#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бүген кемнең туган көне?

(Уен)

Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый.

-Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

- Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3,4,5) яшь тула. Гөлсинәгә карагыз! Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез чын күңелдән.

Җырлаганда, балалар кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

Интернеттан.

Подробнее...

Рәхмәт өчен түгел

7-7Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты.

Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, кешеләрне махсус уятып йөргән кебек, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чабып йөри. Чынлап та, шулай икән. Эт тавышына хәтта бер малай да уянган һәм урамга чыгып йөгергән. Малай белән тагын берничә кеше күренүгә, эт сазлыкка таба чапкан. Малай да аңа ияргән. Барса, сазлыкта сыер! Баткан.

Эт артыннан иярергә кирәклеген аңламаган агайлар янына барып, малай хәлне...

Подробнее...

“Кошларны кышын ашатыгыз”

7-8Кыш кошлар өчен дә бик авыр чор санала. Күп кенә канатлы дусларыбыз салкыннан, ачлыктан газап чигәләр. Шушы нәни кошларга ярдәм итик, ачлыктан коткарыйк!

Түбән Тәүде районының ирекле ярдәмчеләре хәрәкәте “Кошларны кышын ашатыгыз” дигән акция игълан иттеләр.

Нәрсә эшләү мөһим:

1. Кошлар өчен җимлек (кормушка) элү (үз кулың белән ясаган яисә сатып алган).

2. Җимлеккә кошлар өчен икмәк валчыкларын, көнбагыш, үсемлек орлыклары сибәргә.

Челленджда районның барлык мәктәпләре катнаша. Рәсемдә Киндерле мәктәбе укучысы - Арина Асадуллина. Җимлеге бигрәк матур, уңайлы...

Подробнее...

Бәрәңге пешерә беләсезме?

Халык бәрәңгене тикмәгә генә икенче икмәк дими. Әмма бәрәңгене шәп итеп пешерә беләсезме икән сез?

Әрчелгән бәрәңгене салкын суда югач, тирән савытка салабыз да, өстенә кайнар су агызып, пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, тоз өстибез, пешереп җиткерәбез һәм суын саркытып, өстен ачып, ярмаландырып алабыз. Аннары тиз генә бушатып, парлы килеш табынга бирәбез. Бәрәңге өстенә эретелгән атланмай яки көнбагыш мае салырга мөмкин. Вак итеп туралган яшел яки башлы суган, петрушка да сибеп җибәрсәң, кайнар бәрәңге тагын да тәмлерәк була.

Бәрәңге янына нигә каймак яисә катык куймаска, я булмаса...

Подробнее...

Онлайн-бәйгеләрдә уңышлы катнаша

1-4Коронавирус пандемиясе чорында мәдәният оешмаларында чаралар үткәрергә ярамавы турында әйтеп торасы да юк. Югары технологияләр чорында яшибез бит, шул сәбәпле, балаларга күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, хәтта сазъяк арты татар авылларында яшәүче балаларга да.

Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбе укучылары да төрле онлайн-бәйгеләрдә, акцияләрдә актив катнашалар. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан укучылар өчен “Яңа ел открыткасы”, “Яңа ел хыяллары”, “Яңа ел тәрәзәләре” кебек рәсем онлайн-бәйгеләре оештырылды.

4 сыйныф укучысы Зарина Раингулова һәр бәйгедә үзенең сәләтен сыный. Ул тырышып укый, матур...

Подробнее...

Саф һавада уйнагыз!

1-5Менә 2021 ел календаренең беренче ае җитте. Туган якта салкын кыш. Мәктәп укучыларының каникуллары. Хәзерге балалар уйный беләме? Әллә телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитәме аларга? Шушы сорауларны инкярь итеп, уйный белүегезне дәлилләгез, сабыйлар!

Әйдәгез, буш вакытыгызны әрәм итмәгез: әгәр, авылда яшәсәгез, җылы киенеп, тау шуыгыз, кар бәрешеп уйнагыз, Кар бабай ясагыз. Узган елның ноябрь-декабрь айларында рәтләп кар яумады.

Карга батырмын дип курыкмыйчан гына урманга барыгыз: кышкы табигатьне, һава торышын, кошларны, җәнлекләрне күзәтегез, аларны фотога...

Подробнее...

Онлайн шахмат турниры

1-7Ике көн дәвамында - 17 һәм 18 декабрьдә lichess.org интернет-платформасында Төмән районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Сөләйман Биктимеров истәлегенә IX шахмат турниры узды.

Онлайн-турнирда Төмән районының 23 мәктәбеннән 153 укучы катнашты. 4 яшь төркемендә дә бүленеп 7 мәктәп укучылары уйнадылар: Ямбай, Московский, Перевалово, Каскара, Индрәй, Муллаш, Созоново.

Турнирның иң сәләтле шахматчыларын билгеләп үтик: 1-4 класс кызлары арасында - Рузилә Калиева (Каскара), малайлардан - Николай Шаламов (Созоново); 5-11 класс кызлары арасында – Дарья...

Подробнее...

