#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямьле апрель

Балачакта, Советлар чорында, мәктәпләргә һәр елны апрель аенда каен бөресе (березовые почки) җыярга мәҗбүри йөкләмә бирделәр. Аны агач яфрак атканчы җыеп өлгерергә кирәк. Без, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы балалары, аякларыбызга “резина” итекләр киеп, бата-чума күмәкләшеп урманга бөре җыярга бардык. Елга аша күперне чыгып якындагы урманга түгел, чөнки анда бөре вак, ә авыл читендәге Шаракка төшәбез. Авыл өстә урнашкан, ә ул түбәндә. Шарак – очсыз-кырыйсыз урман, Тубыл районына тоташа. Монда бөре эре, җыясы җиңел, сагызы гына кулга ябыша. Шулай берничә тапкыр урманга барабыз. Авылдашлар...

Подробнее...

Шаян кыз Равилә

10-14Төмән шәһәрендә узган “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә Равилә Кармышакова быел да нәфис сүз остасы номинациясендә катнашып 3 нче урын алды. Үткән ел бәйгегә аны “Этнос” балаларга гомуми белем бирү үзәге укытучысы Наисә Камил кызы Гайнельянова әзерләгән иде. Ә бу юлы ул Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле дәресләрен алып баручы Миләүшә Хәлит кызы Ниатбакиева ярдәме белән Муса Җәлилнең “Карак песи” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Равиләгә 9 яшь, 3 “б” сыйныфында укый. Ул бик шаян кыз. Билгеләре яхшы, дәрестән тыш эшләрдә бик теләп катнаша. Тормышка позитив карашлы кызчык бигрәк тә математика, рус...

Подробнее...

Армиябезне яратабыз

10-1523 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без илбасарлардан батырлык белән туган җиребезне саклаучыларны, хәзерге заманда җаваплы һәм авыр хәрби хезмәт үтәүчеләрне ихтирам итү йөзеннән рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең малайларыбыз бик кыю, батыр булырга телиләр.

Төмән районы, Шыкча авылы балалар бакчасының   “Гномики” төркемендә патриотик тәрбияләү проектының максаты - балаларны Россия армиясе һәм җәмгыятьтә аның роле белән таныштыру. Февраль буена бәйрәмгә әзерләндек: балалар шигырьләр ятладылар, хәрби җырлар, биюләр өйрәнделәр. Балалар бакчасының музыка һәм физик культура җитәкчеләре –...

Подробнее...

“Диңгезчеләр” сынатмадылар

10-16Һәр елны Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Рәт белән тезелеп атлау һәм җыр смотры” исемле патриотик конкурс уздырыла. Һәр сыйныф спорт залының уртасына чыгып командага буйсынып хәрби күнегүләр күрсәтә, рәт белән тезелеп атлый. Һәр отрядның үз хәрби формасы, җыры, девизы бар. Жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларга бәя бирә. Монда: “диңгезчеләр”, “чик сакчылары”, “шәфкать туташлары”, “десантчылар”, “партизаннар” һәм башкалар көч сынаша.

Быел 3 нче сыйныф укучылары “диңгезчеләр” булдылар. Укытучылары - Альбина Мәлик кызы Әхтәриева. Алар 2 нче...

Подробнее...

“Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!”

6-6Төмән өлкәсе мөселманнары дини идарәсендә дәресләргә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен “ Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!” исемле Коръән китабы турында бәйге үткәрелде. Балалар әниләре, әбиләре белән килделәр, арада бер-ике бабай, әти дә бар иде. Бүлмә тутырып халыкның күп булуы шатлыклы вакыйга булды. Сабыйлар: Әминә Рәсулова, Мәликә Мойдинова, Зарифа Алиева, Әминә Юсупова, Мәрьям Ботмотова, Минтимер Нәфыйков, Арслан Мортазин, Сәлсәбил Юсупова, Тимур Әлмөхәммәтов, Әминә, Әмир, Юлдашевлар катнаштылар.

Тактага “Коръәнне укы, иманыңны ныгыт!” дип язылган, стенага дөньяның күренекле шәхесләренә багышланган стенд...

Подробнее...

Валентинкаларны үз кулыбыз белән

6-7(Мастер-класс)

Гашыйклар бәйрәменә кәгазьдән кайчы белән йөрәкне ничек ясарга һәрберебез белә, әмма аны матур һәм оныта алмаслык итеп эшләргә бөтен кешенең хәленнән килми. Вак тәм-томнар белән кечкенә “презент” ясыйсыгыз киләме? Үзегезнең икенче яртыгызны драже конфетлы кызыклы Валентинка белән шаккаттырыгыз. Мондый бүләккә аеруча баллыны яратучылар бәя бирәчәкләр.

Эш өчен кирәк:

* төсле кәгазь;

* кайчы;

* җилем (клей) яисә степлер;

* драже

Сез төсле кәгазьгә төрле язулар язылган йөрәкләр шаблонын компьютерда бастырыгыз яисә кулдан...

Подробнее...

Мин качам, син тот

(Уен)

Укучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Анда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

“Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга”, - дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра. Һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

Интернеттан.

“Үзенчәлекле” балалар өчен Яңа ел кичәсе

1-4Төмән районының Индрәй фельдшер-акушерлык пунктында Яңа ел бәйрәме оештырылды. Әйе, гаҗәпләнмәгез, авыл медпунктына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм әти-әниләре җыелды бу көнне.

