#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төлке

Чал төлке – бик сылу җәнлек. Бигрәк тә аның койрыгы купшы, матур. Шул озын койрыгын, эт шикелле бер дә уңга-сулга селкемичә, горур гына сөйрәп йөртә. Башы кечкенә, очлаеп тора, борыны кара, күзләре ачык көрән төстә. Акыл бар ул күзләрдә, кешегә бик төбәлеп, гүя синең кем булуыңны, нишләргә теләвеңне аңлап карыйлар кебек. Үз бәясен аңлап, тынычлык саклап, эре генә йөри ул. Ят кеше якынлашса – туктала, сагаеп, өнәмичә карап тора башлый.

Шундый горур, инсафлы төлкеләр, ашауга килгәндә, бөтенләй әдәпләрен югалталар. Читлегендә тыныч кына йөргән төлке, аш исен сиздеме, шундук комсыз...

Подробнее...

Август аенда нинди дару үләннәре җыярга

Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.

Элек-электән Питрау (керәшен татарлары бәйрәме) вакытында мунча себеркесе җыйганнар, чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән.

Нинди дару үләннәре җыярга?

Аир (аир болотный) – тамырын.

Сазанак (багульник болотный) – үләнен.

Үлмәс гөл (бессмертник песчаный) – чәчәген.

Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләрен.

Песи үләне (валериана лекарственная) – тамырын.

Күк җиләк ( голубика) –...

Подробнее...

Халык сынамышлары

Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз.

Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.

Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.

11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.

12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.

13...

Подробнее...

Бөҗәкләр ничек ишетә?

Бөҗәкләрнең күбесе өчен тавышның бернинди әһәмияте юк: алар аны ишетмиләр дә. Кырмыскалар, мәсәлән, асылда саңгыраулар. Үзләре тавыш хасил итәргә сәләтле бөҗәкләрнең шактый яхшы ишетү органнары бар. Саранча, мәсәлән, “корсагы” белән тыңлый. Көндезге күбәләкләрдә “колак” алгы канат төбендә, төнге күбәләкләрдә – күкрәк белән корсак арасына урнашкан. Чикерткәләр “аяк белән” тыңларга җайлашканнар. Бер караганда әллә ни катлаулы да булмаган бу ишетү органнарының сизгерлеге гаҗәпләндерә. Кеше колагы тавышлар арасында секундның 1/10 өлешен тәшкил иткән аерманы гына сизә алса, бөҗәкләр өчен бу сан...

Подробнее...

“Балачак планетасының салават күпере”

29-136 июль көнне Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәгендә «Туган чыганаклар» мәдәни-белем бирү программасы белән татар этномәдәни компонентлы балалар сәламәтләндерү лагереның 1 сменасын ачу тантанасы булды. Биредә балаларны «Балачак планетасының салават күпере» бәйрәм программасының әкият геройлары каршы алдылар. Болыт, Салават күпере һәм Җәй балаларны “Танышу, аралашу”, “Дуслык” дип аталган тукталышларда кунак иттеләр. Алар балалар белән татар милли уеннарын уйнап, кызыклы бәйгеләр, викториналар оештырдылар, табышмаклар әйтештеләр һәм татар халык әкиятләрен искә...

Подробнее...

Авылның яшь блогерлары

29-14Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче 1 «г» сыйныф укучысы Арина Богданова (сыйныф җитәкчесе Луиза Хәйбулина) мәктәпкә, укытучыларына һәм сыйныфташларына бик сагынган. “Кызым быел 2 нче сыйныфка укырга керә, татар телен ярата һәм туган тел укытучысы Чулпан Хәмитованы еш искә ала. Әни буларак, баламның татар телен өйрәнергә омтылуы мине бик сөендерә, укытучыларыбызга рәхмәт”, - дип шатлана Аринаның әнисе Диана Шамратова. Арина үзенең дус кызы Анеля белән “Мамай белән бабай һәм чебиләр” исемле беренче позитив видеоролик төшерделәр.

”Татар телен өйрәнергә хыялланалар, ролик төшерергә ярдәм итәргә...

Подробнее...

Сәламәтлеккә зыян китермичә ничек ял итәргә?

29-12Күз ачып йомганчы, җәйнең уртанчы аена да аяк бастык. Июнь ае безне үзенең җылы, кояшлы көннәре белән күп сөендермәде. Ә июль ае керү белән бик эссе һава торышы урнашты. Ниһаять, кояшта кызына, суда коена торган чор җитте. Пандемия сәбәпле, чит илләргә, диңгезгә ял итәргә бару күпләрне куркыта. Шулай да, кешенең ял вакытын табигатьтә, су буенда уздыру теләген ничек тә тыеп торырлык түгел. Моңа һава торышының бик кызу булуы да “гаепле”. Июль башыннан төбәк халкына ачык һавадагы пляжларга һәм термаль чыганакларга бару рөхсәт ителгәч, 4 ай карантинда утырып ялыккан халыкны: “Су янында вакытны...

Подробнее...

О рекомендациях как отдохнуть на природе и не навредить здоровью

Летом многие предпочитают проводить свободное время на открытом воздухе и отправляются на пикники, прогулки по лесу или на пляж. В связи с этим Роспотребнадзор рекомендует придерживаться простых правил, чтобы впечатления от времени, проведенного на природе, не были испорчены неприятностями со здоровьем.

АКТУАЛЬНО!

С учетом текущей санитарно-эпидемиологической ситуации в местах массового скопления людей необходимо носить защитные маски и соблюдать социальную дистанцию.

