#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Батырлык»

Барысы да шул китаплар укудан башланды инде. Чөнки бөтенесендә батырлар турында язылган. Берсе – суга батучыны, икенчесе янгыннан коткарган. Әле тагын күпме шундый китаплар бардыр!

Батырлык!..

Их, берәр батырлык эшләсәң иде дә, кешеләр сиңа:

- Исәнме, Хәлим батыр! – дисәләр иде. Нинди рәхәт булыр иде. Тик әле болар хыял гына. Ләкин... ләкин мин дә берәр батырлык күрсәтәчәкмен. Ул вакытта:

- Укымыйсың, тәртип бозасың, - дип бәйләнеп йөрүче Зәнфирәнең дә авызы капланыр. Ә мин аңа эндәшмәм дә. Менә күрерсез!

Шундый уйлар белән кыш үтеп, яз җитте. Батырлык эшләп булмый гына...

Подробнее...

Бәрәңге утырта беләсеңме?

Һи, шуны да белмәсәң, дияргә ашыкма. Бәрәңге утырту өчен иң шәп вакыт – каеннар яфрак яра башлаудан шомыртлар чәчәк ата башлаганчыга кадәр. Бәрәңге бакчасын гадәттә төштән соң, туфрак җылынгач казыйлар. Бәрәңгенең үзен дә төштән соң утырту әйбәтрәк. Җылы туфракка төшкән орлык 2-3 көнгә иртәрәк шытып чыга, тамырга да тизрәк ныгый.

«Балалар календаре»

Подробнее...

Антарктиданы Казан галиме ачкан

Антарктида турында кешеләр борын-борын заманнардан ук белгәннәр. Англиянең атаклы диңгез сәяхәтчесе Д.Кук 1775 елда көньяк материкка таба сәфәр чыгып карый, ләкин яңа җирне таба алмый. Шуннан соң ярты гасыр чамасы вакыт үтә. 1819 елда «Восток», «Мирный» шлюпкаларында Төньякка яңа сәяхәт оештырыла. Анда Казан университеты профессоры И.М.Симонов та катнаша. Бу экспедициядә ул бердәнбер галим була. Антарктиданы ачкан әлеге экспедиция вакытында Симонов, астрономлыктан тыш, зоолог, ботаник, хәтта этнограф вазифаларын да башкара һәм бик кыйммәтле фәнни материал туплый. Аның хезмәтләре бөтен дөньяга...

Подробнее...

«Куянкай»

9-20Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә үткән «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында Киндерле мәктәбе укытучысы Альбина Әхтәриева, тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина балалар белән «Әйлән-бәйлән» исемле концерт куйдылар. Концерт бик шәп булды. Балалар биеделәр - җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Белем йорты каршында эшләүче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тезелеп басып, «Куянкай» җырын җырладылар. Нәниләрнең гүзәл милли костюмнары бигрәк үзләренә килешле. Авылдашлары чыгышларын зур алкышларга күмделәр.

...

Подробнее...

Горурлык

9-18Рәсемдә Түбән Тәүде районы, Иска-Чебакова авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Шәйхетдиновның нәбәрәләре. Алар кулларына карт бабаларының портретын һәм орден-медальләрен тотканнар. Кызларның йөзләрендә никадәр горурлык, шатлык! Немец фашистын тар-мар итеп, тынычлык биргән карт бабаларына мең кат рәхмәт әйтәләр. Сугыш батырларына мәңгелек дан!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

...

Подробнее...

Март ае

Кышның салкыннарыннан соң, без язны сагынып көтеп алабыз. Яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Март аеның уртасы җитсә дә, әле һаман яз билгеләре күренми. Язның кыштан әллә ни аерыласы юк. Салкын, бураннар да уйный. Ләкин мин моны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итәр, тиздән җылытыр. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куяр. Кояш җылырак карау белән боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлар. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырар. Түбә калайларыннан пар күтәрелер.

Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышны...

Подробнее...

Әниемә булышам

Чәй хикмәтләре

Берәү чәйне бик тәмле итеп пешерә торган булган. Күпме сорашсалар да, моның серен беркемгә дә чишмәгән. Гомеренең ахыры якынлашкач, тагын:

- Синең чәең һәрвакыт тәмле, хуш исле була иде, зинһар, серен әйт, - дип үтенгәннәр.

- Әйтсәм, әйтим инде: төсе матур, үзе хуш исле булсын өчен чәйне мул итеп салырга кирәк, - дигән ул.

Әмма тәмле итеп чәй пешерүнең үз хикмәтләре бар. Чәй һәм кофе өчен суны озак кайнатырга ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә, өстенә кайнар су агызып, бераз томалап тоталар. Чәй салыр алдыннан чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар...

Подробнее...

«Укытучы һәм остаз елы»на багышланган бәйге

9-17Мәскәү шәһәрендә узган «Путевка в жизнь» дип аталган ачык әдәби бәйгедә Тубыл шәһәреннән дә катнашучылар булды. Бәйгенең ябылу тантанасында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. «Мәскәү әдәбиятчылары салоны» иҗат остаханәсе һәм «Внуково» мәдәният үзәге оештырган тантаналы вакыйгада булып кайткан Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Самирә Фазулова үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

- Әдәби бәйгедә беренче мәртәбә катнаштым. Бу иҗади бәйге турында интернетта юлыктым һәм үземне сынап карага булдым. Әти-әнием, якыннарым идеямне хупладылар. Аннары...

Подробнее...