- Бүген сабыйлар өчен, Индрәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Сенера Вальтер инициативасы белән, Яңа ел алдыннан бәйрәм үткәрергә уйладык. Чөнки беркайчан да мондый чараның оештырылганы юк иде. Яңалык кертергә булдык, балаларга да бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек туачак. Безгә Боровский больницасы начальнигы Сергей Чилимов, поликлинасы мөдире Екатерина Красикова, Индрәй хакимияте башлыгы Раил...

Подробнее...

Слайм ясау

1-3(Мастер-класс)

Хәзерге заман балаларында еш слайм күрәбез. Аны кулларында тәгәрәтеп, әвәләп нинди генә формага кертмиләр. Слаймнар төрле төстә, ялтыравыклылары да очрый. Кибетләргә керсәк, витриналарда үтә күренмәле пластмасс савытларга салынган слаймнарны күрәбез. Бигрәк популяр уенчык, шуның кадәр үзенә җәлеп итә, сабыйлар гына түгел, олыларның да аны сатып алып уйныйсылары килә.

Слайм – яисә лизун – стресска каршы уенчык, салмак, яхшы сузыла, ябышкак һәм бер үк вакытта масса бердәмлеген саклый. Аны кулларда әвәләү җанга рәхәтлек бирә, тынычландыра.

Интернеттан алган...

Подробнее...

Хәйрия чыршы бәйрәме

1-622 нче декабрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, традициягә кереп өлгергән, күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Зал бәйрәмчә бик матур бизәлгән, ә уртага гаҗәеп зур, гүзәл чыршы утыртылган. Балалар да бик әзерләнеп килгәннәр, карнавал костюмнары киеп, чыршы, Яңа ел, Кыш бабай турында шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр иде. Чараны үзәк хезмәткәре Стелла Шакирова алып барды.

Кунакларны шәһәр Думасы депутаты Андрей Лазарев, “Альянс” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Михаил Мельцер, “Оптимист” яшь инвалидлар оешмасы...

Подробнее...

“Хыялы тормышка ашсын”

«Футбол» сүзен ишеткәч, күз алдыбызга ямь-яшел чирәм, зәңгәр күк һәм туп артыннан куып йөрүче егетләр килә. Данлыклы Роналдо, Зидан, Марадона, Леонель Месси, легендар Пелены искә төшерәбез. Аларга сокланып та, кызыгып та куябыз әле. Яз җитеп, кара җир күренүгә, яшүсмерләр кулларына футбол тубы тотып, урамга атылалар. Футбол популяр уен, аны күп малайлар бик яраталар. Камил Элдар улы Сәгыйтовка 11 яшь, 5 сыйныфта белем ала. Бал биюләре белән шөгыльләнеп, Элвин Грей җырларын тыңлый. Ләкин боларның барысыннан да Камил футболны өстенрәк күрә. Каян килгән шундый кызыксыну? Әйдәгез, үзеннән...

Подробнее...

Ямбай мәктәбендә шахмат турниры узды

44-10Ямбай урта мәктәбендә традициягә кергән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган Төмән районы мәктәпләре арасында 8 нче шахмат буенча турнир узды. Ул Төмән районы муниципаль хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе, “Лидер” оешмасы, “А.Карпов исемендәге шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе” һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды.

Турнирның тантаналы өлешендә 21 мәктәптән килгән 143 укучы, аларның тренерлары, җанатарларны, кунакларны сәламләп авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар...

Подробнее...

Беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр

44-9Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре быел “Беренче сыйныф укучысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга карар кылдылар. Алар “1 нче сыйныф укучысына күчмә мәдәният комплексыннан сюрприз” дип исемләнгән акция оештырып, 5 октябрь көнне Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына барып, яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны Уку елы белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләк җыелмалары дисклардан, татар телендәге китаплардан, шулай ук канцелярия һәм уку кирәк-яракларыннан тупланган иде. Калмаклар, Күлавыл, Бумаер һәм Рауды авылларыннан быел 7 укучы парта артына кереп утырган.

Алар -...

Подробнее...

Газетабызның яшь укучысы

40-7“Яңарыш” газетасын яратып укып баручы кызыбыз – Милена Ярмөхәммәтова белән, балалар, без җәй көне Тубыл районында узган өлкә Сабан туенда танышкан идек. Ул Төмән районының муллаш авылында яшәүче әбисе һәм бабасы – Тәския, Дамир Нәҗметдиновлар белән “Милли ризыклар” бәйгесендә катнашып, баланнан төрле аш-су әзерләргә ярдәм итте. Милена 4 нче сыйныфта укый. 3 сыйныфны ул бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле һәм 10 яше тулу уңаеннан әбисе белән бабасы аңа зур бүләк ясап, Париж шәһәренә экскурсиягә алып барганнар.

Ул анда конструктор Густав Эйфель проекты буенча төзелгән...

Подробнее...

Алма җылысы

(Әкият)

Бер авылда өч егет, бәхет эзләп, сәфәргә җыеналар икән. Берсе – бай малае, икенчесе – сәүдәгәр улы, өченчесе – гади бакчачы малае, ди. Бай малае, иртән тору белән, өстәлдәге өем-өем икмәк-күмәчләрне, кабартма-коймакларны капчыгына тутыра башлаган, шул рәвешле юлга күп итеп ризык алган. Сәүдәгәр улы да, атасының кибетенә кереп, иң тәмле тәгамнәрне җыйган. Ә менә бакчачы малаеның хәле шәптән түгел икән, өйдә авыз тутырып ашарлык ризык табылмагач, анасы, бакчага чыгып, улына алма өзеп биргән. Һәм әйткән:

- И улым, шушы алмадан башка ашар ризыгыбыз юк, ул сине туйдырыр да...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836