НА ПИКНИК

Пищевые продукты приобретайте в стационарных...

Подробнее...

Төмән районының Муллаш урта мәктәбе укучылары язалар

Бөек Ватан сугышында минем әбиемнең әтисе Муса Назметдинов катнашкан. Ул сугышның беренче көннәреннән алып, Җиңү көненә кадәр илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән. Батырлык өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм күптөрле медальләр белән бүләкләнә.

Һәр ел саен 9 Май көнендә бабаемның фотосурәтен тотып митинга чыгабыз. Без бөтен гаиләбез белән аның батырлыгы белән горурланабыз!

Дана ГИНАТУЛИНА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз... Бу хәбәр безнең дә...

Подробнее...

“Җиңү фонарьлары”н кабыздылар

23-16Тубыл шәһәренең 15 мәктәп укучылары Ксения һәм Денис Захаровлар «Җиңү фонарьлары» акциясендә катнаштылар. 4 сыйныфта укучы Ксения Тубыл тамашачыларына яхшы таныш. Ул җырчы - композитор Наҗия Хәкимова җитәкләүче « Сүзге» ансамблендә җырлап-бии. Денис 2 сыйныфта укый, ул да апасы кебек татар теле дәресләренә бик теләп йөри.

Җиңү тәрәзәләре

23-17Тубыл шәһәрендә яшәүче 4 яшьлек Марс Кутайгулов Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясендә катнашты. Карантинда утыргач, Марс Венера апасы белән бергә хәрби темага рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнеп, әти-әниләренә концерт куялар. Чыгышларын аларның әтисе белән әнисе видеога төшереп, авылда яшәүче әби-бабайларына, туганнарына җибәрәләр. Тәрәзәне алар кәгазьдән кисеп ясаган торналар белән бизәделәр. Марс бик актив малай. Күптән түгел шәһәрнең «Синтез» мәдәният йортында шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә уздырылган «Туган тел бәйрәме»ндә ул...

Подробнее...

“Җиңү салюты”н Карадылар

23-15Түбән Тәүде районының Тарман авылы халкы да “Җиңү тәрәзәләре” акциясендә бик теләп катнашты. Биредә яшәүче 4 яшьлек Илзат һәм 5 яшьлек Илсаф Мачитовлар әниләре белән бергәләп тәрәзәләрен җиңү символлары белән бизәделәр. Карантин балаларга бик күп уңайсызлыклар алып килде. Чөнки алар өйдә мультфильмнар карап, пазллар җыеп кына утырырга яратмыйлар. Бигрәк тә бу кояшлы, җылы көннәрдә. Песиләре Муська һәм Снежинка урамга уйнарга чыкканда, аларның да ишек алдына чыгып, туктамыйча йөгереп аласылары килә. Ләкин әти-әниләре, сәламәтлекләрен кайгыртып, урамга чыгарга рөхсәт итмиләр. Илзат белән Илсаф узган ел 9...

Подробнее...

Валентин Котикның батырлыгы

18-4Валя Котик 1930 елны Украина Республикасында крестьян гаиләсендә туа. Ул Шепетовка шәһәре мәктәбендә яхшы укый. Кызыксынучан, шаян малай була, мәктәпнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Бөек Ватан сугышы малайга мәктәпне тәмамларга мөмкинлек бирми. 1941 елны Валя 5 сыйныфны гына тәмамлап өлгерә. Тиздән Шепетовканы немец гаскәрләре камап ала. Бу вакытта егет фашизмга каршы көрәш башлый. Дус малае белән кырда ташланган коралларны җыеп, аларны партизаннарга озаталар. Валя немецларга берничә карикатура ясый, аларны шәһәрнең нәкъ уртасында ябыштыра.

Сугышның икенче елында малайны партизан...

Подробнее...

Актив гаилә өйдә нишли?

18-6Зөлфия һәм Рамил Нигъмәтуллиннарны күпләр беләләр. Алар икесе бик тырышлар, активлар. Аларны төрле ярышларда, мастер-классларда очратырга була. Тәмле шоколадлы бананнары, карамельле алмалары, сенсорлы телефонда оста итеп видеога төшерергә өйрәтү курслары белән таныш. Рамил оператор буларак та эшен дәвам итә. Гаиләдә 3 кыз үсеп килә.

Үзбикләнү вакытында да Нигъмәтуллиннар гадәти тормыштагы көн тәртибеннән читкә китмәскә тырышалар. Көн саен иртән зарядка ясыйлар. Кызлар атнасына 3 тапкыр бию түгәрәге җитәкчеләренә тренировкаларының видеонәтиҗәсен җибәреп торалар. «Ял саен тәртип ясыйбыз, тәмле...

Подробнее...

Бабаема Җиңү өчен рәхмәт!

18-5Мин бабаем Әхмәтсәлим Исхаков турында берни белмим, ул әниемә 11 яшь булганда вафат булган. Документларны карагач, бабаебызның Бөек Ватан, Япон сугышларында катнашуын белдек. Моның турында хәрби билетындагы язулар, медальләре күрсәтә.

Сугышта катнашуы турында бабаем үзе сөйләвен теләр идем... Бабаемны һичкайчан күрмәсәм дә, Ватаныбызны безнең якты киләчәк өчен саклавына горурланам. Җиңү өчен рәхмәт сиңа, бабай!

Кече кызының оныгы Зөфәр ТУЗБАКОВ,
Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 3 сыйныф укучысы.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836