Оста биючеләр

9-19Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Түбән Тәүде мәдәният йортында «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестивале үткәне турында язган идек. Әлеге бәйгедә татар биюен бик оста башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулаган Камила белән Морад Янбиковлар фестивальнең йөзек кашы булдылар. Аларның чыгышлары тамашачыларның гына күңелләренә хуш килмәгән булып чыкты. Жюри әгъзасы, «Тамаша» фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев чыгышларга анализ ясарга сәхнәгә чыкканда, сүзен Янбиковларны мактаудан башлап җибәрде.

Һәм лаеклы рәвештә алар үзләренең яшьтәге балалар...

Подробнее...

Кар бабай белән саубуллаштылар

9-21Төмән районы, Явызбы балалар бакчасында күптән түгел генә яраткан Кар бабайның туган көнен бик күңелле итеп үткәргәннәр иде. Кар бабай - кышкы күңел ачу, ул балачактан таныш һәм яраткан уен. Кар бабае балалар өчен ел саен көтеп алынган кунак ул. Аның туган көнендә балалар тәрбиячеләре - Алсу Мамкина, Светлана Журавлева, Альбина Белова белән бергә төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, матур җырлар җырлап әйлән-бәйлән әйләнделәр, аркан тарту ярышында көч сынаштылар. Шулай алар зур ләззәт һәм уңай эмоцияләр алдылар. Ә бүген балалар Кар бабай белән киләсе кыш айларына кадәр саубуллаштылар. Кар...

Подробнее...

Патриотлык балачактан тәрбияләнде

Патриотизм – политик принцип һәм социаль тойгы, аңлы мәхәббәт, Ватаныңа бирелү, тугрылыклы булу, аның өчен корбан булырга да әзер тору, халкыңны, традицияләрен ярату, аны якларга омтылу.

Мин Советлар чорында үстем, патриотик тәрбия балачактан ук бирелде. 1980 елны Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбенең 1 сыйныфын тәмамладым. 1 июнь көнне безне, башлангыч сыйныфлар укучыларын, Түбән Тәүде һәм Киндерле авыллары арасында урнашкан Паченкага җәяү алып бардылар. Максатыбыз: Советлар Союзы Герое Николай Хохловның һәйкәленә чәчәкләр салу иде. Каһарман якташыбыз 1944 елның октябрендә Польшада...

Подробнее...

Бабаем турында

Бөек Ватан сугышы турында безгә укытучылар дәресләрдә бик күп сөйләгәннәр. Мин үзем дә күбрәк белергә тырышам, китаплар укыйм, фильмнар карыйм. Иң яратканнарым: «Офицеры», «В бой идут одни старики» кебекләр. Аларда безнең совет халкының сугыш чорында   кичергән авыр тормышы, фронттагы солдатларның батырлыгы тасвирланган. Җирдәге тынычлык, бәхетле тормыш өчен алар гомерләрен корбан иттеләр.

Бабаем Марат Мөхәмәдзяновның әтисе Вәлиша Валмөхәмәт улы 1910 нчы елда Төмән районы, Талымхан авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем алган. 9 яшендә әтисез кала. Тамагын...

Подробнее...

Айла картинәсен котлады

6-4«Балалар» сәхифәсенең бүгенге кунагы – Айла Азат кызы. Аңа тиздән 3 яшь тула. Айла Тубыл шәһәрендә әти-әнисе һәм әбисе-бабасы белән яши. Хәзер ул балалар бакчасына йөри. Анда ул рәсем ясарга, биергә, җырларга өйрәнә. Өйгә кайткач, өйрәнгән һөнәрләрен әбисе белән бабасына күрсәтеп, аларны сөендерә. Ял көннәрендә әнисенә өй җыештырырга, аш-су әзерләргә булышырга ярата. Күптән түгел ул Лаемтамак авылында яшәүче картинәсен 90 яшьлек юбилее белән котларга барды. Анда ул балалар бакчасында өйрәнгән биюне биеп, картинәсенә багышлап шигырь дә сөйләде. Картинәсе аңа рәхмәт әйтеп, теләкләр...

Подробнее...

Фельдшер ярдәмендә могҗиза булдыручылар

1-9Төмән районының Индрәй поселогында «Сәламәтлекләре чикле балалар өчен Яңа ел» хәйрия акциясе узды. Әлеге чараны авыл медпункты фельдшеры Сенера Вальтер пандемиягә кадәр оештыра башлаган иде. Бер елны урамда чыршы урнаштырып, сабыйларны медпункт янына җыеп, уеннар үткәргән, бергә җырлаган, шигырьләр сөйләгәннәр иде. Ә быел алдан ук акция турында белдереп аерым төркем ачып, теләүчеләрдән матди ярдәм җыйды. Һәркайсына бүләкләр әзерләде.

Сенера Вагит кызы ярдәмчеләренә: Юлия Хәкимовага, Софья Новожилова (Кар кызы), Даниил Росте (Кыш бабай) ур рәхмәт белдерә. Шулай ук балаларга бүләкләр...

Подробнее...

Яңа ел котлы булсын

1-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Һәр елны балалар серле Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алалар. Матур, бәйрәмчә бизәлгән мәдәният үзәгенең тамашачылар залында яшел чыршы тирәсендә кунакларны Яңа ел белән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары котладылар. Бәйрәм чарасына мәдәният үзәге каршында эшләүче «Нур» түгәрәге җитәкчесе Римма Шәрипова укучылары белән Абдулла Алишның «Куян кызы» әсәрен сәхнәләштергәннәр.

Яңа ел бәйрәмен яраткан сәләтле укучылары: Азалия, Әмирә, Самирә, Элиза, Алсу, Ралина, Кәрим Айдуллиннар, Руфина...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836