланганда авылда колхоз эшләрендә булыша. 17 яшендә сөякләренә салкын тидереп авырый һәм шул вакыттан инвалид булып кала. Әмма ул тик ятмый, шигырьләр яза башлый, рәсемнәр ясый.
Ул үзенә тиң тормыш иптәше Майнур апаны табып, үз авылында гаилә коралар, аларның бер-бер артлы ун балалары туа.
Сәхир абыйның шигырьләрен...
Минем әтием – Радик Руслан улы Сәлахиев. Ул - сугыш ветераны Сияхетдин Нуретдин улы Сәлахиевның оныгы. Явыз сугыш еллары бер гаиләне дә читләтеп үтми. Бабайларыбыз турындагы якты хатирәләрне әбием Гөлшат, Алсу апаебыз кадерләп саклаганнар. Бабаебыз 1927нче елны Татарстан Республикасының Беркет-Ключи авылында туа. 1944 нче елны 17 яшендә үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елны аның бертуганы Хәйретдин Нуретдин улы 14 нче мартта Калининский өлкәсендә Лешли авылында барган бәрелешләрдә катнашып, 21 яшендә яу кырында батырларча һәлак була. Аның әнисе Абзуния Әгъламетдин кызы...
Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә Ватан сугышы батырлары белән бер рәттә Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булганнарны да хөрмәт белән искә алабыз. Әфганстан чиген соңгы совет сугышчысы атлап чыгуга да 15 февральдә 28 ел булды. 9 ел да 1 ай һәм 19 көнгә сузылган, безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат, ә илебез өчен 60 миллиард сумлык акланмаган чыгымга әверелгән бу сугышның тукталган көне - ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, Хәтер көне дип билгеләнде.
Сугыш...
Аларның Сумкино поселогындагы матур йортларын гөлләр һәм оныклар бизи. Бу кунакчыл гаилә кергән һәр кешене якты йөз, кайнар чәй белән каршылый. Ихсановлар гаиләсе авылда беренче булып дини бәйрәмнәрне үткәрүчеләр дә. Аларның бергә яшәүләренә быел 60 ел тулган. Сугыш чорында туып-үскән, күп михнәтләр күргән якташларыбызның күңелләре катмаган. Зарланмыйча, пенсиябез җитәрлек, артып кала дип, тормыш белән канәгать булып, намазларын калдырмыйча, татар тапшыруларын карап, газета-журналлар укып, дөнья яңалыклары белән кызыксынып яшәүче Хәтирә әби: ”Без хәзер байлар. Өч кыз, ике ир бала үстердек...
Бөек Ватан сугышы чорында туып-үскән, шәһәрдә урнашкан балалар йортларында тәрбияләнгән, эвакуацияләнеп 50нче балалар йортында үскән балаларны Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җылы каршы алды. Сугыш елларында бик күбәя, шуңа күрә илебез буенча ятим балалар йортлары ачыла. Тубыл шәһәрендә Ленинград, Мәскәү, фронт якыная барган шәһәрләрдән килгән төрле милләт балаларын безнең шәһәр үз канаты астына сыендыра. Чарада...
Сугыш башлангач авыл рәисе Баяш Хәйретдин улы Хәйретдинов сугышка китә, аның урынына Майрә Зөлбохар кызы Юсупова кала. Бөтен авырлыклар хатыннар һәм балалар өстенә төшә. Таңнан торып алар фермага йөгергәннәр, кояш чыгу белән урагын урганнар. Елның да төрлесе булган, кайсы елда, яңгырлар күп булу сәбәпле, печән черегән, шуңа хайваннарга яфрак бәйләү дә кирәккән. Яшьрәкләр урманда яфрак бәйләгәннәр, ә зурлар авылда кычыткан өзгәннәр, хайваннарга да азык булган, турабын (тукыма) да сугып өлгергәннәр. Күмәк җыелышып ахшам буе һәркем үзенә, бала-чагасына турап күлмәк, ыштан теккәннәр...
Өлкән лейтенант Әхмәдулла Латыйп улы Кәримов 1920 елның июлендә Түбән Тәүде районы, Кыткүл (Ивашкино) авылында туа. ВКП(б) әгъзасы, Төмән авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, 1941 елның 2 июлендә “техник-җир төзү эшләре” белгечлеге буенча диплом ала. 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби-пехота училищесын тәмамлый. Волхов фронтына укчы взвод командиры итеп җибәрелә. Сугышчан хәрәкәтләрдә 1942 елның июленнән катнаша башлый. Фронтта коммунистлар партиясенә керә. 3нче аерым чаңгы ротасы 20нче аерым чаңгы батальоны 225нче укчы дивизия командиры вазифасын үти. Новгород астында каты сугышларда...
Яркәү районы, Кызылъяр авылында бик зурлап, хөрмәт итеп 9 май бәйрәмен уздырдылар. Яңа клубыбызда мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан 8 май көнне зур концерт оештырылды. Концертның һәр номеры Бөек Җиңүгә багышланган, эчтәлекле, балаларны бик яхшы әзерләгәннәр. Укытучылар һәм укучылар чыгышы зур алкышларга күмелде.
9 майда авылыбыз мәйданында һәйкәл янында митинг булды. Бу митинг шулай ук укучылар тарафыннан әзерләнгән. Оештыручы, өйрәтүче һәм алып баручы, Кызылъяр мәктәбе укытучысы Суфия Сафиуллина иде.
Митингтан соң авыл халкы, килгән кунаклар зиратка, бакыйга күчкән...
Әниемнең – 11 яшьлек Рәхиләнең балачагы, ул чорда яшәгән бик күп үсмерләрнеке кебек, Бөек Ватан сугышы башлану белән тәмамлана. Әтисе белән абыйсын сугышка алалар. Ул гаиләдә биш кызның иң олысы, зурлар белән беррәттән печән дә чаба, сукага да төшә, урман әзерләүдә дә катнаша һәм башкасы. Өйдә сеңелләрен карый, авыру әнисен тәрбияли, йорт эшләрен дә башкара. Гаиләдә ир ярдәме булмагач, утынны үзләре әзерлиләр. Әни гел туңа, чөнки киеме юка. Ул елларда кыш бик салкын, кырыс була. Ачлыктан һәм суыктан үлүчеләр дә очрый.
15 яшендә әни Төмәнгә китә, сарык-мех фабрикасына...