Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Август аенда Шыкча урта мәктәбендә өченче смена лагере бик үзенчәлекле эш алып барды. Лагерь башлыгы Гүзәл Зәйнуллина, тәрбиячеләр, спортинструктор, әйдаманнар эш планын кызыклы итеп оештырдылар. Лагерь палаткалар куюдан башланды, бу тәҗрибә үткән ел да булган иде, 30 бала бу сменаны көтеп алды, чөнки икенче төрле формат үзенә җәлеп итә. Көн саен саф һавада зарядка ясау, өч тапкыр туклану, төрле конкурслар, мастер-класслар, квест, ярышлар, ландшафт дизайнерына курслар үтү һәм башкаларга укучылар бик теләп йөрделәр.
Ябылу тантанасында концерт куйдылар, бер-берсенә матур теләкләр...
Сентябрь – көзнең беренче ае. Кояш җир өстен элеккечә үк җылытырга тырышса да, барыбер көз көзлеген итә. Һава көннән-көн салкыная бара, агач яфракларына да сары төс куна башлады. Салмак кына җылыткан көзге кояш нурларына соңгы чәчәкләрнең сары балкышы килеп кушылгач, сагышлы назлары белән һәркемгә тансык һәм ел буе көтеп алынган “әбиләр чуагы” көннәре башланып китә.
Күп тә үтмәс, канатлы дусларыбыз да җылы якларга китә башлар. Шулкадәр ерак араны ничек арымый үтәләр алар? Галимнәр тикшереп белгәннәр: кошлар һавада очып барганда бераз йоклап та алалар икән. Йокыга талган кошлар, юлны...
Оста итеп чигү чигә белү буыннан-буынга килә. Минем исемем - Әминә Мамкина, миңа 8 яшь. Мин чигәргә нык яратам. Бөтен күңелемне биргән үзенчәлекле, үз кулым белән эшләгән кайбер әйберләремне якыннарыма бүләк итәм.
“Сибирь мастеровая” исемле халык сәнгатенең һөнәр һәм кәсеп өлкә фестивалендә катнашам. Оештыручысы - «Туризм һәм алга китеш» агентлыгы, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сарае. Мин чиккән бизәкне (вышивка) сайладым.
Чигү чигәргә карт әбием өйрәтте. Ул шома, чукмарлап, тамбур җөй белән эшен башкара. Аның әүвәлге сандыгы бар, ә анда үз кулы белән эшләгән әйберләре саклана...
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел күп бәйрәмнәр элеккечә үтми. Ә менә Корбан бәйрәме ничек узды икән? Дини гаиләләр элеккечә Корбан чалдылар һәм үз йортларында бәйрәмне матур итеп каршыладылар. Төмәннең Кырынкүл авылында элекке гореф-гадәтләрне яңартып та җибәргәннәр әле. Корбан гаете көнне балалар йорт саен йөреп кәнфит һәм тәм-томнар җыйдылар. Бу көнне һәрбер йортның капкасы ачык иде һәм хуҗалар алдан ук кәнфит-сыйларны капка төбенә чыгарып куйдылар. Хәзерге балаларны кәнфит белән кызыксындырып булмый, әлбәттә, аның мәгънәсе бәйрәм йолаларын үтәүдә һәм бәйрәм икәнлеген тоюда. Балалар...
(Әкият)
Җир йөзендә Танк исемле тимер җанвар яшәгән. Эчендә ике аяклы, ике куллы җаны да булган. Ул үзенең көч-гайрәте белән бөтен дөньяны дер селкетеп торган. Очлы борыныннан ут өрдереп, үләннәрне, агачларны көйдергән, кара җирне актарып, игеннәргә, мал-туарга, кешеләргә зур зыян салган.
Бервакыт бу тимер җанвар каршына нәни генә Кырмыска чыккан. Алар бер-берсенә юл бирми торалар икән. Әлбәттә инде, Танк шунда ук гайрәт чәчә башлаган:
- Бар, олак моннан, югыйсә мин сине күз ачып йомганчы юк итәчәкмен! – дигән. Маңгаендагы сыңар күзен йомгалап куйган.
Ләкин Кырмысканы...
Чал төлке – бик сылу җәнлек. Бигрәк тә аның койрыгы купшы, матур. Шул озын койрыгын, эт шикелле бер дә уңга-сулга селкемичә, горур гына сөйрәп йөртә. Башы кечкенә, очлаеп тора, борыны кара, күзләре ачык көрән төстә. Акыл бар ул күзләрдә, кешегә бик төбәлеп, гүя синең кем булуыңны, нишләргә теләвеңне аңлап карыйлар кебек. Үз бәясен аңлап, тынычлык саклап, эре генә йөри ул. Ят кеше якынлашса – туктала, сагаеп, өнәмичә карап тора башлый.
Шундый горур, инсафлы төлкеләр, ашауга килгәндә, бөтенләй әдәпләрен югалталар. Читлегендә тыныч кына йөргән төлке, аш исен сиздеме, шундук комсыз...
Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.
Элек-электән Питрау (керәшен татарлары бәйрәме) вакытында мунча себеркесе җыйганнар, чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән.