Үгез елында туган балалар

Йолдызнамә буенча Үгез елында туган балалар (1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009) кечкенәдән тормышка җитди карашлы булулары белән аерыла. Үгез (Вол) – Кытай йолдызнамәсендә икенче билге, Инь буларак характерлана, су элементы белән ассоциацияләнә. Көчне, ышанычлылыкны, хезмәт сөючәнлекне символлаштыра. Үгез елында балалар уңышка омтылалар, үз хыялларын тормышка ашырырга телиләр. Бала әти-әнине тыйнак холкы белән сөендерә. Һәрвакыт сабыр, өлкәннәрне борчымыйчан тыныч кына үз эше белән шөгыльләнә. Әмма капма-каршы сыйфатын да күрсәтергә мөмкин: ярсучанлыкны, кызып китүне. Мондый чакта үзен...

Подробнее...

Чана шуу

Кышкы кичләрнең балалар өчен иң күңелле, иң куанычлы сәгате, ихтимал, шәфәкъ батканнан соң башланадыр. Су буйларына, тау битләренә – бөтен тирә-якка тын гына, йомшак кына кызгылт караңгылык төшә. Шуа торган Кабан тавында казылмаларны да, калкулыкларны да аера алмый башлыйсың. Өйләрдә әллә кайчан ут алалар. Соң инде, соң. Кайтырга вакыт. Инде кечкенә чананың арты да әллә кайчан каерылып төшкән. Киез итек белән бияләйләр дә гел боз гына. Бүтәнне әйткән дә юк, шуып төшкән саен егыла-мәтәлә торгач, чалбарларга тикле сыгып ташлардай була. Кайткач, орыш эләгәсен дә белеп торасың. Шулай да кайтып...

Подробнее...

2021 ел ниләр белән гаҗәпләндерәчәк?

Астролог Павел Глоба фаразлавынча, 2021 ел глобаль үзгәрешләр, хәтта тетрәнүләр вәгъдә итә.

Белгеч вакыйгаларның Кояш системасындагы иң зур планеталар – Юпитер һәм Сатурн белән бәйле булачагын билгели. Астролог шушы елның кискен борылыш елы булачагын ассызыклый. Дөньяви сәяси күләмдә бер проект башлап җибәрәчәкләр. Хәтта кешелек цивилизациясе тарихы үзгәрергә мөмкин.

Ә менә көнчыгыш календаре буенча быелгы ел – Үгез елы. Көтелмәгән үзгәрешләр елында һәркайсыбыздан күп энергия таләп ителәчәк, ихтыяр көче кирәк булачак. Кыскасы, күңелсез булмаячак! Көчле, бирешми торган, гел алга...

Подробнее...

Суык һәм буяулар

1-8(Мастер-класс)

Урамга чыгар алдыннан суда азык-төлек (пищевой) буягычын эретегез һәм аны кечкенә тишекле пробка белән бикләнгән пульверизаторга яки шешәгә агызыгыз. Шулай ук стакан һәм зур пумала әзерләгез. Һәм, әлбәттә, дымга чыдам берничә пар бияләй кирәк булачак. Хәзер тирә-юньдәге кар көртләрен, карлы асфальтны, бордюрларны, боз сөңгеләрен буярга кыю алыныгыз.

Интернеттан.

Подробнее...

Кыш ачуланды

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төркем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, урманнарны кар басты, ачы суыклар алып килде.

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе...

Подробнее...

4 яшь кенә димәгез...

49-9Әби-бабайлар көненә багышланган нәфис сүз остасы онлайн бәйгесендә Төмән шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Аделина Корманалиева да катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Чынлап та, кызчыкның чын артистларча оста сөйләвенә таң калмыйча булмый. Ул һәр сүзен яраткан әби-бабайлары – Тубыл шәһәрендә яшәүче Нәфисә Рәшит кызы белән Сабир Басыйр улы Алиевлар һәм Вагай районы, Аксурка авылында яшәүче Гүзәл Фәрит кызы белән Азат Камсулла улы Корманалиевларга шәхсән әйткән кебек сәнгатьле итеп сөйли. Шигырь сөйләргә аны әнисе өйрәтә.

Аделина - шат күңелле, бик җаваплы, сәләтле, тырыш һәм бик тә сөйкемле кыз (Күз тия...

Подробнее...

“Халык атнасы һәм традицияләре”

49-13Төмән районы, Муллаш балалар бакчасында «Халык атнасы һәм традицияләре» дигән атналык узды. Төп максаты - телдән халык иҗаты белән танышу, тарих һәм халык иҗаты белән кызыксыну, милләтебез гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Музейга экскурсия балаларда Ватанга мәхәббәт, аларның үз төбәкләрендә социаль тормыш тәҗрибәсе туплавын, кабул ителгән тәртип нормаларын, үзара мөнәсәбәтләрне үзләштерүне, мәдәният дөньясына тартылуны формалаштыра.

Музейга экскурсия балаларга туган якның табигый һәм мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияли...

Подробнее...

Балалар язалар

49-11Әни, бәгърем, син кояшым минем

Минем өчен иң кадерле кеше - минем әнием, игелекле, сөйкемле, сөюче, назлы һәм, иң мөһиме - бәхетле кеше! Аның исеме - Рәүфә.

Әни миңа авыр хәлләрдә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, мин аны бик яратам һәм аның кадерен беләм. Ул мәктәп директоры булып эшли, күп вакытын эш урынында үткәрә, әмма без апам белән еш кына өйне җыештырабыз, аның өчен кичке аш әзерлибез. Ул матур.

Мин аның елмаюын яратам. Ул өйдә чакта кәеф күтәренке була. Аның матур яшел күзләре кояш кебек ялтырый, йомшак куллары мине һәр көн сыйпап каршы ала. Әни безне кайгырта, безгә үз...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836