Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
10 май көнне Яркәү районы, Тархан авылында тантаналы рәвештә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең якты истәлегенә багышланган һәйкәл ачылу чарасы уздырылды. Иртә белән, ике тәүлек буена рәттән яңгыр явуга карамыйча, авылның яше-карты, ата-бабалары каршындагы бурычны үтәргә дип өлкәнең төрле почмакларыннан кайтучылар кулларына чәчәкләр тотып һәйкәл янына җыелдылар. Шатлыклы көн белән тарханлыларны һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар - өлкә Думасы депутатлары – Юрий Конев, Тамара Казанцева, Владимир Чертищев, район хакимияте башлыгы Евгений Щукин, Иске...
Кеше китә – җыры кала
20 май көнне Яңа Атьял авылында танталы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераны, җирле язучыбыз Баһаветдин Нәүрузов истәлегенә “Нәүрузов укулары” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне авыл китапханәчесе М.Хәкимова һәм әдәбият укытучысы З.Калгаманова алып бардылар. Эпиграф итеп “Кеше китә -җыры кала” сүзләре алынган иде. Чыннан да, Б.К.Нәүрузовның безнең яннан китүенә 3 ел үтте. Ләкин аның шигырьләре, тормыш юлы матур җыр булып аның китапларында калды. Ул язган “Атьялым минем” шигыренә көй язылып, бу авылыбызның гимны булып тора, шул матур җыр белән кичә ачылды...
Түбән Тәүде районына керүче һәм юлдан ерак түгел урнашкан Эске авылына барганыбызда берничә гаилә белән таныштык, бүген алар турында бәян итәбез.
Элекке Эске авылы (татарлар гына яшәгән) хәзер Чугунаево белән кушылган. Анда рус, татар, керәшен, чувашлар яши. Авыл елдан-ел зурая һәм матурлана. Тырыш гаиләләрнең берсе Галеевлар да авылны ямьләндерүчеләр, азык-төлек һәм хуҗалыкта кирәк-ярак әйберләр белән тәэмин итеп торучылар. Заманасында Гөлфинур ханым үз җилкәсендә авыр йөк ташып, сату юлында йөргән кеше. Илне-суны кичеп, базарларда эшләп туйгач, алар үзләренең шәхси кибетләрен ачарга...