Нинди дару үләннәре җыярга?
Аир (аир болотный) – тамырын.
Сазанак (багульник болотный) – үләнен.
Үлмәс гөл (бессмертник песчаный) – чәчәген.
Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләрен.
Песи үләне (валериана лекарственная) – тамырын.
Күк җиләк ( голубика) –...
Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз.
Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.
Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.
11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.
13...
Бөҗәкләрнең күбесе өчен тавышның бернинди әһәмияте юк: алар аны ишетмиләр дә. Кырмыскалар, мәсәлән, асылда саңгыраулар. Үзләре тавыш хасил итәргә сәләтле бөҗәкләрнең шактый яхшы ишетү органнары бар. Саранча, мәсәлән, “корсагы” белән тыңлый. Көндезге күбәләкләрдә “колак” алгы канат төбендә, төнге күбәләкләрдә – күкрәк белән корсак арасына урнашкан. Чикерткәләр “аяк белән” тыңларга җайлашканнар. Бер караганда әллә ни катлаулы да булмаган бу ишетү органнарының сизгерлеге гаҗәпләндерә. Кеше колагы тавышлар арасында секундның 1/10 өлешен тәшкил иткән аерманы гына сизә алса, бөҗәкләр өчен бу сан...
6 июль көнне Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәгендә «Туган чыганаклар» мәдәни-белем бирү программасы белән татар этномәдәни компонентлы балалар сәламәтләндерү лагереның 1 сменасын ачу тантанасы булды. Биредә балаларны «Балачак планетасының салават күпере» бәйрәм программасының әкият геройлары каршы алдылар. Болыт, Салават күпере һәм Җәй балаларны “Танышу, аралашу”, “Дуслык” дип аталган тукталышларда кунак иттеләр. Алар балалар белән татар милли уеннарын уйнап, кызыклы бәйгеләр, викториналар оештырдылар, табышмаклар әйтештеләр һәм татар халык әкиятләрен искә...
Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче 1 «г» сыйныф укучысы Арина Богданова (сыйныф җитәкчесе Луиза Хәйбулина) мәктәпкә, укытучыларына һәм сыйныфташларына бик сагынган. “Кызым быел 2 нче сыйныфка укырга керә, татар телен ярата һәм туган тел укытучысы Чулпан Хәмитованы еш искә ала. Әни буларак, баламның татар телен өйрәнергә омтылуы мине бик сөендерә, укытучыларыбызга рәхмәт”, - дип шатлана Аринаның әнисе Диана Шамратова. Арина үзенең дус кызы Анеля белән “Мамай белән бабай һәм чебиләр” исемле беренче позитив видеоролик төшерделәр.
”Татар телен өйрәнергә хыялланалар, ролик төшерергә ярдәм итәргә...
Күз ачып йомганчы, җәйнең уртанчы аена да аяк бастык. Июнь ае безне үзенең җылы, кояшлы көннәре белән күп сөендермәде. Ә июль ае керү белән бик эссе һава торышы урнашты. Ниһаять, кояшта кызына, суда коена торган чор җитте. Пандемия сәбәпле, чит илләргә, диңгезгә ял итәргә бару күпләрне куркыта. Шулай да, кешенең ял вакытын табигатьтә, су буенда уздыру теләген ничек тә тыеп торырлык түгел. Моңа һава торышының бик кызу булуы да “гаепле”. Июль башыннан төбәк халкына ачык һавадагы пляжларга һәм термаль чыганакларга бару рөхсәт ителгәч, 4 ай карантинда утырып ялыккан халыкны: “Су янында вакытны...
Летом многие предпочитают проводить свободное время на открытом воздухе и отправляются на пикники, прогулки по лесу или на пляж. В связи с этим Роспотребнадзор рекомендует придерживаться простых правил, чтобы впечатления от времени, проведенного на природе, не были испорчены неприятностями со здоровьем.
АКТУАЛЬНО!
С учетом текущей санитарно-эпидемиологической ситуации в местах массового скопления людей необходимо носить защитные маски и соблюдать социальную дистанцию.
НА ПИКНИК
Пищевые продукты приобретайте в стационарных...
Бөек Ватан сугышында минем әбиемнең әтисе Муса Назметдинов катнашкан. Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән. Батырлык өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм күптөрле медальләр белән бүләкләнә.
Һәр ел саен 9 Май көнендә бабаемның фотосурәтен тотып митинга чыгабыз. Без бөтен гаиләбез белән аның батырлыгы белән горурланабыз!
Дана ГИНАТУЛИНА, 5 сыйныф укучысы.
* * *
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз... Бу хәбәр безнең дә...
Тубыл шәһәренең 15 мәктәп укучылары Ксения һәм Денис Захаровлар «Җиңү фонарьлары» акциясендә катнаштылар. 4 сыйныфта укучы Ксения Тубыл тамашачыларына яхшы таныш. Ул җырчы - композитор Наҗия Хәкимова җитәкләүче « Сүзге» ансамблендә җырлап-бии. Денис 2 сыйныфта укый, ул да апасы кебек татар теле дәресләренә бик теләп йөри.